Главная / Старшие классы / Родной язык и литература

Тематическое планирование Сафиуллина 5 класс

Скачать
288 КБ, 320081.doc Автор: Газалиева Айгюль Азгаровна, 20 Мар 2015
Скачать
108 КБ, 320082.doc Автор: Газалиева Айгюль Азгаровна, 20 Мар 2015

5 СЫЙНЫФТА ТАТАР ТЕЛЕ, ӘДӘБИЯТ

ЭШ ПРОГРАММАСЫ

Татар теле һәм татар әдәбиятыннан эш программасы

5нче сыйныф

(102сәг. татар теле/34 әдәбият)

Аңлатма язуы

Эш программасы статусы.

Программа нигезенә Россия, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары салынды, “Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы”на нигезләнеп төзелде.

Эш программасы структурасы.

Татар теленнән эш программасы өч өлештән тора: аңлатма язуыннан, төп бүлекләрне, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләреннән.

Эш программасының эчтәлеге.

Яңа стандарттагы иң мөһим таләп мондый: мәктәпне тәмамлаганда, «укучы үз алдына максат куярга һәм аны тормышка ашыру юлларын үзе таба алу дәрәҗәсенә күтәрелергә тиеш”. Бу – яңа стандартта эшлекле белем дип атала. Эшлекле белем – стандарт керткән яңалыкның әһәмиятле эчтәлеген ачып бирүче иң гомуми төшенчә. Белем алу гамәлләренең структурасын һәм принцибын стандарт үзе аңлата:

Татар теле укытуның максатлары:

- Укучыларның фикерләү сәләтен үстерү, тел чараларын аралашуның эчтәлегеннән чыгып билгели белү, балаларның ана телендә аралашу күнекмәләрен камилләштерү;

- Телнең фонетика, лексика, грамматикасы буенча башлангыч белем алу, өйрәнелә торган тел берәмлекләрен тикшерә белү күнекмәләрен булдыру,

- Дөрес уку һәм дөрес язу күнекмәләрен булдыру, диалогик сөйләмдә катнашу, гадирәк итеп төзелгән монологик сөйләм оештыру;

- Укучыларда ана теленә хөрмәт һәм ярату тәрбияләү, телнең чисталыгын, дөреслеген саклау, тел өйрәнүгә кызыксыну өйрәтү.

Белем бирү эчтәлегенең мәҗбүри минимумы.

Тыңлап аңлау. Сөйләмдәге сүз, сүзтезмә һәм җөмләләрне аңлау, аларны бер-берсеннән аеру. әйтелгән фикердәге мөһимрәк булган вакыйгаларың эзлеклелегенә төшенү.

Сөйләү. Диалогик һәм монологик сөйләм күнекмәләрен гамәли үзләштерү. Укуга һәм көндәлек тормышка кагылышлы темалар буенча әңгәмә кору.Укылган текстка сорау кую, аның эчтәлеге буенча бирелгән сорауларга җавап бирү, планын төзү. Укучыларга якынрак булган темалар буенча сөйләшү. Гадирәк җөмләләрдән төзелгән төрле темаларга кагылышлы монологик сөйләм оештыра белү, интонация үзенчәлекләрен үзләштерү.

Сөйләм этикеты үрнәкләреннән дөрес файдалану.

Уку. Әкиятләрне, кечкенә хикәяләрне, дәреслектәге текстларны аңлап, дөрес, йөгерек итеп укый белү. Текстның төп фикерен аңлап, темасын билгели алу, кирәкле урыннарын сайлап уку. Гади план төзеп, текстның эчтәлеген сөйләү һәм укучының текстка мөнәсәбәтен белдерү.

Язу. Язма сөйләм белән телдән сөйләмнең аермасы. Җөмләне тексттан аера белү. Хат һәм төрле котлау текстлары язу.

Татар теленнән тематик планны “Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы”на (К.С.Фәтхуллова, Ф.Х. Җәүһәрова, Казан. “Мәгариф” нәшрияты, 2010) нигезләнеп төзедем. Программада 175 сәгать каралган: теоретик материал – 56 сәгать, кабатлау -16сәгать, бәйләнешле сөйләм үстерү – 20 сәгать, төрле типтагы тикшерү эшләре - 10 сәгать. Мәктәпнең укыту планында 5 нче сыйныфта татар теленнән атнага 4 сәгать вакыт бирелә:3сәгать татар теле,1 сәгать әдәбият.

Төп темалар

Программа буенча

Эш программасы буенча

Татар теле

Әдәбият

1

Яңа уку елы белән!

15 сәг.

9 сәг

4сәг

2

Кеше һәм сәламәтлек.

15 сәг

6сәг

5сәг

3

Өйдә һәм кунакта.

15 сәг.

9сәг

4сәг

4

Туган як табигате

15 сәг.

8 сәг

3сәг

5

Татарстан – минем республикам.

15 сәг.

6 сәг

3сәг

6

Уйныйбыз да, биибез дә

15сәг

12сәг

5сәг

7

Һөнәрләр дөньясында

15сәг

10 сәг

5сәг

8

Музейлар һәм театрлар

15сәг

7 сәг

2сәг

9

Татар балалар язучылары

25 сәг.

14 сәг

3сәг

10

Сәяхәт итү.

15сәг

10сәг

11

Җәй.

15сәг

11сәг

Укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр:

  • татар графикасы үзенчәлекләрен белү;
  • сүзнең мәгънәле кисәкләрен аера белү;
  • өйрәнелгән сүз төркемнәрен бер-берсеннән аера һәм аларның үзенчәлекләрен аңлата алу;
  • сүзтезмә һәм җөмләләрне бер-берсеннән аеру, җөмләләрнең коммуникатив төрләрен билгели белү;
  • җөмләнең баш кисәкләрен, иярчен кисәкләреннән аергычны билгеләү;
  • авазларга, сүзләрнең мәгънәле кисәкләренә, сүз төркемнәренә һәм җөмләләргә өйрәнгән күләмдә кыскача характеристика бирә белү;
  • сүзләрнең әйтелеш һәм язылыш үзенчәлекләрен аңлау;
  • авазларны, сүзләрне, сүзтезмәләрне һәм җөмләләрне дөрес итеп әйтергә өйрәнү;
  • өйрәнелгән җөмлә төрләрен тиешле интонация белән әйтә белү;
  • өйләнелгән сүз төркемнәреннән исем һәм фигыльләрне дөрес итеп төрләндерү күнекмәләренә ия булу;
  • 25-30 сүздән торган, 7-8 җөмләле текстны дөрес итеп күчереп язу;
  • өйрәнелгән орфографикһәм пунктуацион кагыйдәләргә 10-12 сүздән торган сүзлек диктанты, 35-40 сүздән торган контроль диктант язу;
  • төрле төрдәге диктант, изложение, сочинениеләр язу;
  • тормыш-көнкүрешкә бәйле диалог һәм монологлардан файдалану;
  • аваз, сүз, сүзтезмә һәм җөмләләрне дөрес әйтү нормаларын саклау;
  • укучыларның сүз байлыгын укуга һәм тормыш-көнкүрешкә бәйле сүзләрхисабына арттыру;
  • төрле типтагы сүзлекләр белән эшли белү;
  • өйрәнелгән орфографикһәм пунктуацион кагыйдәләрне катлаулы булмаган язма сөйләмдә дөрес куллану;
  • көндәлек аралашуга бәйле рәвештә татарча сөйләм этикеиы формаларын дөрес куллану.
  • 5 нче сыйныфта татар теленнән үзләштерелергә һәм камилләштерелергә тиешле гомумкүнекмәләр

    Уку эшчәнлеген оештыра белү юнәлешендә

    Китап, өстәмә мәгълүмат белән эш итү

    Тыңлап аңлау

    Фикерләү белән бәйле күнекмәләр

    Телдән һәм язма сөйләм үстерү һәм аралаша белү юнәлеше

    1. Эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү.

    2. Эшне планлаштырырга өйрәнү.

    3. Эшнең дөреслеген тикшерү.

    4. Эш сыйфатына бәя бирә белү.

    1. Дәреслек белән эш итә белү.

    2. Хәрефләрне танып, текстны (хикәя, шигырь, әкиятне) сәнгатьле итеп уку.

    3. Балалар өчен нәшер ителгән китаплар, газета-журналларны, әдәби әйтелеш нормаларын саклап, дөрес, йөгерек һәм аңлап уку. -уку елы башында-55-60 сүз

    -уку елы ахырында-60-65 сүз

    4. Этнокультура өлкәсенә караган сүзләр булган текстны, сүзлекләр кулланып, аңлап уку.

    5. Текста очраган таныш сүзләргә таянып, яңа сүзләрнең мәгънәсен төшенү.

    6. Текстны сәнгатьле итеп укыгач, сорауларга җавап бирү.

    1. Укытучының (сыйныфташның) өйрәнгән материалга нигезләнгән сөйләмен тыңлап аңлау.

    2. Текстны тыңлаганнан соң, төп фикерне башкаларыннан аера белү.

    3. Татарча сөйләмне тыңлап, сүз һәм җөмлә чикләрен билгеләү.

    4. Ишеткән сөйләмнең, җөм- ләнең эчтәлегенә төшенү.

    1.Уку мәсьәләсен куярга өйрәнү.

    2. Яңа теманы аңлауга мотив тудыру.

    3, Төшенчә, термин, кагыйдә, закончалыкларны аңлап кабул итү күнекмәсен булдыру.

    4. Грамматик анализ төрләрен үзләштерә башлау:

    Сүз төзелешенә анализ;

    - сүз төркемнәренә морфологик анализ;

    - сүзтезмәләргә анализ;

    - гади җөмләгә анализ;

    5. Тикшеренү ысуллары:

    - модельләштерү;

    -охшатып эшләү.

    1. Телдән сөйләм:

    -Кагыйдәләрне аңлап эзлекле сөйли белү күнекмәсе;

    -Сорауны формалаштыра белү һәм тулы җавап бирә белү күнекмәсе;

    -Тәрҗемә итү күнекмәсе..

    2. Язма сөйләм:

    -күчереп язу;

    -бирелгән темага сочинение язу;

    -план нигезендә изложение язу;

    -татар этнокультурасына караган сүзләр кертеп, җөмләләр язу;

    -үзең, гаилә, мәктәп турында кечкенә хикәяләр яки котлау язу;

    -сүзлек диктанты – 4 (12 -16 сүз)

    -контроль диктант 4 (45-50сүз);

    -изложение 1 (60-70 сүз, язманың күләме 30-35 сүз)

    -сочинение 1 (45-50 сүз)

    Укыту – методик комплекты

    1. “Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы”на (К.С.Фәтхуллова, Ф.Х. Җәүһәрова, Казан. “Мәгариф” нәшрияты, 2010)

    2. Рус мәктәпләрендәге татар балаларына татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты.(Харисов Ф.Ф., Харисова Ч.М.,Хаков В.Х., Измайлова Г.Г., Хәмидуллина Э.Х.Казан, 2005.)

    3. 5нче сыйныфта татар теле дәреслеге. (Нуриева А.Х.,ЯгъфәроваР.Х. Казан, “Мәгариф” , 2001)


    Автор: Газалиева Айгюль Азгаровна
    Похожие материалы
    Тип Название материала Автор Опубликован
    документ Тематическое планирование Сафиуллина 5 класс Газалиева Айгюль Азгаровна 20 Мар 2015
    документ Тематическое планирование Сафиуллина 7 класс Газалиева Айгюль Азгаровна 20 Мар 2015
    документ Тематическое планирование Сафиуллина 6 класс Газалиева Айгюль Азгаровна 20 Мар 2015
    документ Тематическое планирование Сафиуллина 2 класс Газалиева Айгюль Азгаровна 20 Мар 2015
    документ Тематическое планирование Сафиуллина 3 класс Газалиева Айгюль Азгаровна 31 Мар 2015
    разное тематическое планирование 5 класс Лазарян Елена Сергеевна 8 Мая 2015
    Календарно-тематическое планирование по немецкому языку 5 класс Пасько Екатерина Андреевна 11 Дек 2016
    календарно-тематическое планирование по истории Казахстана 5 класс Ушакова Татьяна Михайловна 12 Фев 2017
    документ Календарно-тематическое планирование Календарно-тематическое планирование 5 класс ФГОС Петренко Светлана Анатольевна 6 Апр 2015
    разное Календарно- тематическое планирование 5 класс Рахматуллина Алсу Минизакиевна 21 Мар 2015
    разное Календарно -тематическое планирование 5 класс ФГОС И.Н.Пономарева Моисеева Наталья Николаевна 21 Мар 2015
    разное Календарно -тематическое планирование 5 класс ФГОС И.Н.Пономарева Моисеева Наталья Николаевна 21 Мар 2015
    разное календарно- тематическое планирование по технологии 5 класс (ФГОС) Шишкова Татьяна Николаевна 1 Апр 2015
    разное календарно- тематическое планирование по технологии 5 класс (ФГОС) Шишкова Татьяна Николаевна 1 Апр 2015
    документ календарно-тематическое планирование планирование ОБЖ 5 класс Федчикова Наталья Петровна 20 Мар 2015
    календарно-тематическое планирование по истории Казахстана 5 класс Ушакова Татьяна Михайловна 12 Фев 2017
    календарно-тематическое планирование по истории Казахстана 5 класс Ушакова Татьяна Михайловна 12 Фев 2017
    календарно-тематическое планирование по истории Казахстана 5 класс Ушакова Татьяна Михайловна 12 Фев 2017
    разное Календарно-тематическое планирование по математике 9 класс Степанова Ольга Алексеевна 5 Апр 2015
    разное Календарно - тематическое планирование 9 класс Шабалина Елена Вильямовна 5 Апр 2015
    разное Календарно - тематическое планирование 9 класс Шабалина Елена Вильямовна 5 Апр 2015
    разное Календарно - тематическое планирование 7 класс. Иващенцева Лариса Викторовна 5 Апр 2015
    документ Календарно-тематическое планирование по русскому языку, 5-8,11 класс. Календарно-тематическое Календарно-тематическое Календарно-тематическое Календарно-тематическое Календарно- тематическое Календарно- тематическое Гурьянова Евгения Петровна 1 Апр 2015
    документ татарская литература 5 класс Сафиуллина Гульгена Ралифовна 20 Мар 2015
    документ Действия с десятичными дробями. 5 класс Сафиуллина Лилия Булатовна 21 Мар 2015
    документ Календарно-тематическое планирование уроков русского языка , 5 класс Ротанова Ирина Викторовна 5 Дек 2015
    документ Календарно - тематическое планирование по математике, Виленкин Н.Я.,5 класс Цырмаева Анна Сергеевна 5 Мая 2015
    документ Календарно - тематическое планирование по математике, Виленкин Н.Я.,5 класс Цырмаева Анна Сергеевна 5 Мая 2015
    документ календарно-тематическое планирование по математике 5 класс Емельянова Галина Викторовна 5 Сен 2015
    документ Календарно-тематическое планирование по физике 5 класс Косенкова Ольга Михайловна 5 Апр 2015
    документ Тематическое планирование по биологии 5 класс. ФГОС ООО Фоменко Анна Николаевна 5 Апр 2015
    документ Календарно-тематическое планирование по музыке 5-7 класс Сочнева Вера Васильевна 5 Апр 2015
    документ Календарно-тематическое планирование по математике 5 класс Шепелюк Юлия Николаевна 5 Апр 2015
    документ Тематическое планирование по истории 5 класс Лукошкина Александра Сергеевна 5 Апр 2015
    документ Календарно - тематическое планирование 5 класс. Иващенцева Лариса Викторовна 5 Апр 2015
    документ Календарно - тематическое планирование по природоведению 5 класс КАЛЕНДАРНО – ТЕМАТИЧЕСКОЕ ПЛАНИРОВАНИЕ. 8 класс Лютчер Елена Анатольевна 21 Мар 2015
    документ Рабочая программа+ тематическое планирование по математике 5 класс Тематическое планирование Итоговая контрольная работа №14 Магсумова Эльвира Наилевна 1 Апр 2015
    документ календарно-тематическое планирование 5 класс (Симоненко В. Д.)  пояснительная записка календарно-тематическое планирование ТЕХНОЛОГИИ Беляй Дмитрий Иванович 1 Апр 2015
    документ Календарно-тематическое планирование 5-8 класс. Программа Б.Неменского Тематическое планирование по изобразительному искусству Гусакова Тамара Анатольевна 9 Апр 2015
    документ тематическое планирование 5- 11 класс Ковалева Тамара Михайловна 20 Мар 2015