Проектная работа во второй младшей группе "Минем гаиләм"
Хәрбер кешегә үзенең төп чыгышы , әби-бабаларының кем булуы, үзенең чын “кече Ватаны” кайда икәнлеген белү бик кызыклыдыр, мөгәен. Мин кайда туганмын? Беренче карашта бу сору бик гади тоелса да, чынлыкта исә бик тирән мәгънәгә ия. Үзеңнең тамырларың, нәселең, үткәнең турында кызыксыну – бу һәр кешенең канында булырга тиеш.
Гаиләдә кешенең тормышы башлана, кеше шәхес булып формалаша. Гаиләдәге мөнәсәбәтләр, билгеле булганча, кеше күңеленә гомерлек эз салып калдыра; мәхәббәт дигән олы , бөек хис тә иң беренче нәкъ менә гаиләдә барлыкка килә. Ата-анага мәхәббәт, ихтирам хисе бала тормышында киләчәктә дә , аның алдагы язмышында да мөһим роль уйный. Балаларны туган халкыбызның үткәне, әби-бабаларыбызның гореф-гадәтләре, гаилә шәҗәрәсе, йолалары һәм бүгенге тормыш белән таныштыру зарур. Гаилә шәҗәрәсен алып бару, нәселнең абруе турында кайгырту – тарихи узаң, халкыңа хөрмәт, мәхәббәт тәрбияләүнең бер юлы.
Автор: Ягафарова Гузелия Исрафиловна