Цикл развивающих игр по УМК с использованием информационно – коммуникативных технологий «Уйнап үсә сабыйлар»
Воспитатели по обучению
татарскому языку
высшей квалификационной категории
Давлетшина Р.М.
Леонтьева Х.Ф.
Үстерешле уеннар
Мәктәпкәчә яшьтәге балалар ѳчен уен - дѳньяны танып белү чарасы. Балалар бакчасы тәрбиячесе ѳчен - балаларны яхшырак аңлауда, аларга тагын да ныграк якынаю ѳчен тел чарасы да. Уен вакытында балаларның мѳстәкыйльлекләре арта, иҗат мѳмкинлекләре ачыла, оештыру сәләтләре үсә, алар үз теләкләрен башкаларныкы белән яраклаштырырга, иптәшләре алдында җаваплылык хисе тоярга ѳйрәнә. Уеннар,балаларны шәхес буларак үстерә, камилләштерә, уртак шатлык хисе тудыра. Шушы максаттан чыгып, балаларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып, УМК кысаларына туры китереп дидактик уеннар циклы тѳзелде.
Тәкъдим ителгән уеннар турыдан - туры белем бирү эшчәнлекләрендә, педагогларга тѳркемнәрдә балаларның кѳндәлек эшчәнлеген оештыруда, ѳйдә әти – әниләр белән кабатлау ѳчен зур ярдәмлек итеп кулланырга була
Автор: давлетшина резеда марсовна