100летие С.Хакима("Аккош күленең ак күңелле шагыйре")
Аккош күленең ак күңелле шагыйре.
(С.Хәким иҗатына багышланган әдәби-музыкалькичә- презентация)
Җиһазлау: 1) Портреты;
2) аның иҗатына биргән бәя язылган слайдлар;
3)компьютер ;
4) аудио материаллар(җырлары)
Максат: 1) Шагыйрьнең 100 еллыгы уңаеннан иҗат мирасын искә төшерү;
2) шигырьләре аша туган җиргә, туган якка мәхәббәт тәрбияләү;
3)сәнгатьле уку күнекмәләрен ныгыту.
Кичәнең барышы.
Музыка. Тын гына “Сусау” җыры яңгырый.
Экранда шагыйрьнең портреты һәм шигырь юллары:
Көтүчеләр тапкан чишмә кебек,
Җырым минем, син дә улаксыз.
Ул чишмә күк син дә тыныч актың,
Шул чишмә күк син дә гөнаһсыз.
1-алып баручы. Сибгат Хәким... Бу шагыйрьне оныта да башлаганбыз түгелме? Туган телне һәм әдәбиятны белүчеләргә бу исем яхшы таныш. Бөек Ватан сугышына кадәр үк әдәбият мәйданына хис-тойгыларга бай, музыкаль яңгырашлы лирик шигырь-поэмалар иҗат иткән әдип сугыштан соңгы татар поэзиясен үстерүгә дә зур өлеш кертә. Г. Тукай, Һ. Такташлардан килгән матур традицияләрне дәвам итеп, эстафетаны бүгенге көн шагыйрьләренә тапшырган С. Хәкимнең шигърият диңгезендә лаеклы үз урыны бар.
Автор: Ахметова Раиля Тимербаевна