Иярчен максат җөмлә
Бу дәрескә иярчен максат җөмләләрнең аналитик һәм синтетик төрләре белән таныштыру; иярчен максат җөмләләрне тану, төзи белү, башка төр җөмләләрдән аера белү күнекмәләре булдыру, схемаларын төзергә өйрәтү; укучыларның логик фикерләү сәләтен үстерү максатларын куйдым. Максатларга ирешү өчен дәреслек белән беррәттән компьютер кулландым. Презентация материалы дәресне мавыктыргыч итте. Укучыларның белемнәрен актуальләштергәч, уку мәсьәләсе куелды. Бирелгән иярченле кушма җөмлә составындагы иярчен җөмләләрне тикшергәч, укучылар теманы үзләре ачыкладылар. Җөмләләргә өлешчә анализ ясадылар: баш һәм иярчен җөмләләрне таптылар, грамматик нигезләрен билгеләделәр, сораулар куйдылар һәм нәтиҗә ясадылар. Иярчен максат җөмләләрнең төзелешләре буенча нинди төрләре бар, аларны бәйләүче чаралар нинди дигән сорауларга җавап эзләделәр, иярчен максат җөмләгә билгеләмә бирделәр.Иярчен максат җөмләле кушма җөмләләрне аера белергә өйрәнделәр. Иярчен максат җөмләләрнең схемаларын төзеделәр, тикшерделәр. Укучылар теманы үзләштерделәр.
Автор: Шарафеева Рамия Анасовна