Үз белемеңне күтәрү планы
Үземнең методик тема: Укыту-тәрбия эшен, яңа информацион һәм технологик алымнар кулланып, Р.Фәхреддиннең педагогик мирасына таянып оештыру (2011-2015 ел.)
Төп максатым:
-Укыту-тәрбия эшен татар теле һәм әдәбиятыннан гомуми белем бирүнең дәүләт стандартлары куйган таләпләргә таянып оештыру
-Укыту процессында укучы шәхесенең үсешен тәэмин итү һәм укучыларның белем сыйфатын күтәрү, үзлектән белем алу һәм иҗади сәләтләрен үстерү.
- Дәресләрдә яңа технологик һәм информацион алымнар куллану
- Милли төбәк компонентларын кулланып, татар теле һәм әдәбиятына, сәнгатенә, халкыбызның милли гореф-гадәтләренә, йолаларына мәхәббәт тәрбияләү, халкыбыз үрнәгендә балаларга әхлак һәм рухи тәрбия бирү
Киләчәктә нинди төп промлемалар өстендә эшләргә телим:
1. Федераль дәүләт белем бирү стандартларын, хәзерге заман таләпләренә туры килә торган дәрес үткәрү методикасын камилләштерү өстендә эшләүне дәвам итү.
2. Компьютер программаларын, 21 нче гасыр укыту технологияләрен белем бирү процессында куллану.
3. Укучыларны БДИна әзерләүне камилләштерү. Укыту-тәрбия эшенең нәтиҗәлеген күтәрү.
4. Укучыларда туган телебез, сәнгатебез, халкыбыз белән горурлану хисе уяту өстендә эшләүне дәвам итү. Милли үзаңнарын үстерү. Әхлак һәм рухи тәрбия бирү, гомумкешелек кыйммәтләренә уңай мөнәсәбәт формалаштыру.
5.Укучыларны уйларга (иҗади фикер йөртергә), мөстәкыйль белем алырга, үзләренең һәм иптәшләренең эшенә бәя бирергә өйрәтү.
6. Мәктәпнең фәнни-эксперименталь эшендә актив катнашу.
Автор: Мингазова Илсия Ракиповна