Главная / Старшие классы / Родной язык и литература

Мәҗит Гафури һәм Дәрдмәнд

Скачать
21.38 КБ, 1326675.docx Автор: Валиулинна Альфинур Факиловна, 7 Дек 2015

Мәҗит Гафури үз язмышлары белән илебезнең күп милләтле культуралары тарихын, әдәбиятлары үсешен чагылдырган мактаулы әдипләр рәтенә кера.
М.Гафури бөтен ил белән бергә татар һәм башкорт халыкларын да уяткан 1905 ел революциясе алдыннан чыкты.
Аның иҗаты тулы мәгьнәсендә тормышчан һәм халыкчан булып формалашкан.
Мәҗит Нургали ул Гафури 1880 елның 20 июлендә(2 августта) Уфа губернасы Эстәрлетамак өязе Җилемнарат авылында туган. Кече яшьтән үк укырга өйрәнгән, белемгә омтылган Мәҗит 13 яшендә зур кайгылар кичера:
мәдрәсәдә укып йөргәндә ата-аналары үлеп китә. Мәдрәсәдәге бай балаларына аш пешереп, китаплар күчереп, самовар куеп укыган Мәҗитнең шуннан соң Урал буйлап бәхет эзләп йөрүләре, михнәт чигүләре башлана. Ул Уфадагы “Госмания” һәм Кыешкы авылындагы мәдрәсәләргә кереп карый, ләкин тормыш авырлыгы аны туган авылына кайтара.Җәйләрен ул байларга ялланып эшли, көз һәм кышларын авыл хәлфәләренә ярдәм итә. Урал таулары арасында Лапашты дигән урында чуен заводы төзелешендә балчык ташучы булып эшли.
Яңа ХХ гасырны М.Гафури Троицк шәһәрендәге Зәйнулла ишан мәдрәсәсенең шәкерте буларак каршылый. Биредә ул татар, гарәп, фарсы әдәбияты белән таныша. Җәен казакъ авылларына барып балалар укыта. Туган әдәбияты, халык җырлары аңа зур йогынты ясый.
Революцияне Гафури “Кызыл байрак” исемле шигырьләр җыентыгы белән каршылый. Бу шагыйрьнең халык көрәшеннән аерылгысыз булуын сөйли. Шагыйрьнең бу чордагы иҗаты үзәгендә заман герое, революция казанышларын яклау өчен җанып да, көчен дә кызганмаган яңа кеше тора.
М.Гафури революциягә чын күңеленнән ышанган, яңа дөньяга, азатлык эшенә бирелгән фидакарь кеше булган. Кайсы гына әсәрен алып карасак та без шуңа тап булабыз. Безнең максат-язучының 1930 елда язылган “Шагыйрьнең алтын приискасында” дигән әсәренә бүгенге көн күзлегеннән бәя бирү. Повестьта автобиографик җирлек нык. Гафури совет әдәбиятының күренекле әсәрләре, бигрәк тә М. Горькийның «Малайлыкта» һәм “Минем университетларым” романнары белән таныша. “Шагыйрьнең алтын приискасында” повестенда бу әсәрдәргә рухи якынлык сизелеп тора.
Әсәрнең төп геройлары-эшчеләр. Аларның язмышы караңгы, хәлләре шактый авыр. Автор аларда дөньяның бөтен байлыгын тудыручыларның иң яхшы сыйфатларын күрә. Мәҗит Гафури ятим калып, күп кайгылар, авырлыклар кичергән, кайчандыр үзе дә шушы приискаларда эшләгән. Шунлыктан ул бөтен вакыйгаларны үз йөрәге аша үткәреп хикәяли, төрле халык вәкилләре булган хезмәт кешеләренә тирән ихтирам белән карый, аларның эчке дөньясын яхшы аңлый: даладагы казакъ җырчыларының думбра моңына рухлана, шахта эшчеләренең татарча җыр һәм биюләренә соклана.
Повестьта алтын приискасы хуҗалары иронияле караш аша сурәтләнәләр. Әсәрнең ахырында язылган фикерләр белән килешәсе килми. М.Гафури Дәрдмәндне-алтынчы, буржуазия вәкиле итеп кенә күрә. Шигырьләрендә дә аны үз сыйныфы өчен генә яза дип бәяли. Бу дөрес түгел! М.Гафури:

-Ул үзенең аш пешерүчесенә каймак ашавынннан шикләнә:
“Ашчы каймакны капкан,

Мәчеге яла яккан!

Ышаныр микән бае,

Ни әйтер абыстае?”

-Дип,бер кабым каймак өчен аш пешерүчегә ышанмавын белдерә- ди.
Ул үзенең дәүләте кулыннан киткәнгә,эшчеләр хуҗа булганга, соң дәрәҗәдә кайгыра:


“Илаһи, калмасын көнең аларга,
Малыңны алсалар, аны башкаларга.
Бүген биргәннәреңне дә кире ал!”

Ләкин ул малын башкаларга, чит ил байларына сата алмады бугай”,-дип язды.
Гафури шагыйрьнең шигьри гомумиләштереүен шәхесенә күчерә.
Революциядән соң инглиз, француз, урыс байларының Уралдагы рудник, алтын приискалары белән “Шагыйрьнең алтын приискалары” да эшчеләр кулына күчәләр.
Хәзер аларда яңа эшләр эшләнә, яңа калыпка җырлар җырлана, көчле машиналар шаулый. Уралда хәзер Магнитостройлар бара,-дип язды. Балаларча беркатлы фикер! Рудникларны, приискаларны байлардан тартып алып, Магнитостройлар төзеп изелүдән котылып булмый...
М.Гафури әсәрен Совет шартларында язган, автор үткәнгә социалистик идеал күзлегеннән караган. Дәрдәмәнд шәхесенә берьяклы,алтынчы, миллионер буржуазия вәкиле итеп кенә бәяләгән. Дәрдмәнднең шигырьләрендәге фәлсфәсенә игътибар итмәгән. Шагыйрьнең кайсы шигырен генә алсак та, ул ил-ватан, халык, табигать турында. Бу аңа газиз. Кадерле. Дәрдмәндне укысаң мең еллар баса, кайчандыр яшәп тә, соңыннан юкка чыккан шәһәрләр, илләр халыклар алга баса. Мәңгелек дөнья эчендә, үз җире, ил-ватаны бар, -дип язды Сибгат Хаким.
Мәҗит Гафури Дәрдмәнднең татар милләте өчен эшләгән яхшылыкларын күрми.
Дәрдмәнд революция вакытында качып китмәде, гаиләсе белән Оренбургта калды.
Фатих Кәрими аның турында: “Дәрдмәндне бик якынннан белгән вә аның белән 25 ел таныш бер кеше сыйфаты белән мин аның шәхесе вә кешелеге турында берничә сүз әйтеп үтәргә тиеш табам. Дәрдмәнд кешелек ягы бик югары булып, ул гади татар байларына бер дә охшамый иде. Ул алдау, хәйләләү, риялану, икейөзлек итү шикелле нәрсәләргә дошман. Аның үзендә андый сыйфатлар юк. Һәр нәрсәне туры әйтергә ярата. Сүзендә, мөгамәдәсендә соң дәрәҗәдәтуры. Аның әйткән сүзе, бигрәк тә вәгьдәсе һәртөрле документлардан, вескельләрдән нык. Артык юмарт кеше булмаса да, ул вакыттагы ысул буенча җәмәгать, халык файдасына иганә бирүдән тартынмый. Җәмгыяте хәйриягә, рус мәктәпләрендә укучыларга һәрвакыт матди ярдәм итеп торды. Чит мәмләкәт мәктәпләрендә укучыларга һәрвакыт матди ярдәм итеп торды, үз хисабыннан берничә шәкерт укытты. Ул мондый эшләрен гәҗиткә язарга түгел, телгә алып сөйләргә дә яратмый иде”- дип язды.
“Вакыт” вә “Шура”га ул вакытларын Риза хәзрәт, Йосыф Акчураны,Габдрахман Фәхретдинов, Борһан Шәрәф, Җамал Вәлиди, Шәриф Камал кебек көчле гыйлем ияләре катнашуга “Вакыт”ның буржуазный милли газеталар арасында иң киң мәсләкле бер гәзитә булуына, гәзитә вә журналның нәширләре булган Шакир вә Закир Рәмиевләрнең киң караулары сәбәп булды.
“Вакыт”та хатыннарга хокук бирү тиешлек, мәдрәсәләр ислахы, татар театрын күтәреп язу шикелле нәрсәләр басылып чыкканда, муллалар вә мөтәгассыйб байлар тарафыннан нәширләренә күп игътиразлар, һөҗүмнәр булса да, алар мондый турыларда гәзитәгә тәэсир итәргә тырышмыйлар, Һичбер сүз әйтмиләр иде»,-дип язды.
Дәрдмәнднең вафаты да халык язмышы белән бәйле. 1921 елгы ачлык вакытында, ачларга ярдәм итү комиссиясенә керә һәм шул эшләр артыннан йөргәндә, поездда салкын тидереп вафат була. Фәлсәфи шагыйрьнең каберенең кайда икәнлеге дә билгесез, зур төзелешләр башлангач зыярат өстендә йорт салынган дип фаразлана. Ихтыярсыздан шагыйрьнең “Кораб” шигырендәге юллар телгә килә


Автор: Валиулинна Альфинур Факиловна
Похожие материалы
Тип Название материала Автор Опубликован
документ Мәҗит Гафури һәм Дәрдмәнд Валиулинна Альфинур Факиловна 7 Дек 2015
документ Дәрдмәнд һәм балалар дөньясы Валиулинна Альфинур Факиловна 7 Дек 2015
видео Басни Мажита Гафури. Неженская Ольга Ивановна 1 Апр 2015
презентация Мажит Гафури "Кыр казы" Садикова Айгуль Альфретовна 4 Апр 2016
документ Мәҗит Гафуриның "Гөлләр бакчасында" шигыре. Ибрагимова Фидания Ракиповна 20 Мар 2015
презентация [Һ] һәм [х] , [н] һәм [ң] тартыклары Хузина Гульназ Рафисовна 4 Апр 2015
документ “Бер һәм күп, зур һәм кечкенә”. Загирова Алсу Миннулловна 8 Фев 2016
документ «Калын һәм нечкә әйтелә торган тартык [с] һәм [сь] авазларын ишетү һәм сүздән интонация белән аерып алу». Касимова Алина Раилевна 30 Мар 2015
документ Без дәрестә. Үзенең һәм иптәшенең ничек укыганын әйтү. [р] авазы һәм Р р хәрефләре белән танышу һәм язу. Буриева Айгуль Мубараковна 31 Мар 2015
разное Тапкырлар һәм зирәкләр ярышы. Садыкова Альбина Георгиевна 20 Мар 2015
разное Табигать һәм кеше Загидуллина Раиса Кадыровна 20 Мар 2015
разное Милли бәйрәмнәр һәм йолалар. Салихова Алсу Котдусовна 30 Мар 2015
разное 2 һәм 3 сыйныфлар өчен эш программасы Насибуллина Айгуль Ринатовна 31 Мар 2015
разное 2 һәм 3 сыйныфлар өчен эш программасы Насибуллина Айгуль Ринатовна 31 Мар 2015
видео Урок в 4 классе Гыйлемҗанова Рәфидә Таһир кызы татар теле һәм әдәбияты укытучысы 1 Апр 2015
разное Балалар бакчасы һәм гаилә - гел бергә Байрамова Резида Габделбаровна 1 Апр 2015
документ Яз һәм Тукай Хайбрахманова Эльвира Габделмазитовна 13 Апр 2015
документ Китап һәм балалар Ягфарова Альфия Нургалиевна 5 Апр 2015
документ Г.Шамуков һәм Г.Тукай тәрҗемәсендә И.А. Крыловның “Аккош, Чуртан һәм Кысла” мәсәле Тема:  Г.Шамуков һәм Г.Тукай тәрҗемәсендә И.А. Крыловның “Аккош, Чуртан һәм Кысла” мәсәле Мингалиева Лейсан Эмитовна 27 Янв 2016
разное Беркем дә онытылмый... Карадуган урта гомуми белем мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучылары сайты 2 Мар 2016
разное Йорт һәм күчмә кошлар. Ясавиева Лилия Маславиевна 17 Фев 2016
документ Ел һәм айлар Хайруллина Фирая Зиннатулловна 25 Янв 2016
документ Табигать һәм без. Сагирова Ландыш Мазиповна 7 Апр 2016
разное Милли бәйрәмнәр һәм йолалар. Салихова Алсу Котдусовна 7 Апр 2016
разное Милли бәйрәмнәр һәм йолалар. Салихова Алсу Котдусовна 7 Апр 2016
документ «Әниләр һәм бәбиләр» драмасында конфликт һәм проблемалар. Кошкина Татьяна Егоровна 20 Мар 2015
презентация, документ Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә мәгълүмати технологияләр һәм электрон белем чыганакларын куллану Саетова Ляля Сагидулловна 20 Мар 2015
презентация Разучивание татарской песни “Көз һәм балалар җыры” сүз. һәм җыр. Г.Гәрәева Патина Татьяна Владимировна 30 Мар 2015
документ Татар теле һәм әдәбияты буенча язма эшләрне һәм телдән җавапларны бәяләү критерийлары Хуснутдинова Гульнур Закиевна 20 Июл 2015
документ "Яшелчәләр һәм җиләк-җимеш исемнәре" темасын кабатлау дәрес эшкәртмәсе һәм презентация. Хайруллина Гульнара Назятовна 7 Дек 2015
документ Тапкырлау һәм аның үзлекләре. 0 гә һәм 1 гә тапкырлау. 4 класс математика дәресе Шайхразиева Фардуна Гиниятулловна 29 Фев 2016
документ Чыгыш "Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә монологик һәм диалогик сөйләм телен үстерү Шакирова Алсу Хамитовна 2 Мар 2016
документ Татар теле һәм әдәбият дәресләрендә мәгълүмати технологияләр һәм электрон белем чыганакларын куллану Сабирзянова Ландыш Марсовна 18 Фев 2016
документ А.Алиш тормыш юлы һәм иҗаты Карадуган урта гомуми белем мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучылары сайты 19 Янв 2016
документ Кышкы Олимпиада Сочи-2014 һәм математика Кышкы Олимпиада Сочи-2014 һәм математика Загирова Алсу Миннулловна 9 Фев 2016
документ М.Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты Карадуган урта гомуми белем мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучылары сайты 24 Янв 2016
документ Иярчен ия һәм иярчен хәбәр җөмләләрне кабатлау Карадуган урта гомуми белем мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучылары сайты 24 Янв 2016
разное Татар теле һәм әдәбияты буенча эш программалары Карадуган урта гомуми белем мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучылары сайты 24 Янв 2016
презентация Әдәби төрләр һәм жанрлар. Карадуган урта гомуми белем мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучылары сайты 23 Янв 2016
презентация Казанның тарихи һәм истәлекле урыннары Шамсутдинова Гульнара Ясавиевна 20 Мар 2015