Главная / Дошкольное образование / Окружающий мир

Зурлар төркемендә экологик тәрбия буенча оештырылган эшчәнлек

Скачать
17.7 КБ, 990029.docx Автор: Сафина Гульия Рашидовна, 6 Апр 2015

Зурлар төркемендә экологик тәрбия буенча оештырылган эшчәнлек.

Тема: «ЗӘҢГӘР ТҮБӘЛЕ ӨЕБЕЗ».

Максат: Балаларга табигать - безнең уртак өебез булуын аңлату.

Бурычлар:

1.Балаларда әйләнә-тирә табигатькә ихтирам, экологик культура тәрбияләү;

2. Тере һәм тере булмаган табигатьне аерырга өйрәтү,сакчыллык, миһербанлылык сыйфатлары тәрбияләү;

3. “Мин болытта сәяхәт итәм” зур булмаган хикәя төзергә өйрәнү;

Сүзлек:

Җиһазлау:

Эшчәнлек барышы:

Тәрбияче шигырь укый:

“Зәңгәр күкле өебез”

Җир өстендә зәңгәр күк,

Әйтерсең зәңгәр түбә.

Таулар,урманнар,елгалар,

Аланнар,чәчәкләр,

Һәм әлбәттә син дә мин.

Тәрбияче. Нәрсә ул табигать?

Балалар.Кояш, һава, су, үсемлекләр,җәнлекләр, кошлар һ.б..

Тәрбияче. Ә нәрсәне табигать дип әйтеп булмый?

(Кеше үз кулы белән ясаган әйберләр).

Тәрбияче. Табигатьтә машиналар бармы?

Балалар. Юк,чөнки машина кеше кулы белән ясалган.Ә менә ат һәм дөя – табигать. Кеше аларга утырып йөрсә дә, кулга гына ияләштергән,кыргый хайваннан,йорт хайваны ясаган,табигатьтә алар кешедән башка да яшәгәннәр.

Тәрбияче. Кеше табигатькә охшаган әйберләр дә уйлап чыгара.Мәсәлән:Вертолет-чикерткәгә,су асты көймәсе – китка охшаган. Җир йөзендәге табигатьне ике зур дөньяга бүлеп була: тере һәм тере булмаган табигать.

Балалар тере һәм тере булмаган табигатьне аермаларын әйтәләр.Тере табигать- үсә,үрчи һәм үлә.

Тәрбияче.Балалар мин сезне тылсымлы аланга чакырам.Безгә кунакка урман бабае килгән.Ул бөтен рәсемнәрне дә бутап бетергән.Уайсы рәсем тере табигать, ә кайсысы тере булмаган табигать һич аңлый алмый.

Балалар берәр рәсем алып,рәсемдә нәрсә сүрәтләнгәнен сөйлиләр.Табигать рәсеме булмаса ,ни өчен икәнен аңлаталар(чөнки кеше кулы белән эшләнгән).Табигать рәсеме булса,шулай ук аңлаталар(тере,тере булмаган).

Уен “Тере һәм тере булмаган табигать”

Тәрбияче тере булган табигать объектларынәйтсә балалар хәрәкәтләнәләр,тере булмаса тик торалар.

Тәрбияче. Безнең һәрберебез стеналы,түшәмле,идәнле өйдә яши- бу безнең гади өебез. Бусагабызны атлап чыгуга, без икенче өебезгә үтәбез. Бу өй - табигать.

Бик борынгы заманнарда кеше өчен табигать - бердәнбер өй булган. Кеше өй сала белмәгән, җанварларга ауга йөргән,балык тоткан, ашау өчен үсемлекләр җыйган. Вакыт үткән һәм кеше күп нәрсәләргә өйрәнгән:өй салырга(агач һәм кирпеч),самолетта очарга, хәтта космоска да очарга. Шулай булса да табигать кешенең бердәнбер өе булып кала. Ни өчен?

Балалар.Чөнки кеше табигатьтән башка яши алмый(сусыз, кояшсыз, үсемлекләрсез, хайваннарсыз).

Тәрбияче.Ә безнең бүлмәдә табигать бармы?

Балалар.Әйе,гөлләр, һава,кояш нурлары.

Балалар. өй-табигать һәм гади өйне чагыштыралар.

Тәрбияче. Ни өчен безнең өйдә якты?

Балалар.Лампочка яктырта.

Тәрбияче. Лампочканы табигатьтә нәрсә белән чагыштырып була?

Балалар.Кояш белән.

Тәрбияче.Кояш ул яктыртып кына калмый, җылыта да.

Балалар.Аны өйдә җылыткычлар,плитәләр белән чагыштырып була.

Тәрбияче.Табигатьтә яңгыр ява.

Балалар.Өйдә душлар бар.

Тәрбияче.Табигатьтә җил исә.

Балалар.Өйдә вентилятор.

Тәрбияче.Өйдә идән бар.

Балалар.Табигатьтә җир, туфрак.

Тәрбияче.Өйдә идәнгә палас җәяләр.

Балалар.Табигатьтә чирәм,үлән үсә.

Тәрбияче.Гади өйдә стеналар агачтан, кирпечтән.

Балалар.Ә табигатьтә таулар, агачлар үсә.

Тәрбияче.Өйдә газ плитәсендә ут яна.

Балалар.Табигатьтә ут вулканнардан чыга.

Тәрбияче.Табигатьтә кар ява, таулар өстендә бозлыклар бар.

Балалар.Өйдә кар кешенең суыткычында ясала.

Тәрбияче.Табигатьтә - кыргый хайваннар бар.

Балалар.Ә хуҗалыкта - йорт хайваннары

Балаларга табигать өйнең һәм гади өйнең контурларын буярга кушу.

Объектларны – парлап буяу. Башта кояшны һәм лампочканы, аннан түбәне һәм болытларны, сөйләү тәртибе буенча буярга.

Тәрбияче шигырь укый. Җил шаяра, җил уйный,

Болытларны очыра.

Болыт - аю артыннан

Болыт –куян оча.

Болыт артыннан болыт,

Һавада узышалар.

Йә бик әкрен очалар,

Йә кызулыйлар.

Балалар, без сезнең белән урамда йөргәндә болытларны күзәткән идек. Алар йә аюга әвереләләр,йә филгә,йә берәр әкият сүрәтенә керәләр.

Безнең рәсемдә дә болытлар рәсеме бар.Алар нәрсәгә охшаганнар?

Балалар хыялланалар, нәрсәгә охшаганын һәм кайда очканын уйлыйлар.

(Балалар үзләренең хыял болытындагы сәяхәтләре турында сөйлиләр).

Тәрбияче.

Уртак безнең өебез,

Зәңгәр түбә астында.

Зур һәм иркен өебез,

Кояш тирәли оча.

Һәрберебезгә җылылык,

Һәм яктылык җитә.

Саклыйк без өебезне,

Юкка- барга чүпләмик.

Чиста һәм матур булсын

Ул һәрвакытта.


Автор: Сафина Гульия Рашидовна
Похожие материалы
Тип Название материала Автор Опубликован
документ Зурлар төркемендә экологик тәрбия буенча оештырылган эшчәнлек Сафина Гульия Рашидовна 6 Апр 2015
документ Мәктәпкә хәзерлек төркемендә аралашулан оештырылган эшчәнлек Байрамова Резида Габделбаровна 23 Янв 2016
документ «Көзге экологик сукмак буенча сәяхәт» темасына экологик танып-белү экскурсиясе.(зурлар төркеме). Хафизова Гелюся Фанисовна 16 Ноя 2015
документ "Шәһәр транспорты" Юл йөрү кагыйдәләре буенча зурлар төркемендә шөгыль Магданурова Алсу Тагировна 31 Мар 2015
разное Зурлар төркемендә балаларга "Р"авазын өйрәтү буенча шөгыль конспекты . Хабибуллина Лилия Фёдоровна 15 Окт 2015
документ “Мин диңгез ясыйм...” Зурлар төркемендә тәрбияче белән балаларның иҗади сәнгать буенча уртак эшчәнлекнең конспекты Миронова Гулия Ринатовна 13 Ноя 2015
документ «Хезмәткә хөрмәт» темасына зурлар төркемендә сөйләм теле үстерү буенча белем бирү эшчәнлеге Аглиева Зульфира Назиповна 5 Апр 2015
документ Зурлар төркемендә сөйләм телен үстерү буенча перспектив план Сайфиева Лейля Касимовна 3 Мар 2016
документ Зурлар төркемендә «Көзге урман» темасы буенча белем бирү эшчәнлеге (нәфис-нәфасәти үсеш) Хафизова Гелюся Фанисовна 15 Дек 2015
документ Балаларга экологик тәрбия. Бадертдинова Зугра Баязитовна 31 Мар 2015
презентация Бакчада экологик тәрбия Ханафиева Лейсан Зульфаровна 31 Мар 2015
документ Балаларга экологик тәрбия. Зугра Бадертдинова 30 Янв 2016
документ химия дәресләрендә экологик, валеологик тәрбия Фасхутдинова Наиля Асгатовна 4 Апр 2015
документ Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга экологик тәрбия бирү концепциясе Тазиева Нурия Асгатовна 31 Мар 2015
документ Башлангыч сыйныфта экологик тәрбия. Алексеева Назира Зуфаровна 31 Мар 2015
документ Балалар бакчасында экологик тәрбия Карамова Айгуль Ансаровна 4 Ноя 2015
документ Сәяхәтләр аша балаларга экологик тәрбия бирү Миннахметова Накия Хамбаловна 27 Окт 2015
документ Халык педагогикасы һәм экологик тәрбия Гарданова Зимфира Музафаровна 31 Дек 2015
презентация Дидактик уеннар аша экологик тәрбия бирү Сабирова Рамзия Галимзяновна 17 Мар 2016
документ Бакчада балаларга экологик тәрбия бирү алымнары Ямалова Гулфара Мунавировна 18 Янв 2016
документ Яшь үзенчәлекләренә карап балаларга экологик тәрбия бирү Галина Лилия Камиловна 20 Янв 2016
документ Биик әле! Дәрестән тыш эшчәнлек буенча эш программасы. Гильфанова Райхана Раисовна 3 Мая 2015
документ Театраль эшчәнлек буенча перспектив план Гильманова Эльмира Хайдаровна 30 Апр 2015
документ Танып- белү үсеше буенча эшчәнлек. Кашапова Гульнара Раисовна 20 Янв 2016
документ Катнаш зурлар төркемендә ачык шөгыль Кашапова Гульнара Раисовна 21 Янв 2016
документ «Уйный –уйный үсәбез» проекты буенча “Мияу кунакка килә” темасы буенча турыдан – туры оештырылган кабатлау эшчәнлеге конспекты. Рахимова Расима Гасымовна 19 Мар 2016
документ Тәрбия эше буенча проект Галиахметова Гульшат Наиловна 1 Апр 2015
документ Әкият аша экологик белем һәм тәрбия. Губеева Наиля Гаптулловна 31 Мар 2015
документ выступление "Экологик белем һәм тәрбия бирүнең әһәмияте" Идрисова Гульназ Файрузовна 20 Окт 2015
документ Дәрестән тыш эшчәнлек буенча шөгыль конспекты «Актер тренингы–шәхеснең иҗади үсеше компоненты» Романова Равиля Аглиевна 1 Апр 2015
документ "Спорт-сәламәтләндерү" юнәлеше буенча дәрестән тыш эшчәнлек планы. Латыпова Гульназ Аглюлловна 1 Апр 2015
документ Мәктәпкә хәзерлек төркемчегендә грамотага өйрәтүгә хәзерлек буенча ачык эшчәнлек «Ө хәрефе” Хайретдинова Рамзия Нурзадовна 31 Окт 2015
документ Безнең китаплар .Өлкәннәр төркеме өчен "Аралашу"белем бирү өлкәсе буенча эшчәнлек. Ахсанова Миляуша Мисхатовна 14 Ноя 2015
документ Иң гади математик күзаллаулар формалаштыру буенча интеграл эшчәнлек “ Әкият иленә сәяхәт ” Гарипова Алсу Фаридовна 2 Янв 2016
документ Зурлар төркемендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган бәйрәм иртәсе. Белогубкина Елена Валерьевна 30 Мар 2015
разное Шөгыль. Тема:"Исәнме, салкын кыш". Зурлар төркемендә үткәрергә мөмкин булган шөгыль эшкәртмәсе. Газетдинова Гульчачак Расимовна 4 Апр 2015
документ “Казлар - аккошлар” әкияте иленә сәяхәт. Зурлар төркемендә шөгыль конспекты. Хайруллина Гулина Гумаровна 27 Ноя 2015
документ Зурлар төркемендә бәйрәм иртәсе программасы Галимова Рима Николаевна 6 Дек 2015
документ "Мин һәм минем сәламәтлегем" (зурлар төркемендә) Шайхутдинова Юлдуз Фаритовна 28 Апр 2015
документ Зурлар төркемендә математикадан дәрес конспекты "Квадрат һәм турыпочмак белән танышу" Хайруллина Лейсан Азатовна 16 Апр 2015