Синтетик иярченле кушма җөмләләр һәм аларда тыныш билгеләре.
Максат: синтетик иярченле кушма җөмләләр һәм аларда тыныш билгеләрен кую турындагы белемнәрне кабатлау, ныгыту һәм камилләштерү, бәйләнешле сөйләм үстерү, әниләрне зурлау,аларга хөрмәт тәрбияләү.
Дәрестә 9 сыйныф өчен татар теле дәреслеге, биремле карточкалар, ПК, презентация кулланылды.
Дәреснең төре: белем һәм күнекмәләрне камилләштерү . Дәрес “Үткәннәрне тирәнәйтеп кабатлау” бүлегенең 26- нчы дәресе.
Дәреснең оештыру этабына куелган максатлар.
Укытучы өчен максат: балаларда яхшы кәеф,эшлисе килү халәте тудыру. Моның өчен укучылар белән әңгәмә үткәрелә.
Укучылар өчен максат: дәрескә игътибар булдыру.
Шуннан соң өй эше тикшерелә (синтетик иярченле кушма җөмләләр турында 8 сыйныфта үткәннәрне кабатларга һәм Ш.Галиев,Р.Миңнуллин,Х.Сарьян,Ә.Еникиләрнең әниләр турындагы әсәрләреннән 3 - әр синтетик иярченле кушма җөмләләр язып килергә) .
Дәреснең бу этабында укытучы өчен максат: үткән теманы аңлау дәрәҗәләрен ачыклау.
Укучылар өчен максат: үткән теманы үзләштерү дәрәҗәсен,ягъни өй эше дөреслеген тикшерү. Белемнәрне актуальләштерү максатыннан “Синтетик иярчен җөмләләр” темасы буенча тест биремнәре үтәлә.
Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру этабында укытучы өчен максат: синтетик иярченле кушма җөмләләр турындагы белемнәрен тирәнәйтү,бу төр җөмләләрдә тыныш билгеләрен дөрес кую күнекмәсе бирү.
Укучы өчен максат: укытучы куйган максаттан чыгып, үз эшчәнлекләрен планлаштыру һәм аларны тормышка ашыру юлларын,чараларын эзләү,табу,сынап карау,нәтиҗә ясау. Бу этапта белемнәрне тирәнәйтү белән бергә тәрбия эше дә алып барыла ( аналарга хөрмәт, аларны зурлау).
Белемнәрне ныгыту этабындагы максатлар. Үстерү максаты: укучыларның чагыштыру,анализ ясый белү,кагыйдәләр формалаштыра һәм дәлилли белү күнекмәләрен үстерү,синтетик иярченле кушма җөмләләрдә тиешле тыныш билгеләрен куя белү,укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү. Шушы максатларны күздә тотып, төрле эш формалары оештырыла.
Өйгә эш итеп, дәреслектәге кагыйдәне өйрәнергә; дәреслектәге 73 күнегүне эшләргә, «Син кызыклы китап укыдың…» ситуациясенә синтетик иярченле кушма җөмләләр уйлап язарга тәкъдим ителә.
Автор: Шакирова Рузалия Мавлемзяновна