Главная / Дошкольное образование / Развитие речи

Батулла "Аю Әппәс" әкиятен уку (педагогик киңәшмә өчен ачык эшчәнлек)

Скачать
38.5 КБ, 1415711.doc Автор: Мирзагитова Гульсия Рисуновна, 8 Фев 2016

Тема: Батулланың “Аю Әппәс” әкиятен уку.

Бурычлар: 1) балаларга әкиятнең эчтәлеген истә калдырырга һәм сорауларга җавап бирергә ярдәм итү; тәрбияче артыннан персонажларның кайбер фразаларын кабатлау; яшелчәләрнең характерлы билгеләрен ачыклауларына ирешү;

2) балаларның игътибарын, кабул итүләрен, күзәтүчәнлеген, хәтерен, конкрет-образлы фикерләвен, сыйфатлар хисабына сүзлек байлыгын (эшчән, бәләкәй,юмарт) үстерү;

3) балаларда бергә шөгыльләнү, сорауларга җавап бирү теләге, бер-береңә карата уңай сыйфатлар тәрбияләү;

4) инглиз телендә яшелчәләрне әйтә белергә өйрәтү, истә калдырырга ярдәм итү.

Белем бирү өлкәсендә программа эчтәлеген тормышка ашыру: “Танып белү”, “Физкультура”, “Сөйләм телен үстерү”, “Социаль-коммуникатив”,”Сәнгати - эстетик”.

Балалар эшчәнлеге төре: уен, хәрәкәт, аралашу, танып белү.

Әзерлек эше: Балаларның сүзлек байлыгын,хәтерен, фикерләвен үстерү.; уңай сыйфатлар тәрбияләү.

Җиһазлар: кәрҗингә салынган яшелчәләр, аю баласының, кишер, кәбестә, чөгендер, кыяр, помидор, шалкан түтәленең контурлы сурәтләре; яшелчәләр, пластилин, такта, салфеткалар.

Эшчәнлек барышы:

Оештыру моменты:

-Исәнмесез, хәерле иртә!(балалар җавабы) Здравствуйте, доброе утро!(балалар җавабы) Hello!(балалар җавабы).

-Хәлләрегез ничек?(балалар җавабы) Как у вас дела?(балалар җавабы) How are you? (балалар җавабы).

-Тынычлынып утырыгыз. Садитесь на свои места. Sit down, please.

Сюрприз момент: (ишек шакыган тавыш ишетелә, бер бала ишек янына барып карый, берәү дә юк, тагын ишек шакыйлар, тәрбияче чыгып кәрҗин алып керә; кәрҗин капланган, аңа хат салынган).

Тәрбияче: Балалар, кәрҗин гади генә түгел икән бит, анда тапкырларга табышмаклар бар, табышмакларның җавапларын белсәк кәрҗиндә нәрсәләр икәнен белербез:

1.Җир астында алтын казык,

Алдык без аны казып.(Кишер).

2. Утыра бер ак чүлмәк,

Өстенә кигән йөз күлмәк. (Кәбестә)

3.Җир астында кызыл әтәч (Чөгендер)

4. Кечкенә генә йорт,

Эче тулы корт.(Кыяр)

5. Итләч, йомры, яшелен

Өзеп алдым яшердем;

Гаҗәпләндем бераздан:

Кояшсыз да кызарган. (Помидор)

6. Ите симез – мае юк,

Тиресе калын – йоны юк. (Репа)

(кәрзиндә яшелчәләр-кишер, кәбестә.чөгендер,кыяр,помидор,шалкан)

-Балалар, яшелчәләрне туган телебез дә әйтеп чыктык, әйдәгез хәзер рус телен дә әйтеп чыгыйк: морковь, капуста, свекла, огурец, помидор, репа

-Булдырдыгыз, яшелчәләр инглиз телендә ничек булалар икән, мине игътибар белән тыңлагыз әле: carrot, cabbige,beetroot,cucumber,tomatoe,turnip.

-Әйдәгез, хәзер бергәләп кабатлыйк.

Ял минуты.

Аюның өе зур-(кулларны өскә күтәрәләр)

Куянныкы кечкенә(чүгәлиләр)

Аю бара алпан - тилпән (алпан-тилпән йөрү)

Ә куяннар сикерә (сикерү).

Тәрбияче: -Балалар мин сезгә бер аю баласы һәм яшелчәләр турында бер әкият сөйлим, тыңлагыз әле. (Сөйләм рәсемнәр күрсәтү белән үрелеп барыла.)

-Балалар, әйдәгез, сорауларга җавап биреп карыйк.

-Аю баласының исемен әйтегез әле.

-Аю баласы нинди?

-Аю Әппәс нәрсәләр утырткан?

-Кайчан утырткан?

-Көз җиткәч, аю баласы нишләгән?

-Әйтегез әле, яшелчәләрне ашаганда, Аю Әппәс нинди сүзләр әйткән?

-Без дә Аю Әппәснең сүзләрен кабатлыйк әле: мәм-мәм мәм, баллы, тәмле, татлы, мәми.

-Иң беренче булып аю баласы янына нәрсә килгән?

-Куянга Аю Әппәс нәрсә биргән?

-Куян ничек итеп аю баласына рәхмәт әйткән?

-Аю Әппәс тагын нәрсәләрне яшелчә белән сыйлаган?

-Аю баласы турында нәрсә әйтергә була?

-Булдырдыгыз, балалар.

Әвәләү

-Балалар, Аю баласы җәнлекләрне сыйлый-сыйлый үзенеҗ кышка яшелчәләре аз калды, әйдәгез аңа кишер әзерләп бирик.

-Кишерне ничек әвәлибез?

-Әйдәгез,эшне башлыйбыз.

Йомгаклау

-Балалар, бүгенге эшчәнлектә без нинди яңалык белдек?

-Сезгә нәрсә ошады?

-Сез тагын нәрсәләр эшләр идегез?

_Барысы өчен дә сезгә зур рәхмәт.

-Сау булыгыз! До свиданья! Good bye!


Автор: Мирзагитова Гульсия Рисуновна
Похожие материалы
Тип Название материала Автор Опубликован
документ Батулла "Аю Әппәс" әкиятен уку (педагогик киңәшмә өчен ачык эшчәнлек) Мирзагитова Гульсия Рисуновна 8 Фев 2016
документ "Өч кыз" әкиятен уку дәресе Гимадиева Диляра Ширияздановна 20 Мар 2015
документ Г.Тукай "Кәҗә белән Сарык " әкиятен өйрәнү. Буриева Айгуль Мубараковна 19 Окт 2015
документ "Шалкан әкиятен" сәхнәләштерү Миргазизова Лейсан Мубаракзяновна 7 Дек 2015
разное Проект "Аю кызы Алиса" Муллахазеева Альмира Мадевиловна 21 Мар 2015
разное "Аю шәһәргә кунакка бара" Саитова Гульсария Анваровна 1 Апр 2015
документ Г. Тукайның "Кәҗә белән сарык" әкиятен анализлау Гатауллина Гульсина Гумаровна 20 Мар 2015
документ Габдулла Тукайның "Су анасы" әкиятен өйрәнү дәресе. Гилязова Гульназ Рубиновна 20 Мар 2015
документ "Өч кыз" Татар халык әкиятен сәхнәләштерү. Галиева Миляуша Мирфаезовна 31 Мар 2015
документ "В" хәрефен өйрәнү өчен уку материалы 1 сыйныф рус төркеме. Галеев Ринат Хабилович 20 Мар 2015
документ "Б" хәрефен өйрәнгәндә куллану өчен уку материалы. Галеев Ринат Хабилович 20 Мар 2015
документ 2 нче сыйныф өчен "Әдәби уку" дан эш программасы Перспектив башлангыч мәктәп Гатауллина Гульназ Рахимановна 30 Мар 2015
документ "Милли бәйрәмнәр" темасына 4 сыйныф өчен уку дәресе Ваганова Альбина Ильсуровна 7 Дек 2015
разное "Инфинитив +кирәк" төзелмәсе."Яхшы уку кагыйдәләре" темасына 7 сыйныф өчен татар теле дәресе Халилова Роза Ахатовна 22 Янв 2016
документ Дәрес эшкәртмәсе.Әдәби уку буенча ФГОСка нигезләнеп төзелгән "Тычкан беләнчыпчык" әкияте буенча татар төркемнәре өчен. Галиева Гөлшат Арслановна 20 Мар 2015
документ "Әдәби уку" фәненнән дәрес планнары Мухамадиева Алсу Фаритовна 31 Мар 2015
разное Эдэби уку дэресе тема: "Эш уткэч,укенудэн файда юк" Юнысова Альфия Вадутовна 14 Ноя 2015
документ Әдәби уку. Ф.Яруллин "Әни" шигыре Гараева Флюса Сабитовна 6 Дек 2015
документ 2сыйныф Әдәби уку."Апрель ае”. Хафизова Расима Миннулловна 17 Окт 2015
документ Баламда "аю табаны" Зарипова Миляуша Вилиновна 31 Мар 2015
документ Конспект: “Габдулла Тукайның “Су анасы” әкиятен өйрәнү”. (6-7 яшьлек балалар өчен). Зиннатуллина Миляуша Альбертовна 30 Мар 2015
документ "Файдалы үләннәр." з нче сыйныфта уку дәресе Заляева Аниса Мухаметовна 20 Мар 2015
документ Әдәби уку. 3 сыйныф. Хәсән Туфан. "Казан турында җырлар"шигыре Шайхулова Гульназ Фаязовна 20 Мар 2015
документ Һ. Такташның "Мәхәббәт тәүбәсе" поэмасы буенча класстан тыш уку дәресе Салихова Рамзия Равиловна 20 Мар 2015
документ "Әкият иленә сәяхәт" 3нче сыйныфта уку дәресе Новикова Рамзия Ингеловна 20 Мар 2015
документ 4 класста уку дәресе- Х Туфан "Илгә сәлам" Гарипова Лейсан Котдусовна 30 Мар 2015
документ 3-4 сыйныфта әдәби уку дәресе "Ап- ак карлар яуганда..." Кашапова Рузия Ильдусовна 30 Мар 2015
документ 3-4 сыйныфта әдәби уку дәресе "Ап-ак карлар яуганда..." Кашапова Рузия Ильдусовна 30 Мар 2015
документ 3нче сыйныфта "Барысын да яратам "темасына Сингапур структурасы элементларын кулланып уздырылган Әдәби уку дәресе Хакимова Гузалия Рафкатовна 30 Мар 2015
документ Рабочая программа по литературному чтению (әдәби уку) 3 класс УМК "Перспективная начальная школа" Гизатуллина Фануза Наиловна 30 Мар 2015
документ Әдәби уку .Абдулла Алиш "Чукмар белән Тукмар" әкияте. Фазлеева Гульнур Ильдусовна 31 Мар 2015
документ Интеграль дәрес- уку һәм табигать белеме Резеда Вәлиева "Яңгыр белән Кояш" әкияте Рафикова Эльвира Алмарис кызы 4 Апр 2015
документ Уку дәресе "Н хәрефе булган сүзләрне уку.Әниләр темасына бәйләнешле сөйләм үстерү" Габутдинова Руфия Миншакировна 14 Сен 2015
документ Р. Вәлиеваның "Дәү әни" хикәясен өйрәнү. 2 нче сыйныфта әдәби уку дәресе Галиева Минзифа Халимовна 20 Окт 2015
документ 2015-2016 нчы уку елына "Үзбелем күтәрү" планы (План самообразования на 2015-2016 учебный год) Харисова Гулина Муллануровна 23 Окт 2015
документ "Уку язу әсбапларының саны, төсе, барлыгы,юклыгы".1нче сыйныфларның рус төркемнәрендә татар теле дәресенең технологик картасы. Мусина Гөлназ Шәриф кызы 14 Фев 2016
презентация, документ "Сугышның шомлы авазы" Ш.Галиевнең "Әткәйгә хат" поэмасы буенча 5 нче сыйныфта әдәбияттан дәрестән тыш уку Шәяхмәтова Сиринә Фәгыйль кызы 4 Мая 2015
документ Әдәби уку дәресе өчен эш программасы (4кл) Камбеева Гельсине Рауфовна 30 Мар 2015
документ Әдәби уку дәресенә технологик карта 1 класс өчен Динмухаметова Кадрия Рафгатовна 30 Мар 2015
документ Балага яхшы уку өчен ничек ярдәм итәргә Гарипова Гульсина Зулфаровна 30 Мар 2015