Главная / Старшие классы / Родной язык и литература

Тематическое планирование Сафиуллина 2 класс

Скачать
284.5 КБ, 320183.doc Автор: Газалиева Айгюль Азгаровна, 20 Мар 2015
Скачать
132.5 КБ, 320184.doc Автор: Газалиева Айгюль Азгаровна, 20 Мар 2015

Татар теленнән эш программасы

2нче сыйныф

(105сәг.татар теле/35сәг. уку)

Аңлатма язуы

Эш программасы статусы.

Программа нигезенә Россия, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары салынды, “Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы”на нигезләнеп төзелде.

Эш программасы структурасы.

Татар теленнән эш программасы өч өлештән тора: аңлатма язуыннан, төп бүлекләрне, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләреннән.

Эш программасының эчтәлеге.

Яңа стандарттагы иң мөһим таләп мондый: мәктәпне тәмамлаганда, «укучы үз алдына максат куярга һәм аны тормышка ашыру юлларын үзе таба алу дәрәҗәсенә күтәрелергә тиеш”. Бу – яңа стандартта эшлекле белем дип атала. Эшлекле белем – стандарт керткән яңалыкның әһәмиятле эчтәлеген ачып бирүче иң гомуми төшенчә. Белем алу гамәлләренең структурасын һәм принцибын стандарт үзе аңлата:

Татар теле укытуның максатлары:

- Укучыларның фикерләү сәләтен үстерү, тел чараларын аралашуның эчтәлегеннән чыгып билгели белү, балаларның ана телендә аралашу күнекмәләрен камилләштерү;

- Телнең фонетика, лексика, грамматикасы буенча башлангыч белем алу, өйрәнелә торган тел берәмлекләрен тикшерә белү күнекмәләрен булдыру,

- Дөрес уку һәм дөрес язу күнекмәләрен булдыру, диалогик сөйләмдә катнашу, гадирәк итеп төзелгән монологик сөйләм оештыру;

- Укучыларда ана теленә хөрмәт һәм ярату тәрбияләү, телнең чисталыгын, дөреслеген саклау, тел өйрәнүгә кызыксыну өйрәтү.

Белем бирү эчтәлегенең мәҗбүри минимумы.

Тыңлап аңлау. Сөйләмдәге сүз, сүзтезмә һәм җөмләләрне аңлау, аларны бер-берсеннән аеру. әйтелгән фикердәге мөһимрәк булган вакыйгаларың эзлеклелегенә төшенү.

Сөйләү. Диалогик һәм монологик сөйләм күнекмәләрен гамәли үзләштерү. Укуга һәм көндәлек тормышка кагылышлы темалар буенча әңгәмә кору.Укылган текстка сорау кую, аның эчтәлеге буенча бирелгән сорауларга җавап бирү, планын төзү. Укучыларга якынрак булган темалар буенча сөйләшү. Гадирәк җөмләләрдән төзелгән төрле темаларга кагылышлы монологик сөйләм оештыра белү, интонация үзенчәлекләрен үзләштерү. Сөйләм этикеты үрнәкләреннән дөрес файдалану.

Уку. Әкиятләрне, кечкенә хикәяләрне, дәреслектәге текстларны аңлап, дөрес, йөгерек итеп укый белү. Текстның төп фикерен аңлап, темасын билгели алу, кирәкле урыннарын сайлап уку. Гади план төзеп, текстның эчтәлеген сөйләү һәм укучының текстка мөнәсәбәтен белдерү.

Язу. Язма сөйләм белән телдән сөйләмнең аермасы. Җөмләне тексттан аера белү. Хат һәм төрле котлау текстлары язу.

Татар теленнән тематик планны “Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы”на (К.С.Фәтхуллова, Ф.Х. Җәүһәрова, Казан. “Мәгариф” нәшрияты, 2010) нигезләнеп төзедем. Программада 204 сәгать каралган. Мәктәпнең укыту планында 2 нче сыйныфта татар теленнән атнага 4 сәгать вакыт бирелә:3сәгать татар теле,1 сәгать уку,барысы -140 сәгать каралган: теоретик материал – 74 сәгать, кабатлау -24 сәгать, бәйләнешле сөйләм үстерү – 29 сәгать, төрле типтагы тикшерү эшләре - 13 сәгать.

Укыту технологиясе: коммуникатив

Төп темалар

Программа буенча

Эш программасы буенча

Татар теле

Уку

1

Яңа уку елы котлы булсын

15 сәг.

7сәг

3сәг.

2

Йортыбыз, фатирыбыз

15 сәг

9 сәг.

3сәг.

3

Көндәлек режим

15 сәг.

8 сәг.

2 сәг.

4

Ашамлыклар кибетендә

15 сәг.

7сәг.

3 сәг.

5

Әбиләрдә кунакта

15 сәг.

8сәг.

2 сәг.

6

Табигать

15 сәг.

8 сәг.

2 сәг.

7

Татарстан- туган җирем

15сәг.

7 сәг.

2 сәг.

8

Казан- Татарстанның башкаласы

15сәг.

8 сәг.

2 сәг.

9

Сәламәтлек -зур байлык

14 сәг.

7 сәг.

3 сәг.

10

Без хезмәт яратабыз

14 сәг.

7 сәг.

3 сәг.

11

Үсемлекләр белән танышабыз

14 сәг.

7 сәг.

2 сәг.

12

Хайваннарга һәм кошларга булышабыз

14 сәг.

7 сәг.

2 сәг.

13

Без бәйрәмгә барабыз

14 сәг.

7 сәг.

2сәг.

14

Күңелле ял итәбез

14 сәг.

8 сәг.

4 сәг.

Укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр:

  • татар графикасы үзенчәлекләрен белү;
  • сүзнең мәгънәле кисәкләрен аера белү;
  • өйрәнелгән сүз төркемнәрен бер-берсеннән аера һәм аларның үзенчәлекләрен аңлата алу;
  • сүзтезмә һәм җөмләләрне бер-берсеннән аеру, җөмләләрнең коммуникатив төрләрен билгели белү;
  • җөмләнең баш кисәкләрен, иярчен кисәкләреннән аергычны билгеләү;
  • авазларга, сүзләрнең мәгънәле кисәкләренә, сүз төркемнәренә һәм җөмләләргә өйрәнгән күләмдә кыскача характеристика бирә белү;
  • сүзләрнең әйтелеш һәм язылыш үзенчәлекләрен аңлау;
  • авазларны, сүзләрне, сүзтезмәләрне һәм җөмләләрне дөрес итеп әйтергә өйрәнү;
  • өйрәнелгән җөмлә төрләрен тиешле интонация белән әйтә белү;
  • өйләнелгән сүз төркемнәреннән исем һәм фигыльләрне дөрес итеп төрләндерү күнекмәләренә ия булу;
  • 15-20 сүздән торган, 3-4 җөмләле текстны дөрес итеп күчереп язу;
  • өйрәнелгән орфографикһәм пунктуацион кагыйдәләргә 6-7сүздән торган сүзлек диктанты, 25-30 сүздән торган контроль диктант язу;
  • төрле төрдәге диктант, изложение, сочинениеләр язу;
  • тормыш-көнкүрешкә бәйле диалог һәм монологлардан файдалану;
  • аваз, сүз, сүзтезмә һәм җөмләләрне дөрес әйтү нормаларын саклау;
  • укучыларның сүз байлыгын укуга һәм тормыш-көнкүрешкә бәйле сүзләрхисабына арттыру;
  • төрле типтагы сүзлекләр белән эшли белү;
  • өйрәнелгән орфографикһәм пунктуацион кагыйдәләрне катлаулы булмаган язма сөйләмдә дөрес куллану;
  • көндәлек аралашуга бәйле рәвештә татарча сөйләм этикеиы формаларын дөрес куллану.
  • 2 нче сыйныфта татар теленнән үзләштерелергә һәм камилләштерелергә тиешле гомумкүнекмәләр

    Уку эшчәнлеген оештыра белү юнәлешендә

    Китап, өстәмә мәгълүмат белән эш итү

    Тыңлап аңлау

    Фикерләү белән бәйле күнекмәләр

    Телдән һәм язма сөйләм үстерү һәм аралаша белү юнәлеше

    1. Эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү.

    2. Эшне планлаштырырга өйрәнү.

    3. Эшнең дөреслеген тикшерү.

    4. Эш сыйфатына бәя бирә белү.

    1. Дәреслек белән эш итә белү.

    2. Хәрефләрне танып, текстны (хикәя, шигырь, әкиятне) сәнгатьле итеп уку.

    3. Балалар өчен нәшер ителгән китаплар, газета-журналларны, әдәби әйтелеш нормаларын саклап, дөрес, йөгерек һәм аңлап уку.

    4. Этнокультура өлкәсенә караган сүзләр булган текстны, сүзлекләр кулланып, аңлап уку.

    5. Текста очраган таныш сүзләргә таянып, яңа сүзләрнең мәгънәсен төшенү.

    6. Текстны сәнгатьле итеп укыгач, сорауларга җавап бирү.

    1. Укытучының (сыйныфташның) өйрәнгән материалга нигезләнгән сөйләмен тыңлап аңлау.

    2. Текстны тыңлаганнан соң, төп фикерне башкаларыннан аера белү.

    3. Татарча сөйләмне тыңлап, сүз һәм җөмлә чикләрен билгеләү.

    4. Ишеткән сөйләмнең, җөм- ләнең эчтәлегенә төшенү.

    1.Уку мәсьәләсен куярга өйрәнү.

    2. Яңа теманы аңлауга мотив тудыру.

    3, Төшенчә, термин, кагыйдә, закончалыкларны аңлап кабул итү күнекмәсен булдыру.

    4. Грамматик анализ төрләрен үзләштерә башлау:

    Сүз төзелешенә анализ;

    - сүз төркемнәренә морфологик анализ;

    - сүзтезмәләргә анализ;

    - гади җөмләгә анализ;

    5. Тикшеренү ысуллары:

    - модельләштерү;

    -охшатып эшләү.

    1. Телдән сөйләм:

    -Кагыйдәләрне аңлап эзлекле сөйли белү күнекмәсе;

    -Сорауны формалаштыра белү һәм тулы җавап бирә белү күнекмәсе;

    -Тәрҗемә итү күнекмәсе..

    2. Язма сөйләм:

    -күчереп язу;

    -бирелгән темага сочинение язу;

    -план нигезендә изложение язу;

    -татар этнокультурасына караган сүзләр кертеп, җөмләләр язу;

    -үзең, гаилә, мәктәп турында кечкенә хикәяләр яки котлау язу;

    -сүзлек диктанты – 4 (12 -16 сүз)

    -контроль диктант 4 (45-50сүз);

    -изложение 1 (60-70 сүз, язманың күләме 30-35 сүз)

    -сочинение 1 (45-50 сүз)

    Укыту – методик комплекты

  • “Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы”на (К.С.Фәтхуллова, Ф.Х. Җәүһәрова, Казан. “Мәгариф” нәшрияты, 2010);
  • 2. 2нче сыйныфта татар теле дәреслеге. (Ф.С. Сафиуллина, К.С. Фәтхуллова. Казан, “Мәгариф” , 2009).


    Автор: Газалиева Айгюль Азгаровна
    Похожие материалы
    Тип Название материала Автор Опубликован
    документ Тематическое планирование Сафиуллина 2 класс Газалиева Айгюль Азгаровна 20 Мар 2015
    документ Тематическое планирование Сафиуллина 5 класс Газалиева Айгюль Азгаровна 20 Мар 2015
    документ Тематическое планирование Сафиуллина 7 класс Газалиева Айгюль Азгаровна 20 Мар 2015
    документ Тематическое планирование Сафиуллина 6 класс Газалиева Айгюль Азгаровна 20 Мар 2015
    документ Тематическое планирование Сафиуллина 3 класс Газалиева Айгюль Азгаровна 31 Мар 2015
    календарно-тематическое планирование по ФГОС 2 класс Морозова Екатерина Александровна 17 Авг 2016
    разное Тематическое планирование по технологии 2 класс Прокофьева Инна Викторовна 21 Мар 2015
    разное Календарно-тематическое планирование 2 класс Демчук Оксана Орестовна 30 Мар 2015
    разное Календарно-тематическое планирование 2 класс Демчук Оксана Орестовна 30 Мар 2015
    разное тематическое планирование 2 класс Enjoy English Голкова Оксана Ивановна 30 Мар 2015
    разное календарно-тематическое планирование по музыке 2 класс Бузаева Елена Александровна 30 Мар 2015
    разное календарно-тематическое планирование по музыке 2 класс Бузаева Елена Александровна 30 Мар 2015
    разное Календарно-тематическое планирование 2 класс Пичугина Ольга Михайловна 31 Мар 2015
    разное Календарно-тематическое планирование 2 класс Пичугина Ольга Михайловна 31 Мар 2015
    разное календарно-тематическое планирование 2 класс Школа2100 Ермохина Людмила Андреевна 4 Апр 2015
    разное Календарно тематическое планирование 2 класс Школа России Ковалёва Виктория Владимировна 1 Апр 2015
    разное Тематическое планирование по математике 2 класс Кулаженкова Светлана Александровна 9 Апр 2015
    разное календарно-тематическое планирование самопознание 2 класс Яковлева Лариса Алексеевна 24 Июн 2015
    документ Рабочая программа, математика, 2-4 класс. УМК "Гармония" ПЕРСПЕКТИВНО-ТЕМАТИЧЕСКОЕ ПЛАНИРОВАНИЕ ПЕРСПЕКТИВНО-ТЕМАТИЧЕСКОЕ ПЛАНИРОВАНИЕ ПЕРСПЕКТИВНО-ТЕМАТИЧЕСКОЕ ПЛАНИРОВАНИЕ ПЕРСПЕКТИВНО-ТЕМАТИЧЕСКОЕ ПЛАНИРОВАНИЕ (надомное обучение) ПЕРСПЕКТИВНО Акишина Людмила Александровна 31 Мар 2015
    документ Календарно - тематическое планирование по технологии 2 класс Гайдаренко Алиса Виссарионовна 2 Июл 2015
    документ Тематическое планирование Окружающий мир 2 класс Плешаков Останина Светлана Сократовна 2 Фев 2016
    документ Календарно- тематическое планирование по окружающему миру 2 класс Жадько Елена Николаевна 2 Апр 2016
    документ Математика. Вычитание 2. 1 класс. Сафиуллина Фарзия Рашидовна 14 Сен 2015
    документ Тематическое планирование 2 класс окружающий мир, Плешаков Руль Виктория Викторовна 20 Мар 2015
    документ Календарно-тематическое планирование Музыка 2 класс ФГОС Ленивцева Оксана Анатольевна 20 Мар 2015
    документ Тематическое планирование 2 класс Смирнов Владимир Викторович 21 Мар 2015
    документ Тематическое планирование 2 класс Вереникина Юлия Анатольевна 21 Мар 2015
    документ Календарно - тематическое планирование по технологии 2 класс Романенко Людмила Владимировна 21 Мар 2015
    документ Календарно-тематическое планирование. Технология. 2 класс Дуркина Валентина Юрьевна 21 Мар 2015
    документ Календарно-тематическое планирование по технологии (2 класс) Корчагина Елена Владимировна 21 Мар 2015
    документ Календарно-тематическое планирование по технологии 2 класс Матвеева Светлана Александровна 21 Мар 2015
    документ тематическое планирование 2 класс. Детушева Жанна Юрьевна 21 Мар 2015
    документ Календарно-тематическое планирование занятий ГПД (2 класс) Силина Ольга Сергеевна 21 Мар 2015
    документ Тематическое планирование 2 класс Сахаров Вадим Иванович 21 Мар 2015
    документ КАЛЕНДАРНО-ТЕМАТИЧЕСКОЕ ПЛАНИРОВАНИЕ 1 класс (2 часа) Алексеева Ольга Петровна 21 Мар 2015
    документ тематическое планирование 2 класс. Детушева Жанна Юрьевна 30 Мар 2015
    таблица Тематическое планирование. Литературное чтение. 2 класс Войнова Ирина Владимировна 30 Мар 2015
    документ Тематическое планирование по литературному чтению 2 класс Воробьёва Елена Ивановна 30 Мар 2015
    документ Календарно-тематическое планирование по литературному чтению (2 класс) Корчагина Елена Владимировна 30 Мар 2015
    документ Календарно-тематическое планирование по литературному чтению (2 класс,ФГОС) Шитова Дарья Сергеевна 30 Мар 2015