Урок по татарскому языку в 3 классе по теме "Множественное число имен существительных"
3 нче сыйныфта татар теленнән дәрес эшкәртмәсе
Тема: Исемнәрнең күплек саны.
Максат:
1. Укучыларның исем темасы буенча алдагы дәресләрдә өйрәнгән белемнәрен: мәгънәсен, сорауларын искә төшерү, сөйләмдә дөрес куллана белү күнекмәләре булдыру, исемнең берлек һәм күплек санда килүен аңлату, күплек сан кушымчалары белән таныштыру; дөрес язарга, дөрес аңлап укырга өйрәтү.
2. Бәйләнешле сөйләм телен үстерү
3. Фәнгә кызыксыну, укуга теләк уяту, укучыларның сәламәтлекләрен саклауга ирешү.
Дәрес технологиясе: үстерелешле укыту.
Җиһазлау: компьютер, проектор, экран, тема буенча мультимедиа презентация, кагыйдәләр, схемалар, карточкалар, татар теле дәреслеге, магнитлар .
Дәрес барышы.
1. Оештыру.
- Исәнмесез, укучылар. Утырыгыз.
2.Артикуляцон күнегү.
Дәресебезне башлар алдыннан ,әйдәгез татар хәрефләрен искә төшереп, телләребезне шомартып алыйк әле. Мин укыганда игътибар белән тыңлагыз.
Слайд
Га-га-га- әйдә киттек бакчага,
Шә-шә-шә- бакчада алма пешә,
Ле-ле-ле- алмасы бигрәк тәмле.
3. Үткән дәресне кабатлау.
-Укучылар ,үткән дәресне искә төшерик әле,без сезнең белән нинди сүз төркемен өйрәнә башладык?(исем сүз төркемен)
-Кемнең исендә калды,исемнәр нинди сорауга җавап бирә?(кем?,нәрсә?)
-Исемнәр нәрсәне белдерә?(предметны)
-Ә кем кагыйдәне әйтеп карый?(кагыйдә әйтелә)
4.Теманы,максатны ачыклау.
-Игътибар белән генә карагыз әле,монда нинди предметлар күрәсез? Икенче төрле болар ничек дип атала? (җиләк-җимешләр)
Автор: Калкаманова Гульназ Фаниловна