Балалар бакчасында тарихи - мәдәни мирасыбыз сыйфатын күтәрү
2012 нче ел – Тарихи-мәдәни мирас елы. Без дә Миңлебай “Шатлык” балалар бакчасында мирас булып буыннан буынга күчеп килә торган байлыкка зур игътибар бирәбез. Йола, гореф-гадәт һәм бәйрәмнәребез безнең бик матур һәм истәлекле үтә. Гореф-гадәт – билгеле бер халыкның тарихи үсеш традициясе белән торган тәртип нормалары яки йолалары ул, шуның өчен дә без балаларга аларны җиткерергә тырышабыз.
Йола – теге яки бу халыкның яшәешенә борынгы заманнан кереп урнашкан тормыш-көнкүренеш традицияләрен яки дини кануннарны үтәүгә бәйләнешле тәртип һәм гадәтләр.Традиция – тарихи барлыкка килгән һәм буыннан буынга күчә торган гореф-гадәтләр, үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, карашлар, зәвыклар.Аңлатмалардан күренгәнчә, гореф-гадәтләр, йола, милли традиция төшенчәләре – аерым халык һәм милләт кешеләренә хас күренешләр.
Һәр милләтнең үзенә генә хас яшәү, көнкүреш итү, үз-үзен тоту кагыйдәләре формалаша. Аларның күбесе буыннан буынга тапшырыла, заман таләпләреннән чыгып камилләштерелә. Вакыт узу белән, милли үзенчәлекләрнең кайберләре юкка чыга, яңалары барлыкка килә. Милли үзенчәлекләр – милли үзаңны формалаштыруга зур йогынты ясый торган әһәмиятле фактор.
Бәйрәмнәр, гореф-гадәтләрне яшь буыннарга өйрәтүдә төп вазифаны гаилә башкара. Кош, оясында нәрсә күрсә, очканда шуны эшли, ди халык. Гаилә милли традицияләргә уңай карашта булса, татар милләтенең үзенчәлекләрен исәпкә алып яшәсә,балалар дә шулай яшәргә күнегәләр. Милли традицияләр белән яшәү балага нинди исем кушудан башланып, аның туган телендә теле ачылуны, нинди уенчыклар белән уйнавын, нинди киемгә күнегүен, йортта урнаштырылган тәртипне, нинди азыклар белән туклануны, туганнар арасындагы мөнәсәбәтләрне һәм башкаларны колачлый.
Халкыбызның тарихын белү, аңлау, гөреф-гадәтләрен, телен, динен хөрмәт итү, милләт өчен борчылу, аның җыр-моңнарын күңел аша кичерү бала зиһенен баета, күңел офыгын киңәйтә.
Әниләр милли ашларны хәзерләү традицияләрен яшь буынга турыдан – туры тапшыру вазифасын башкарсалар, алар үз осталыкларын кызларына тапшырып кына калмыйча, бу эшчәнлекне бергәләп тагын да камилләштерсәләр –халкының киләчәгедә дә матур булыр.
Әти-әниләр үрнәгендә һәм йогынтысында милли киемнәрнең кайберләре әкренләп кире кайтара башлады. Калфаклы, ак яулыклары кызлар, чигүле түбәтәйләрне егетләр бәйрәмнәрдә генә түгел, башка вакытларда да гадәти күренешкә әверелеп бара. Әти-әниләрнең милли традицияләребезне саклаудагы роле балаларны төрле эшчәнлектән тыш чараларга тартуда да күренә. Алар үзләренең балаларын, зур сабырлык белән, ару-талуны белмичә, төрле милли юнәлештәге түгәрәкләргә, студияләргә, музыка, сәнгать, спорт мәктәпләренә йөртәләр. Бу мисаллар барысы да әгәр теләк булса, күңел бирелсә, милли гореф-гадәтләребезне саклап кала алуыбызны күрсәтә.
Халык бәйрәмнәре – шул халыкны милләт итеп берләштерә торган чараларның берсе. Һәр милләтнең үзенә генә хас бәйрәмнәре була. Алар халыкның милли горурлык, милли хисләр культурасын тәрбияләргә ярдәм итеп кенә калмыйлар, ә шул хисләрне кичергән кешеләрдә рухи канәгатьләнү дә тудыралар. Әгәр дә халык бәйрәмнәре югала, юкка чыга икән, бу инде аның рухи байлыклары саега баруын чагылдыра. Халык бәйрәмнәре һәр кешенең йөрәк түрендә саклана, чөнки җыр, бию, яңа көйләр башкару, очрашу – танышулар шушы көннәрдә була. Алар аны кайда гына булса да – үз авылына, төбәгенә тартып тора. Шуңа күрә без дә үзебезнең “Шатлык" балалар бакчасында әти-әниләр белән, әби-бабайлар катнашуы белән милли бәйрәмнәр үткәрәбез: “Сабантуй”, “Нәүрүз”, “ Сөмбелә”, “Карга боткасы”. Без үз эшебезне татар халык авыз иҗатына, милли горефгадәтләренә, уеннарына да зур игътибар итәбез, һәм шул юнәлештә эш алып барабыз.Бишек җырлары, әкиятләр, табышмак –сынамышлар, мәкаль, әйтемнәр тупладык. Көн дәвамында, эшчәнлек барышында, саф һавада йөргәндә, уйнаганда татар халык авыз иҗатын киң кулланабыз.. Балаларда татар халык уеннарына да кызыксыну уятырга торышабыз. Яратып уйнала торган җырлы – сүзле уеннарда: “Чума үрдәк – чума каз”, “Миңлебай”, “Күрсәтәле үскәнем”, “Кәрия – Зәкәрия”, Без, без, без идек” һәм башкаларны киң кулланабыз.Бу уеннар милли тәрбия чарасы. Халкыбыз гореф-гадәтләре, йолалары, тормыш-көнкүреше чагылыш тапкан уеннар балаларга үз көченә ышаныч, күмәклелек, ярдәмләшү кебек күркәм сыйфатларда тәрбияли.Балаларның рухи яктан бай, физик яктан сау сәләмәт булып үсүләрендә уеннарның әхәмияте бик зур.
Апрель ае – Тукай ае. Балалар белән бергәләп, сөекле шагыйребез хөрмәтенә махсус рәвештә шигырьләр ятладык, җырлар өйрәндек, балаларга зур шатлык китерде, ул аларның хәтерләренә тирән уелып калды.
Җиңү көнендә дә без Сугышчылар һәйкәленә барабыз, ветераннар белән очрашабыз, бергәләп фильмнар карыйбыз. Сугыш афәтләре, яугирләребез батырлыгы хакында сөйләнгән хикәятләр балалар күңелендә сакланып кала, сөйләшү барышында алар бик күп сорау да бирәләр.
Халкыбызның рухи байлыгын, тарихи-мәдәни мирасын түкми-чәчми яшь буынга җиткерү өчен, музейлардан башка күз алдына да китереп булмый. Татар халкының мәдәнияте белән даими таныштырып тору өчен безнең үзебезнең “Шатлык” балалар бакчасында дә “Туган як” музее бар.Музей кечкенә булса да эчтәлеге бай. Миңлебай авылы тарихын чагылдырган экспанатлар җитәрлек.Тәрбиячеләр белән берлектә түбәндәге альбомнарны ясадык: “Миңлебай авылы: халкының үткәне һәм хәзерге тормышы”, “Авылыбызның күренекле кешеләре”, “Туган авылым сиңа ничә яшь”, “Миңлебай тарихи битләреннән”, “Ачык сандык”(Ерак әби-бабаларыбыз 100ел элек нинди киемнәр кигәннәр).Кечкенәләр төркеме балалары белән музейдагы җиһазлар, аларның исемнәре, белән таныштырсак, ә зурлар төркемендә аларның тарихи эзлеклеген күрсәтергә тырышабыз.Баларга туган як музеена карата горурлыык хисе тәрбияләүне куйган максатларыбызга ирешергә тырышабыз. Соңыннан музейда күргән-белгәннәре турында әңгәмә корабыз.
Миңлебай авылында Ф.Карими исемдәге мемориал музей да бар, балалар белән анда экскурсиягә барабыз, аның тормыш һәм иҗат юлына багышланган күргәзмәләр белән танышабыз. Ул балаларга бик тә ошады. Җир йөзендә бер тамчы суга зарыккан ком чүлле, далалы кыйтгалар бар.Бу яктан караганда Ходай безнең авылны рәнҗетмәгән. Матур итеп чилтерәп аккан чишмәләр күп, шуларның берсе “Муллаәхмәт” чишмәсе. Ул чишмә татар орнаменты белән бизәкләп ясалган: борынгы самавыр борыныннан агып чыгып, кешеләрнең тәннәренә сихәтлек бирә чишмәбезнең сулары.
Без – бала күңеле белән эш итүче тәрбиячеләр бу мәсьәләгә аеруча игътибар күрсәтергә тиешле. Чөнки нәкъ менә сабый чакта, дөньяга караш формалашканда баланың кальбенә үз милләтенә, диненә, гореф-гадәтләргә мәхәббәт орлыклары чәчеп калдыру кирәк.
Күптән түгел генә “Без татар балалары” исемле фотостенд ясадык. Аны әзерләүдә әти-әниләр дә бик теләп катнашты. Алар балаларны милли өс киемнәреннән, милли ризыклар белән төшерелгән фотосүрәтләрдән стенд ясадык. Безнең әти-әниләребез милләтебез тарихына битараф түгел икән әле, дип сөенеп куйдым хәтта.
Тарихи мирас – ул, әлбәттә, иң элек туган як дигән сүз. Үзенең газиз нигезе турында сөйләшүне һәркем ярата. Шуңа күрә без дә әти-әниләрне туган якка багышланган дәресләргә чакырдык, бергәләп балаларга туган җир кадере хакында сөйләдек.
Кыскасы, тарих һәм мәдәният - балалар өчен бик кызыклы өлкә. Кызыксынулары көчле булганга, өйрәтү, аңлату да җиңелгә килә. Шул рәвешле безгә, әлеге кызыксынудан файдаланып, сабыйларда милли узаң, горурлык тәрбияләү мөмкинлеге бирелә. Ә аннан дөрес файдалана белү безнең иҗтиһатыбыз дәрәҗәсен күтәрә.
Шулай итеп, бала үзен шәхес итеп тойсын өчен, аңарда милли үзаң формалашуы зарур. Шунлыктан балаларны бакчада тәрбияләүдә халкыбызның гореф-гадәтләрен, бәйрәмнәрен өйрәнү һәм аларны куллану мөһим чараларның берсе булып тора.
Автор: Гаффарова Гульназ Мидхатовна