Татар теле туган телем.
Сцынария.
Төп максаты hәм бурычлары:
-Укучыларны ана теленә, тарихына, гореф- гадәтләренә. Йолаларына өйрәнү;
-Әдәплелек, тыйнаклылык, кешелек сыйфатлары тәрбияләү;
-Халык уеннары, аваз иҗаты аша, җитезлек, зирәклек, бердәмлек булдыру,сәләтләрен ачу;
-Көй аша, хәрәкәт аша бала күңелендә иҗат уты кабызу;
-Ата-анага, әби бабайга, туганнарга хөрмәт, ихтирам. горурлык хисләре т әрбияләү;
-Эстетик зәвык, тирә-юньгә игътибарлы караш булдыру.
Укытучы дәресләрдә, класстан тыш чараларда халык педагогикасы алымнарына еш таяна. Төрле мәкаль , әйтем,санамышларны,мәзәк сүзләрне,тапкыр табышмакларны, әкиятләрне балалар бик теләп өйрәнәләр . Шуның нәтиҗәсе буларак аның үткәргән дәресләре, чаралары балалар күңелендә тирән эз калдыра, башкалардан аерылып тора.Мәсәлән: кошлар көне алдыннан балалар белән берлентә балалар фольклоры үрнәкләре буенча төзелгән чыгыш башка башлангыч класс укучыларыны, кунакка килгән яясле бакча балаларына да бик файдаллы булды.Ә туган тел көненә багышланган чара интелектуаль бәйге буларак 1-4класслар арасында узды.
Автор: Набиуллина Сания Маузетдиновна