Главная /
Старшие классы /
Родной язык и литература
Синтетик иярченле кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре
Скачать
30.85 КБ, 300026.docx Автор: Мөбарәкшина Энҗе Мулланур кызы, 20 Мар 2015
Скачать
184.33 КБ, 300028.pptx Автор: Мөбарәкшина Энҗе Мулланур кызы, 20 Мар 2015
I. Оештыру моменты.(2 -3мин.) Укытучы өчен максат:балаларда яхшы кәеф,эшлисе килү халәте тудыру.Моның өчен укучылар белән әңгәмә үткәрү. Укучылар өчен максат:дәрескә игътибар булдыру. -Исәнмесез,укучылар!Утырыгыз! Хәерле көн телик таңнар саен, Аяз күкләр телик җиребезгә. Кояшлы көн телик һәр кешегә, Һәм иминлек телик җиребезгә, Хәерле көн телик барчабызга, Хәерле көн телик үзебезгә. Менә яңа көн туды.Һәр яңа көн тууга бу җирдә яшәргә теләгебез арта.Без моның белән бик бәхетлебез.Иртәнге таң җилләре безгә аяз көннәр,имин эш көннәре алып килсен.Күтәренке рух,күңелле кәеф белән дәресебезне башлыйбыз(елмаю). (бу урында тәртип буенча дежур укучы рапорты тыңлана) -Бүген 30 нчы ноябрь. Җомга көн. Урамда көз фасылының соңгы көне. Без татар теле дәресенә әзерләндек.Сыйныфта Җәләлиев Рөстәм юк,ул авырый.Калганнар дәрескә әзер.Өй эше ”Синтетик иярченле кушма җөмләләр турында өйрәнергә” һәм “Ш.Галиев,Р.Миңнуллин,Х.Сарьян,Ә.Еникиләрнең әниләр турындагы әсәрләреннән ике-өч синтетик иярченле кушма җөмләләр язып килергә” иде. -Укучылар , сезнең барыгызны да исән-имин күрүемә мин бик шат. Дәрестә яңа теманы үзләштерүдә зур уңышлар һәм җиңеллекләр телим үзегезгә.
Автор: Мөбарәкшина Энҗе Мулланур кызы
Автор: Мөбарәкшина Энҗе Мулланур кызы
Похожие материалы