Главная / По типу материала / Сценарии праздников: дошкольные, начальные, старшие классы

"Туган телем бөек анам теле"

Скачать
17.19 КБ, 1248757.docx Автор: Шаехова Гулия Фаезхановна, 28 Окт 2015

Кичә барышы:

Алып баручы: Бу дөньяга аваз салгач та, иң беренче ишеткән көйләр, җаннарны иркәләп, ягымлы моңы белән изрәткән бишек җырлары... Еллар, гасырлар узса да, сабый күңеленә бер шифалы тамчы су кебек мөһим һәм бәрәкәтле бу көйләргә халкыбызның милли йөзе, матур йола гадәтләре салынган. Авыз иҗатының иң гүзәл гәүһәр–мәрҗәннәре безнең телебездә, күңелебездә әле озак сакланыр.

Берничә кыз әниле-кызлы уйнап утыралар. Бер-берсенә курчакларын күрсәтәләр.

1нче кыз: Кызлар, карагыз әле, минем курчагым нинди матур!

2нче кыз: Әйе, бигрәк матур шул. Ә менә минеке ошыймы сезгә?

3нче кыз: Курчагың бигрәк сөйкемле.

4нче кыз: Ә мине әнием бәбине ничек үчти-үчти итәргә өйрәтте. Тыңлагыз әле.

Үчтеки, үчтеки,

Үсмәгәнгә кечтеки.

Үсә-үсә зур булыр,

Бигрәк матур кыз булыр.

5нче кыз: Ә мин авылга баргач, дәү әниемнән бәбине юындырганда ничек әйтергә икәнен өйрәнеп килдем.

Суы сарыксын,

Үзе калыксын.

Бәхете-тәүфыйгы булсын,

Олы-кечегә мәхәббәтле күренсен.

Таза-көр булсын,

Пар канатлы булсын,

Озын гомерле булсын!

6нчы кыз: Ә мине дәү әнием мунчада болай дип чаба:

Мунча ташы, бүрәнә башы,

Анаң яккан мунча түгел,

Атаң кискән утын түгел,

Каендай ак бул,

Имәндәй төз бул,

Бер кашыгың балда булсын,

Бер кашыгың майда булсын,

Олыны күрсәң - олы ит,

Кечене күрсәң – кече ит,

Чәп-чәп-чәп!

2нче кыз: Ә мине әнием менә шулай биеткән бәби чагымда:

Минем кызым бик иркә,

Башларында кәсинкә,

Күлмәге дә сәрпинкә,

Коеп куйган кәртинкә!

Бармаклары камыштай,

Тырнаклары көмештәй,

Чәчкәйләре ефәктәй,

Борынкае төймәдәй!

3нче кыз: Әйдәгез, кызлар, курчакларыбызны йоклатабыз!

Кызлар: Әйдәгез!

3нче кыз:

Җырлыйм әле, гөрлим әле,

Бәбкәм йокласын.

Еламасын, дуламасын,

Инде йокласын.

Тубын атты, бәбкәм ятты,

Инде уйнамый,

Күзен йомды, тынды, тынды,

Әнә еламый.

Кил, елагым, ал колагым,

Йоклыйк икәү,

Йокла, иркә, йокла, бәбкә,

Бәүкәй, бәлли-бәү!

1нче кыз:

Әлли-бәлли итәр бу,

Йокыларга китәр бу,

Йоклап торгач, зур үсеп,

Укуларга китәр бу.

5нче кыз (бишектә курчак тирбәтә):

Тышта җил дә тынган инде,

Кошлар күптән йоклаган.

Йокла, балам, алсу алмам,

Зур үсәрсең йокласаң.

Ай да йоклый, сине күрми,

Йокла, балам, йөрәгем.

Елап, ярсып беттең инде,

Бердәнберем, терәгем.

Алтыным син, бәхетем син,

Минем сүнмәс күз нурым.

Син йокласаң, тынычланам,

Минем бәхет йолдызым.

Кызлар “Йокла инде, курчагым” җырын башкаралар. (М.Имашев музыкасы, Ә.Бикчәнтәева сүзләре)

Алып баручы: Нинди моңлы, нинди ягымлы, назлы, әйтеп бетерә алмаслык тылсымлы, иркә бу бишек җырлары. Шушы моң дөньясында тирбәлеп сабый ята.Күңеленең иң җылы, иң изге хисләрен биреп, бишек тибрәлүенә кушылып, ана талгын гына җыр көйли.Ана ул җырларга бөтен күңелен биреп, баласын назлап, иркәләп җырлый. Тыңлыйк әле.

Фәридә – Алсу дуэты башкаруында “Әни теләкләре”җыры яңгырый. (Фәридә Ахметшина көе һәм сүзләре)

Алып баручы: Балалар, ишеттегезме,игътибар иттегезме? Бу җырларда тупас, каты сүзләр бармы?

Балалар: Юк.

Алып баручы: Ә көйләре нинди?

Балалар: ягымлы, йомшак, колакка рәхәт.

Алып баручы: Элек гаиләдә балалар күп булган. Яңа туган баланы гаилә белән бергәләп караганнар. Әниләргә, бәби тугач, әлеге кебек ял бирелмәгән, алар бик тиз эшкә чыкканнар. Бәбине дәү әниләре яисә абый-апалары караган. Бәбине имезер өчен әнисе янына басуга, печән чапкан җирләргә кабык арбаларга салып алып бара торган булганнар.Хәзерге кебек матур, йомшак арбалар булмаган, юкә кабыгыннан, каен тузыннан әтиләр, дәү әтиләр эшләп биргәне зур куаныч булган. Ә әниләрнең, дәү әниләрнең бишек җырлары бала өчен беренче музыка булган.

Ә хәзер, әйдәгез, “Күчтәнәч” тапшыруында яңгырый торган бишек җырын җырлыйк. (“Бишек җыры” Шамил Тимербулатов музыкасы, Разил Вәлиев сүзләре)

Алып баручы: Балалар, бәбиләр турында нинди әйтемнәр беләбез әле без?

Балалар әйтәләр:

1. Бала күрмәгән – балдан авыз итмәгән.

2. Егет – ил күрке, кыз - өй күрке.

3. Балалы йорт – базар, баласыз йорт – мазар.

4. Бала – бавыр ите.

5. Бишектәге бала бишкә төрләнә.

6. Өйнең яме – бала белән.

7. Бал тәмле, балдан бала тәмле.

Алып баручы: Менә ничек ямьле итеп күңел ачып алдык. Кызлар, курчакларыгызны уятырга вакыттыр инде.

4нче кыз:

Тор, тор, тургай,

Таң ата бугай,

Тургай, кил, чыпчык, чык,

Чырык, чырык, чырык.

7нче кыз:

Тор, тор, кызым, тор инде,

Йокың туйгандыр инде.

Чибәр кызлар таң суына

Бара торгандыр инде.

Казлар канат бирсен,

Торналар аяк бирсен,

Бүдәнәләр май бирсен,

Ябалаклар йон бирсен,

Балам зур үссен. Үс-үс-үс!

3нче малай: Кызлар, без дә уятып карыйк әле курчакларны.

Тор, бәбкәем, алтыным,

Йөрәгемнең асылы,

Кояш нурлары белән

Бәхетләрең ачылсын!

4нче малай:

Уян, балам, тиз уян!

Качып китте төн-куян.

Йомшак кына чәчләреңнән

Сөеп, иркәләп куям.

Курчаклар белән бию

Алып баручы: Менә шулай, балалар, әниләрнең, әбиләрнең, дәү әниләрнең бишек җырлары - бала өчен иң беренче, иң ягымлы көй ул. Дөнья белән, табигать белән танышу туган тел аша, Тукай шигырьләре аша, бишек җырларыннан башлана.

Тән биргән дә ана,

Сөт биргән дә ана,

Тел биргән дә ана,

Көй биргән дә ана.

Онытылмасын бишек җырлары, җырлансын иде. Җырлагыз, кызлар, курчакларыгызны тирбәткәндә; җырлагыз, тәрбияче апалар, сабыйларны йоклатканда. Җырлагыз, әниләр, дәү әниләр, балаларга иң ягымлы, иң изге тәүге җырларны – бишек җырларын.


Автор: Шаехова Гулия Фаезхановна
Похожие материалы
Тип Название материала Автор Опубликован
документ "Туган телем бөек анам теле" Шаехова Гулия Фаезхановна 28 Окт 2015
документ Сыйныф сәгате "Туган телем- татар теле" Гарипова Айгуль Котдусовна 30 Янв 2016
разное Татар теле туган телем. Набиуллина Сания Маузетдиновна 20 Мар 2015
документ Инша "Туган телем – татар теле." Абайдуллина Ляля Фанузовна 20 Мар 2015
документ "Туган телем иркә гөлем" Камалиева Гулия Вазыгуллаевна 19 Фев 2016
документ Туган җирем - татар җире, туган телем- Тукай теле. Насирова Насима Наильевна 21 Мар 2015
документ Туган җирем - татар җире, туган телем- Тукай теле. Насирова Насима Наильевна 21 Мар 2015
документ "Тукай телем - Туган телем" Андерьянова Эльмира Рифгатовна 6 Апр 2015
документ Песня "Жаным анам" Овсянникова Наталья Юрьевна 31 Мар 2015
документ Туган тел көненә сценарий. "Дөньяда иң - иң матур тел - ул минем туган телем" Бикбова Венера Минсалиховна 20 Мар 2015
документ Туган телем-шагыйрьләр теле Латипова Гульнур Гайнутдиновна 20 Мар 2015
документ Туган телем-татар теле Нотфуллина Салима Хамитовна 20 Мар 2015
документ Татар теле туган телем. Набиуллина Сания Маузетдиновна 20 Мар 2015
разное Татар теле туган телем. Набиуллина Сания Маузетдиновна 20 Мар 2015
документ Туган телем- Тукай теле Гульнур Мунавировна Мухаметзянова 20 Мар 2015
документ Татар теле-туган телем -бәйрәм кичәсе Исмагилова Раушания Нургаяновна 20 Окт 2015
документ Туган телем - Тукай теле. Зарипова Эльмира Минегазизовна 18 Янв 2016
презентация, документ Интеллектуаль викторина "Газиз туган телем" Юнусова Люция Асхатовна 31 Мар 2015
документ Материал для родителей по теме "Туган телем-назлы гөлем!" Яруллина Фирдавес Нажиповна 15 Окт 2015
документ "Дөньяда иң-иң матур тел, ул минем туган телем" Кашапова Гузель Нургалеевна 21 Дек 2015
документ Туган телем - татар теле. Әдәби-музыкаль кичә . Салихова Рамзия Равиловна 20 Мар 2015
документ Туган телем - татар теле. Әдәби-музыкаль кичә . Салихова Рамзия Равиловна 20 Мар 2015
документ Татар теле – туган телем Галиуллина Айгуль Фаизовна 4 Мар 2016
документ ТУГАН ТЕЛЕМ, ТАТЛЫ ТЕЛЕМ Малаткина Альфинур Салиховна 2 Мар 2016
аудио Туган телем Фархутдинова Лейля Фависовна 31 Мар 2015
аудио Туган телем Нуртдинова Фанира Гатуфовна 10 Фев 2016
документ "Татарның бөек улы"(Г.Тукайга багышланган кичә) Мавлитова Эльвира Фаритовна 31 Мар 2015
презентация, документ Туган телем - иркә гөлем Ситдикова Гюзель Ниязовна 20 Мар 2015
документ Туган телем – иркә гөлем. Миннегулова Милеуша Мусавировна 20 Мар 2015
документ Туган телем - иркә гөлем Шафеева Диляра Абдулхановна 20 Мар 2015
документ Туган телем - иркә гөлем Гайнуллина Руфия Мансуровна 21 Мар 2015
документ Туган телем - иркә гөлем. Халимова Рузалия Рифкатовна 4 Апр 2015
презентация Туган телем минем Камалиева Мәдинә Салихулла кызы 29 Апр 2015
документ Газиз туган телем. Аглюкова Альфия Анасовна 20 Окт 2015
документ Туган телем - иркә гөлем, киңдер сиңа күңел түрем Туган телем – иркә гөлем, киңдер сиңа күңел түрем.   Хузина Гульшат Василевна 20 Мар 2015
документ Башҡорт теле - туған телем Кириллова Гульшат Раисовна 25 Апр 2015
документ "Татарстан Бөек Ватан сугышы елларында" Мухаметова Лайсира Бариевна 20 Мар 2015
документ " Муса Җәлил - татар халкының бөек шагыйре" Ашрафуллина Розалия Ильдаровна 20 Мар 2015
документ Разработка урока по математике "Бөек Ватан сугышы - саннарда" Зарипова Гулюса Маратовна 1 Апр 2015
документ Материал по теме: "Бөек җиңүнең 70 еллыгын каршы алабыз!" Яруллина Фирдавес Нажиповна 13 Ноя 2015