разработка урока"Туган көн-күңелле бәйрәм"
Татарстан Республикасы
Биектау бюджет гомуми белем оешмасы
“Биектау муниципаль районының беренче номерлы урта гомуми белем мәктәбе”
Тема: « Туган көн – күңелле бәйрәм”
( 6нчы сыйныфның рус төркемнәре өчен дәрес эшкәртмәсе)
Төзеде: I квалификацион категорияле
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Сәләхова Сания Рамис кызы
Биектау 2014-15
Максат:
1.Балаларның бер-берсенә иъбарлы булуына ирешү;
2.Татар халык авыз иҗаты аша балаларның сүз байлыгын арттыру;
3.Уеннар ярдәмендә күңел күтәренкелеге булдыру, телгә мәхәббәт хисе тәрбияләү.
Җиһаз: Туган көн белән котлау; әхлак китаплары, магнитафон, компьютерда презентация, карточка, дәреслек.
Дәрес барышы.
1.Актуальләштерү.
( уңай хәләт булдыру исәнләшү, дәрескә әзерлекләрен сорау)
-Дежур укучы белән әңгәмә.
1.Фонетик күнегү.
—Ә хәзер, укучылар, әйдәгез, [къ], [гъ], [ч)авазларының дөрес әйтелешен искә төшерәбез. Дәреслекне ачыгыз, 151 нче биттән 5 нче күнегүне табыгыз. Сүзләрне диктор артыннан кабатлагыз. (Берничә укучы кычкырып укый.)
2.Сүзлек эше.
Укучылар, ә хәзер тактага карагыз. Тактада сүзләр белән сүзтезмәләр язылган! Мин аларны укыйм, ә аннары сез кабатлагыз.1 (тавык ите , чәкчәк, кабак бәлеше , кыстыбый, пәрәмәч, өчпочмак).
Укучылар, бу сүзләрне кем русчага тәрҗемә итә ала? Тактадагы рәсемне файдаланырга мөмкин.
2. Үткән материалны актуальләштерү
Укытучы: Бүген без сезнең белән һәркемгә билгеле булган –“ туган көн” бәйрәме турында сөйләшүебезне дәвам итәбез. Һәркем аны үзенчә билгеләргә тырыша.Әйтегез әле, “туган көн” елга ничә тапкыр билгеләп үтелә ?
Укучы: бер.
Укытучы: Елның кайсы вакытында аны билгеләп үтәләр ?
Укучы: Теләсә кайсы вакыты һәм сәгатендә.
Укытучы: Әйе укучылар. Менә мин хәзер сезгә презентация күрсәтәм. Игътибар белән карагыз һәм соңыннан кайбер сорауларга җавап бирерсез дип уйлыйм.(слайдларда күрсәтү, җырлар һәм шигырьләр тыңлау.)
Укытучы: Балалар, бүген сыйныфта Юляның да туган көне икән. Әйдәгез аны туган көне белән котлап алыйк әле.
Укучылар тиз генә чыгып басалар . Юля уртада кала , аңа багышлап “Крокодил Гена” җырының кушымтасы җырлана.
Мин урамда гармун уйныйм,
Тагын кем уйный белә?
Нигә икән туган көннәр
Елга бер генә?
Калганнар урыннарына утыра. Наил Юляны туган көне белән котлый.
Юля !
Без сине туган көнең белән котлыйбыз. Сиңа укуыңда зур уңышлар , шатлык , бәхет, телибез. ( открытка тапшыра)
Юля: Рәхмәт дусларым. Мин бүген сезнең барыгызны да туган көнемә сәгать 5 кә чакырам . Килми калмагыз. Минем адрес: Космонавтлар урамы, 8 нче йорт.
Укучылар: Рәхмәт , килербез.
3.Яңа грамматик материал үзләштерү.
Укытучы: Балалар Юляның чакыруын кабул иттек , ә хәзер безнең алда аңа бүләк сайлау бурычы тора. Бүләкне сайлаганда нәрсәләрне истә тотарга тиешбез ? Үзеңә генә ошаган яки ошамаган бүләкне дустыңа бирергә ярыймы ?
1 нче укучы : Юк.Бүләкне сайлаганда дустыңның нәрсәне яратуына да игътибар итәргә кирәк. Әгәрдә ул үзен әдәпсез тота икән, аңа үз-үзеңне тоту кагыйдәләре тупланган китапны бирергә мөмкин, ә хайваннар яратса песи, эт, керпе кебек хайваннарны биреп була,
2 нче укучы: Шулай ук бизәнү әйберләре дә бирергә була. Татарда шундый мәкаль бар : “ Инә дә бүләк , дөя дә бүләк”.
Укытучы: Ә сез бу мәкальне ничек аңлыйсыз?
Укучы: Минемчә, бүләкнең бәясе мөһим түгел, чын күңелдән бирелүе зур роль уйный.
Укытучы: Әйе, укучылар . Менә әдәплелек кагыйдәләрен белергә кирәк дидегез. Кунакка барганчы искә төшереп алсак та урынлы булыр. Балалар нинди кагыйдәләрне белергә тиеш? Кем әйтә, нинди кагыйдәләр икән алар?
1.Укучы: Ашаганда үзеңне тота белү кагыйдәләре күп. Ул кагыйдәләрне белергә кирәк.
Иң беренче, ашарга утырганда, кулыңны ю. Ашаганнан соң да кулыңны ю.Ашны бик кайнар килеш ашама. Кайнар булса, өреп ашама, өреп эчмә. Болар — әдәпсезлек.
2..Укучы: Ризыкны уң кулың белән аша. Ләкин авызыңа тутырып капма. Вак-вак чәйнәп аша. Ашап туйгач, кешедән алда торып китмә.
3.Укучы: Ашаган вакытта уңга-сулга карама. Кешенең ипиенә һәм кашыгына күз салма. Ризыкның уртасыннан алма. Савытның үзеңә караган ягыннан гына алып аша. Алдыңа түкмичә һәм тамызмыйча аша. Бигрәк тә кунакта олы кешеләр булса, оят булыр. Эт ашаган шикелле ашама.
4.Укучы: Мәҗлестә олылар булса, алардан элек ашка кул сузма. Башкалар ашап туйгач, кешедән калып ашап утырма.
Укытучы: : Балалар бик әйбәт, сез үзегезне тоту кагыйдәләрен беләсез. Әйтегез әле Юляның өстәлендә нинди ризыклар булырга мөмкин икән?
Укучы: Бәлеш , өчпочмак , торт, печенье
Укытучы: Ә менә эчемлекләрдән нәрсәләр?
Укучылар: Компот, чәй , сок.
Укытучы: Сез ничек уйлыйсыз , сыра., спиртлы эчемлекләр булырмы икән? Чөнки бүгенге көндә яшүсмерләрнең спиртлы эчемлекләр куллану , тәмәке тарту кебек сыйфатлары киң таралган. Сезнең исерткеч эчемлеккә карата фикерегез ничек?
1.Укучы. Хәмер эчкән яшүсмер үзен тыныч тотмый, ул агрессив була, үз-үзенә бикләнә, башкалар белән аралашудан читләшә. Тискәре күренешләргә тиз бирешә.
2.Укучы: Исерткеч эчемлек кешенең организмында 28 сәгатьтән 15 көнгә кадәр саклана. Алкоголь кеше психикасына да нык тәэсир итә. Шул сәбәпле ул төрле җинаятьләр эшли ала, исерек кеше егылып, имгәнергә дә мөмкин.
Укытучы: Өлкәннәр уйлавынча кеше тугач, күктә аның язмышын билгеләүче йолдыз кабына икән. Тагын, кеше үз язмышын үзе билгели диләр. Димәк, теләге булганда кеше тәмәке тарту, аракы эчү, наркотиклар куллану кебек зарарлы гадәтләрдән баш тарта ала.
Белгечләр, үз-үзеңне билгеле бер нәрсәгә ышандыру өчен, түбәндәге күнегүләрне тәкъдим итәләр.Менә алар тактада.
Җөмләләр.
--Мин бик тыныч, үз-үземә ышанам һәм мин ирекле.
---Мин аракы эчмәүгә бик шат һәм аны алга таба авызыма да капмам.
Сүзлек эше.
Шәраб-вино
Аракы, исерткеч эчемлек- алкоголь
Исерек- пьяный. нетрезвый
Ышанам-верю
Зарарлы-вредный
Укытучы: Ә сез бу эчемлекне кулланыр идегезме?
Укучылар: Юк
Укытучы: Исерткеч эчемлекләргә тагын нинди эчемлекләрне кертергә була?
Укучылар: Пивоны да кертергә була. Бүгенге көндә кулларына пиво бутылкасы тоткан яшьләрне без көн дә күрәбез. Бу бер дә матур хәл түгел. Миңа ошамый.
Укытучы: Балалар. Ә менә исерткеч эчемлекләрдән башка бәйрәмне күңелле итеп үткәреп буламы икән соң? Булса сез ничек итеп үткәрәсез? Онытып та торабыз икән, безне бит Юля чакырган иде. Соңга калмыйк тагын .Әйдәгез тизрәк. Моны безгә Юляның туган көнендә күрсәтерсез .
3. Ныгыту.
Кунакка килеп җиттек.Юля безне каршы алды һәм табын янына чакырды.
Юля : Исәнмесез дусларым! Килүегез бик яхшы булды. Әйдәгез табынга рәхим итегез!
Укытучы : Балалар үзегезне табын янында ничек тотарга икәнен онытмадыгызмы?
Укучылар : Юк
Укытучы: Ә хәзер, сез миңа бәйрәмне күнелле итәр өчен нәрсә эшләргә кирәклекне күрсәтегез.
Укучылар: Спиртлы эчемлекләрдән дә башка бәйрәмне күңелле итәргә була. Шуларның берсе. Кызыклы уеннар уйнау. Мәсәлән: Нәрсә икәнен аның тышкы якларыннан таны.
Юля без әйткән әйберләрне белергә тиеш.
1.Укучы: (уен сораулары)Ул «Балалар өчен сораулар» дип атала.
2.Укучы: 3. Һәр кешенең яшәү урыны. (Туган йорты.)
4.Ул елга бер тапкыр гына килә. Аны һәркем ярата һәм көтеп ала. (Туган көн.)
5.Үзе кечкенә генә, вакыт-вакыт елап та ала. Шуңа карамастан, аны һәркем ярата. (Бала.)
3. Укучы :( уен сораулары .)
7. Аның белән һәр бала уйнарга ярата. (Уенчык.)
2 Укучы: Чиратта — тагын бер бәйге.( балалар фольклоры”ннан ) Ул уенны уйнаганда сүзләрне әйткәннән соң бер- береңне көлдерү һәм көлгән кеше туган көнгә багышланган бер җыр җырлый.
Карга килер- казан асар,
Торна килер – тоз салыр,
Саескан килер – салма салыр,
Песнәк килер – пешерер,
Чыпчык килер – тикшерер Хап та хоп. ( Дәшми тору)
Айгөл туган көн җырын башкара.( башкалар кушыла.)
Укытучы: Бик әйбәт. Ә менә татар халык мәкальләрен беләсезме икән ?
Укучы: Беләбез. Ипи – тоз , якты йөз.
Кунак булсаң , тыйнак бул.һ.б.
4.Йомгаклау.
Укытучы: Укучылар , без бүген Юляның туган көнендә булдык. Туган көн сезгә ошадымы? Нәрсәсе белән ошады ?
Укучылар : Җырлары , төрле уеннары, мәкальләре белән ошады. Без киләчәктә дә үзебезнең туган көннәрне, “Сабан туй” һ. б. бәйрәмнәрне хәмердән башка үткәрербез.
Укытучы сүзе . Димәк, бүгенге дәресебездә сез, үзегезгә кирәкле яңалык алдыгыз. Үзегезне киләчәктә дә әдәпле тотарсыз дигән теләктә калам. Ә хәзер өй эшен аңлатам. Өйгә эш итеп карточкалар бирелә.
5.Өй эше
1).Киеменә карап каршы алалар , акылына карап озаталар.
2) Комсызның карыны туяр, күзе туймас.
3)Кунак булсаң , тыйнак бул.
1. төркем: Бирелгән мәкальләрнең рус телендәге вариантын табарга.
2 нче төркем : Бирелгән мәкальләрнең мәгънәләрен аңлатыгыз.
3 нче төркем: мәкальләрне кулланып туган көн турында сочинение язарга
Автор: Сания Саляхова