Главная / Дошкольное образование / Окружающий мир

Урман хайваннары

Скачать
15.59 КБ, 978187.docx Автор: Валиахметова Динара Фаезхановна, 5 Апр 2015

Тема: "Урман хайваннары".

Максат: Балаларның урман хайваннары турында тамашаларны баетырга. Балаларны уйлап табарга гади чагыштыру әйләнешләрне уйлап табарга укытырга. Балаларның актив сүзлегенә сүзләр кертергә: хайваннар, бүре өне. Иҗат күзаллауны үстерергә: ерткычларның гадәтләрен сурәтләргә, хайваннарның хәрәкәтләрен имитацияләргә. Балаларны табышмакларга җавап табарга укытырга дәвам иттерергә. Уйлауны, вак моториканы үстерергә. Тере табигатькә кызыксынуны тәрбияләргә.

Оборудование: рәсемнәр (төлке, аю, бүре, куян, ябалак). Схема: дүрткә бүленгән А4 формасында кәгазь; 1 – дүрт аяк, 2 – танау, 3 – койрык, 4 – йон. Төсле карандашлар. Хайваннар ясалган кәгазьләр (койрыксыз төлке, колаксыз куян, аяксыз аю).

Дәреснең барышы:

Тәрбияче: Балалар. Бу рәсемнәргә карагыз әле, монда нәрсә артык? Нигә? Дөрес – ябалак. Чөнки ул кош, ә калганнары хайваннар. Хайваннар – димәк тере. Бөтен хайваннарның да дүрт аягы, койрыгы, танауы бар һәм тәне йонлы. Шушы схемага карагыз әле. (Тәрбияче схеманы күрсәтә). Бу схема сезгә хайваннаргы билгеләргә булышыр. Беренче “тәрәзәдә” ничә аяк ясалган?

Балалар: Дүрт аяк.

Тәрбияче: Икенче “тәрәзәдә” нәрсә ясалган?

Балалар: Койрык.

Тәрбияче: Өченче “тәрәзәдә” нәрсә ясалган?

Балалар: Танау.

Тәрбияче: Хайваннарның – танау, ә кешеләрнең - бит. Соңгы “тәрәзәдә” йон ясалган. Әгәр дә тән йон урынына каурыйлар булса. Бу хайван буламы?

Балалар: Кош.

Тәрбияче: Әйдәгез уен уйныйк. Мин сезгә сүз әйтәм, ә сез миңа җавап бирәсез – хайванмы бу.

Дидктик уен «Билгелә». Аю, тиен, бака, куян, чыпчык, елан, төлке, бүре, дельфин, тычкан.

Тәрбияче: Бу хайваннар безнең белән шәһәрдә торалармы?

Балалар: юк, урманда.

Тәрбияче: Ә бу хайваннарны шәһәрдә без кайда күрә алабыз?

Балалар: Зоопаркта, циркта.

Тәрбияче: Аю, бүре һәм төлке кайда яшиләр?

Балалар: урманда.

Тәрбияче: Дөрес. Бу хайваннар урманда яшиләр, шуңа күрә аларны урман хайваннары дип атыйлар. Урманда яшәгән бөтен җәнлекләр бер зур “гаилә” кебек яшиләр. Балалар, ә хайваннарның йортлары бармы? Алар безнең кебек агач яки таш йортта торалар мы? Әйдәгез әле уен уйныйк һәм хайваннарның йортларын билгелик.

Дидактик уен «Кем кайда яши». Аю – … аю өнә. Төлке – … өн. Куян – … куак астында. Тиен – … куыш. Бүре - ... бүре өне.

Тәрбияче: Хәзер хәрәкәтләнеп алыйк. «Хайваннар зарядкасы» (А. Барто). Балалар шигырьдәге күнегүләрне ясыйлар.

Бер – утырабыз.

Ике – сикерәбез.

Бу тиен зарядкасы.

Ә төлкеләр уянгач,

Озак киереләләр,

Койрыкларын селкетәләр.

Бүреләр сузылалар

Әкрен генә сикереләр.

Ә аю әйләнә!

Тәрбияче: Әфәрин, балалар. Урыннарыгызга утырыгыз.

Дидактик уен «Кем нинди?»

Бүре кебек … усал.

Куян кебек … куркак.

Төлке кебек … хәйләкәр

Куян кебек … йомры.

Тиен кебек ... сикерүчән.

Тәрбияче: Балалар, сезнең алдыгызда рәсемнәр ята. Анда нәрсә ясалган? Рәсем ясалып беткәнме? Рәсем ясаучы нәрсә ясап бетермәгән? Сез хайваннарга җитмәгән детальләрне ясарга тиеш: төлкегә - койрык, аюга – аяклар, куянга – колаклар. (эшнең алгоритмы, балаларның эше).

Тәрбияче: Аннары рәсемнәрегезне төсле карандашлар белән буягыз. Төлкене нинди төс белән ясыйбыз?Аюны? Куянны? Рәсемне матур итеп буярга кирәк, контурдан чыкмаска.

Тәрбияче: Әфәрин, балалар.

Балаларның рәсемнәрен анализлау


Автор: Валиахметова Динара Фаезхановна
Похожие материалы
Тип Название материала Автор Опубликован
документ Урман хайваннары Валиахметова Динара Фаезхановна 5 Апр 2015
видео Умельцы села Урман Шипицина Ольга Алексеевна 6 Июн 2015
документ Занятие Йорт хайваннары Тухфатуллина Роза Раифовна 16 Ноя 2015
документ Серле урман Валиева Гульназ Сагитзяновна 20 Мар 2015
презентация, документ Көзге урман Гасимова Чулпан Галиевна 30 Мар 2015
разное Матур да соң кышкы урман Зайнуллина Гульшат Табрисовна 30 Мар 2015
документ Урман. Айдашева Кадрия Амирзяновна 30 Мар 2015
разное Дәрес-конспект: УРМАН - ЗУР БАЙЛЫГЫБЫЗ. Нигматуллина Фарида Гусмановна 31 Мар 2015
документ Урман- зур байлык Харрасова Рамзия Миннерахмановна 7 Апр 2015
документ Урман хэм кеше Мусина Гульнара Миркасимовна 4 Ноя 2015
документ Кышкы урман Хусаенова Ильсияр Зиннатовна 17 Окт 2015
документ Кышкы урман Лутфуллина Зиля Анасовна 23 Окт 2015
документ Урман санитарлары Сунгатуллина Алия Фоатовна 7 Ноя 2015
документ Сихри урман. Хисамова Милауша Ильгизовна 21 Дек 2015
разное "Тылсымлы урман аланы" Абдуллина Рузиля Вагизовна 5 Апр 2015
презентация Кыргый җәнлекләр һәм йорт хайваннары Гафарова Гульнара Галимхановна 20 Мар 2015
документ Кыргый җәнлекләр һәм йорт хайваннары Гафарова Гульнара Галимхановна 20 Мар 2015
разное Йорт хайваннары ( рәсемнәр ) Саппарова Руфия Рафисовна 5 Апр 2015
документ Конспект йорт хайваннары Габдрахманова Гульназ Ильгизовна 31 Мар 2015
презентация Йорт һәм кыргый хайваннары. Презентация Нигматуллина Фарида Гусмановна 4 Апр 2015
презентация презентация "Йорт хайваннары" Фасхутдинова Гульшат Асхатовна 27 Ноя 2015
презентация Кыргый җәнлекләр һәм йорт хайваннары Хабибуллина Танзиля Магсумовна 9 Апр 2015
документ ҖИР ШАРЫ ҺӘМ АНЫҢ ХАЙВАННАРЫ Сафина Раушания Фатиховна 12 Апр 2015
документ "Йорт хайваннары" Саитова Гульсария Анваровна 25 Апр 2015
документ Йорт хайваннары һәм аларның балалары Миркасимова Гульшат Габдулловна 21 Окт 2015
документ "Йорт хайваннары" 2нче сыйныф Фасхутдинова Гульшат Асхатовна 7 Дек 2015
презентация презентация:"Йорт хайваннары һәм кошлары" Нуреева Расима Мударисовна 16 Дек 2015
документ "Йорт хайваннары" Сабирзянова Гулия Шайдулловна 6 Апр 2015
документ Кыргый һәм йорт хайваннары. 1 класс Харисова Роза Гыйлвановна 29 Янв 2016
презентация Презентация "Кыргый һәм йорт хайваннары" Харисова Роза Гыйлвановна 29 Янв 2016
документ Урман шатлыклары3класс Салахиева Роза Наиловна 20 Мар 2015
документ Кышкы урман. Закирова Ромия Габдельфартовна 20 Мар 2015
презентация, документ " Кышкы урман" Галимова Гөлнара Хаҗип кызы 20 Мар 2015
презентация "Урман" дәрес презентациясе Диск Рахимова Гульнур Анваровна 30 Мар 2015
документ Тема: “Урман ҡарауылсыһы менән осрашыу” Баймурзина Альфия Закиевна 30 Мар 2015
документ Урман мәктәбендә. Габдулла Тукай иҗатына багышлана. Гайсина Каусария Газизулловна 31 Мар 2015
документ “Урман - безнең байлыгыбыз”. Мухутдинова Лариса Васильевна 1 Апр 2015
документ "Урман-безнең дустыбыз". Фазлеева Гульнур Ильдусовна 6 Апр 2015
документ Урман җәнлекләре көзге математика аланында Газимова Раиля Рифовна 31 Мар 2015
презентация Урман зур байлык!!! Презентация. Нигматуллина Фарида Гусмановна 4 Апр 2015