Главная / Дошкольное образование / Окружающий мир

Дәрес-конспект: Урманда үз-үзеңне әдәпле тоту!

Тәрбияче: Табышмак әйтә. Язын ямь бирә,

Җәй салкын бирә,

Көзен тәм бирә,

Кышын тун бирә. Урман

Бүген без сезнең белән урманга сәяхәткә чыгабыз.Тик урманга кергәнче, безгә өч төп кагыйдәне искә төшерергә кирәк. Алар ниндиләр?

Балалар: - Шаулама.

- Чүпләм.

- Рәнҗетмә.

Тәрбияче: Дөрес, балалар, кагыйдәләрне беләсез, хәзер инде мин сезне урманга шикләнмичә алып барам.

Балалар залга «урманга» керәләр.

Тәрбияче: Карагыз әле, балалар, урман нинди матур! Монда нинди саф һава! Агач яфраклары акрын гына кыштырдыйлар, кошлар сайрыйлар. Нинди генә тәмле җиләкләр пешми монда! Төрле гөмбәләрне үйтеп тә торасы юк. Үзеңне дару үләннәре белән дә күпме авыруларны дәвалый ул урман! Әнә карагыз, нинди матур хуш исле чәчәкләр каршы ала безне. Әйтегез әле, шул матур чәчәкләр турында нинди җырлы уен беләбез? Әйдәгез , урман аланында ял итеп, шул уенны уйнап алыйк.

«Такыя үрәм» уенын уйныйлар. Балалар түгәрәк ясап басалар. Тәрбияче алып баручы була. Берничә балага чәчәк исеме кушыла, шул чәчәк ясалган башлык бирелә.

Балалар:( әйләнеп җырлыйлар)

Без йөрибез болында,

Чәчәкләр күп монда

Матур чәчәк җыябыз,

Такыялар үрәбез.

Алып баручы: Ал кирәк , гөл кирәк,

Безгә нәфис гөл кирәк.

Кыңгырау чәчәк, кил әле,

Бер елмаеп көл әле.

Кыңгырау чәчәк (уртага чыга)

Охшасам да кыңгырауга,

Шалтырамыйм, чыңламыйм.

Эт эчәгесе шикелле,

Үләннәргә чорналмыйм.

Балалар: кыңгырау чәчәк, күр әле!

Такыя итеп үр әле.

Кыңгырау чәчәк чүгәләп утыра. Уен шулай башка чәчәкләр белән дә дәвам итә.Исеме аалган һәр чәчәк уртага утыра бара. Шулай итеп такыя үрелә.

Энҗе чәчәк: Энҗедәй чәчәк атам мин

Яз көнендә урманда.

Миңа берни дә кирәкми

Күләгәлек булганда.

Ромашка: Кечкенә көнбагыш кебек,

Чәчәк булам мин үзем.

Таҗларымны санап кара

Әгәр булсаң бик түзем.

Күкчәчәк: арыш арасында үсәм

Зәп-зәңгәр чәчәк атам.

Зәңгәр күкле,кояшлы

Аяз көнне яратам.

Такыя үрелеп беткәч. Такыя бер якка, түгәрәктәге балалар икенче якка җырлап әйләнәләр. Без йөрибез болында.

Чәчәкләр бик күп монда.

Матур чәчәк җыйдык без,

Такыялар үрдек без.

Кинәт ямьсез итеп кычкырган тавыш ишелә. Бармагы утын пүләненә кысылган Шүрәле килеп керә.

Шүрәле: Балалар,коткарыгыз, мине явыз Былтыр харап итте!

Тәрбияче: Без сине коткарырбыз, Шүрәле.Тик безнең берничә соравыбыз бар.Шуларга җавап бир әле.

Шүрәле: әйтәм, әйтәм, коткарыгыз гына.

Тәрбияче: әгәр дә син, Шүрәле болында матур – матур чәчәкләр күрсәң. Нишләтер идең?

Шүрәле: Тамырлары белән йолкып алып, себерке ясар идем. Рәхәтләнеп чабыныр идем.

Тәрбияче: балалар, алай эшләргә ярыймы?

Балалар: юк , чәчәкләрне тамырлары белән йолкырга һич ярамый.Алар бөтенләй юкка чыгарга мөмкин. Күпләп өзсәң. Умарта кортлары чәчәкләрдән бал җыя алмый, алан ямьсезләнеп кала.

Тәрбияче: Белдеңме,Шүрәле, чәчәкләрне күпләп өзүдән табигатькә нинди зыян килә! Икенче сорауны тыңла әле. Әгәр син кош оясында йомыркалар күрсәң нишләр идең?

Шүрәле: Алып кайтып пешереп ашар идем.

Тәрбияче : (куркып китә) Ой , балалар, Шүрәле дөрес эшлиме?

Балалар: Юк ,чөнки йомыркада кош балалары бар.

- Кош ояларын туздырырга ярамый.

- Оялар янына якын килмәскә, шауламаска кирәк,чөнки кошлар кешеләрдән курка.

Тәрбияче: Ишетәсеңме. Шүрәле, әгәр алай эшләсәң, кошлар бала чыгара алмас, урман бөтенләй кошсыз калыр. Ә кошлар булмаса, явыз кортлар агачларга зыян китерер. Аларның матур җырлары яңгырамаса, биккүңелсез булыр.

Ә хәзер тагын бер сорау. Әгәр дә син юлда шырпы тапсаң нишләр идең.

Шүрәле: Учак ягып, рәхәтләнеп җылынып ятар идем.

Тәрбияче: Юк,юк, Шүрәле, урманда учак ягарга һич ярамый, эссе көнәрдә бигрәк тә.

Янгын чыгарга мөмкин. Җәнлекләр, кошлар, бөбәкләр һәлак булыр, ә син өйсез калырсың. Урманнан башка нишләрсең?

Шүрәле: (куркып китә) Абау, бик куркыныч булып китте миңа. Мин күп нәрсәләрне белмәгәнмен икән.Киңәшләрегез өчен рәхмәт сезгә.

Тәрбияче: Балалар, Шүрәлене коткарыйк. Ул хәзер барысын да аңлады, бер начарлык та эшләмәс инде.( балалар Шүрәлене кулыннан ычкындыралар )

Тәрбияче: Балалар , әйдәгез, халкыбызның урман турындагы мәкаль һәм әйтемнәрен искә төшерик әле Шүрәлегә. Шигырьләр дә сөйләп күрсәтик.

- Урманга шырпы белән бармыйлар.

- Җимешен аша ботагын сындырма.

- Кошларны рәнҗетмә, каргаларга тимә.

- Кош йомыркаларын ватма, күз яшеңне түгәрсең.

Дәрестә түбәндәге шигырьләрне кулланабыз:

З.Мансур «Кырмыска», З.Гомәрова «Урманда» Һ.б.

Шүрәле: Сез бик әдәпле, акыллы балалар икәнсез. Миңа да ялгышларымны аңларга ярдәм иттегез. Урманга кайча гына килсәгез дә, кадерле кунагым булырсыз. Рәхмәт балалар сезгә!

Балалар Шүрәле һәм урман белән саубулашалар, китәләр.


Автор: Нигматуллина Фарида Гусмановна
Похожие материалы
Тип Название материала Автор Опубликован