Главная / Дошкольное образование / Математика

гади математика

Скачать
17.11 КБ, 730794.docx Автор: Сафина Гульия Рашидовна, 31 Мар 2015

Сафина Гөлия,Арча районы Ашытбаш балалар бакчасы тәрбиячесе

Танып белү(иң гади математик күзаллауны формалаштыру)

Тема: “Геометрик фигуралар”

Максат: Рәттән торган саннарны чагыштыру күнекмәләрен ныгыту,геометрик фигуралар турында белемнәрен тирәнәйтү.

Бурычлар: атна көннәрен өйрәнү;

Математика белән кызыксынуны арттыру;

Уйны һәм хәтерне үстерү;

Бер-береңне тыңларга өйрәтү;

Җиһазлау: геометрик фигуралар,уенчык аю,кәгазь битләре,уенчык машина.

1.Оештыру өлеше: Тәрбияче: Балалар, без бүген Аю белән бергәләп табышмаклар иленә сәяхәткә барабыз.

-Аюның өстәлендә бик күп фигуралар ята. Карагыз әле.(өчпочмак күрсәтә)

- Аю безгә бер фигура күрсәтте,ә аның өч почмагы, өч ягы, өч очы бар.

-Мин бу фигура турында табышмак беләм:

Аны бик тиз танырсың син,карау белән

Чөнки өч почмагы, өч яны, өч очы бар,

Һәм бу аңа бик ошый, чөнки ул...(өчпочмак)

Балалар:өчпочмак.

Тәрбияче: Дөрес.

-Ә менә бу нинди фигура?- дип сорады Аю.(квадрат күрсәтә)

-Бу фигура турында да мин табышмак беләм.

Тигез аның һәр ягы

Почмагы аның туры

Сезнең белән танышуына шат

Исеме аның..( квадрат.)

-Балалар,ә сез квадрат турында тагын нәрсәләр беләсез?

-Монда тагын бер сәер квадрат бар! - дип әйттеАю.

-Балалар, ә бу нинди фигура?(турыпочмаклык күрсәтә)

-Турыпочмаклык.

-Балалар, Аю бик арган, һәм аның ял итәсе килә.

2.Физкультминутка.

Бер,ике,өч!

Аюларда бөтен көч! (кулларын иң өстенә күтәрәләр,як-якка җәяләр)

Дүрт,биш!

Безне җиңеп булмый һич.(гәүдәне бер артка,бер алга ияләр)

Алты, җиде!

Аюлар башын иде.(башларын ияләр)

Сигез,тугыз,ун!

Алты аю, алты тун.(куллар,бармаклар ярдәмендә саныйлар)

Кушаяклап сикерик тә,

Урыныбызга утырыйк.(сикереп алалар да, утырышалар)

3.Тәрбияче: Балалар,менә бу машинаның көпчәкләре нәрсәгә охшаган

-Түгәрәккә.

-Тагын бер сәер түгәрәк бар монда – ди Аю.(овал күрсәтә)

-Мин бу фигура турында да табышмак беләм.

Кечкенә генә малай

Ясап куйды түгәрәк

Фил түгәрәккә басты

Һәм килеп чыкты..

Балалар: Овал.

Тәрбияче: Ә бу нинди фигуралар?

-Трапеция, ромб.

-Хәзер аю бөтен фигураларның да исемнәрен белә.

4.Кәгазь битендә ориентлашу.

Тәрбияче: Кәгазь битендә шушы фигураларны ясагыз.

Кәгазь уртасына – өчпочмак, өчпочмактан уңда – квадрат, сулда – турыпочмаклык, турыпочмаклык өстендә – овал, өчпочмактан өстә – түгәрәк, квадраттан аста – трапеция,

өчпочмактан аста – ромб.

-Ничә фигура килеп чыкты, санагыз әле.

- Җиде.

-Цифрларның күршеләрен әйтегез:1,3,5,7,9,2,4,6,8,10.

-Дөрес балалар.

5.Атна көннәре.

Тәрбияче: Аю сезнең атна көннәрен белүгезне тикшерәсе килә.Сезгә сорауларга җавап бирәсе була.

1. Атнада ничә көн?(җиде).

2. Атнаның беренче көнен әйтегез?(дүшәмбе)

3. Аның артыннан килгән көн?(сишәмбе).

4. Ул атнаның ничәнче көне?(өченче).

5. Пәнҗешәмбе һәм шимбә арасында нинди көн?(җомга)

Математик табышмаклар:

Тәрбияче: Аю сезгә табышмаклар әзерләде.

1.Куян янына дусты килде,

Куян дустын кишер белән сыйлады

Икешәр кишер ашадылар

Күпме булды барысы?(дүрт)

2.Керпе урман буйлап

Гөмбә җыеп йөри.

Каен яныннан икене,

Усак яныннан берне,

Күпме булды уйлап тап.(өч)

3.Тавык урамда йөри,

Чебиләрен ияртеп.

Җидесе алдан чаба,

Өчесе артта кала

Бик борчыла тавык,

Саный алмый һич.

Ничә чебие булган,

Югалмаганнардыр ич?(ун)

4.Җиде шат күңелле аю,

Җиләк ашарга баралар.

Берсе арып киткән,

Дусларыннан калган.

Ә хәзер җавабын тап-

Алда ничә аю бара?(алты)

Йомгаклау.

-Сезгә аю белән кунакка бару ошадымы?

-Без нәрсәләр өйрәндек?

-Табышмаклар охшадымы?


Автор: Сафина Гульия Рашидовна
Похожие материалы
Тип Название материала Автор Опубликован
документ гади математика Сафина Гульия Рашидовна 31 Мар 2015
документ мәктәпкә хәзерлек төркемендә иң гади математик күзаллау буенча шөгыль конспекты Хайретдинова Рамзия Нурзадовна 31 Мар 2015
разное «Кар патшабикәсендә кунакта» (зурлар төркемендә иң гади математик күзаллаулар формалаштыру эшчәнлегенең конспекты). Зямилева Алсу Рафаэлевна 15 Окт 2015
документ Иң гади математик күзаллаулар формалаштыру буенча интеграл эшчәнлек “ Әкият иленә сәяхәт ” Гарипова Алсу Фаридовна 2 Янв 2016
документ Танып белү үсеше (ИГМКФ) (4-5яшь) (иң гади математик күзаллаулар формалаштыру) буенча уртанчылар төркемендәге балаларга перспектив план. Гарипова Алсу Фаридовна 17 Фев 2016
документ Танып белү үсеше (ИГМКФ) (иң гади математик күзаллаулар формалаштыру) буенча мәктәпкә әзерлек төркемендәге балаларга перспектив план. Гарипова Алсу Фаридовна 17 Фев 2016
документ Татар теленнән тестлар. Гади җөмлә синтаксисы, гади һәм кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре, сүз төркемнәре. Абдушева Гульназ Анасовна 20 Мар 2015
презентация Гади җөмлә төрләре Ситдикова Гулия Нургаязовна 20 Мар 2015
презентация Сыйфат. Сыйфатның гади һәм чагыштыру дәрәҗәсе презентация Ромазанова Елена Валентиновна 11 Фев 2016
документ Сыйфат. Сыйфатның гади һәм чагыштыру дәрәҗәсе Ромазанова Елена Валентиновна 11 Фев 2016
презентация Ачк дәрес Сыйфатның гади hәм чагыштыру дәрәҗәләре.ppt Лутфуллина Гульнира Талгатовна 20 Мар 2015
документ Ачык дәрес планы Сайфатның гади hәм чагыштыру дәрәҗәсе Лутфуллина Гульнира Талгатовна 20 Мар 2015
презентация Тест-тренажер "Гади җөмләгә анализ" Шагалиева Гульназ Назиповна 20 Мар 2015
документ Сыйфатның гади, чагыштыру һәм артыклык дәрәҗәләре Гарипова Гузалия Хабибрахмановна 20 Мар 2015
документ Гади һәм кушма җөмлә синтаксисын кабатлау өчен карточкалар Хәйруллина Гөлнар Илдар кызы 20 Мар 2015
документ Уен-дәрес "Диңгез буйлап сәяхәт". "Гади вакланмаларны бүлү һәм тапкырлау" темасы буенча Салихзянова Василя Хакимзяновна 1 Апр 2015
документ "Г.Мөхәммәтшинның “Әйдәгез, танышабыз: мин гап-гади Инсаф” хикәясе" темасына дәрес конспекты Гарафутдинова Алия Гумаровна 16 Янв 2016
документ “Ризаэддин Фәхреддин мирасын татар теле дәресләрендә файдалану тәҗрибәсеннән.” ( Гади, ике компонентлы һәм катлаулы кушма җөмләләргә синтаксик анализ ясау өчен, Ризаэддин Фәхреддиннең тәрбияви темага фикерләреннән тупланган карточкалар компл Зайнуллина Эльвира Тимеряновна 20 Мар 2015
разное Математика Калыгулова Нурсулу Бексултановна 30 Мар 2015
разное Занимательная математика Жамойтина Марина Енадьевна 30 Мар 2015
разное Веселая математика Баргатина Лариса Викторовна 31 Мар 2015
разное Математика Образ Вера Евгеньевна 31 Мар 2015
разное Дошкольная математика Жукова Татьяна Викторовна 31 Мар 2015
разное Занимательная математика Белкина Ирина Петровна 31 Мар 2015
разное математика Стенина Евгения Александровна 31 Мар 2015
разное Математика Конакова Екатерина Алексеевна 31 Мар 2015
разное Занимательная математика Светлана Николаевна Иванова 31 Мар 2015
разное математика Осичкина Наталья Ивановна 31 Мар 2015
разное математика Гарина Мария Валерьевна 31 Мар 2015
разное Занимательная математика Трудова Нина Алиевна 9 Апр 2015
разное Математика Макарова Татьяна Витальевна 5 Мая 2015
разное Математика Макарова Татьяна Витальевна 5 Мая 2015
разное МАТЕМАТИКА Пылева Татьяна Григорьевна 19 Июн 2015
разное Математика Алена Максимовна Батылина 25 Фев 2016
разное Математика - многогранник Светлана Владимировна Ремизова 18 Янв 2016
разное Математика - тест Светлана Владимировна Ремизова 29 Янв 2016
Математика Архипов Александр Александрович 6 Сен 2016
"Занимательная математика" Чекмарёва Наталья Николаевна 14 Мар 2018
математика Томина Олеся Сергеевна 11 Окт 2018
разное Занимательная математика 3 класс Мишина Елена Ивановна 30 Мар 2015