Иярчен кире җөмләләр. 9 сыйныф (рус группасы)
Тема: Иярчен кире җөмләләр.
Максат: иярчен җөмлә турында төшенчә формалаштыру; аның белдерелү үзенчәлекләрен аңларга ярдәм итү; иярчен кире җөмләләрне тану һәм аеру ысулларын билгеләү; телдән аралашу күнекмәләрен камилләштерү.
Җиһаз: интерактив такта, компьтер, сүзлекләр, дәреслек, карточкалар.
Дәрес планы
I. Дәресне оештыру.
1. Укучылар белән әңгәмә.
- Бүген сыйныфта кем дежур?
- Бүген ничәсе?
- Атнаның кайсы көне?
- Сыйныфта кемнәр юк?
- Һава торышы нинди?
2. Теманы һәм максатны хәбәр итү.
- Укучылар, бүген без сезнең белән иярчен кире җөмләләрне өйрәнеобез. Алар турында төшенчә һәм язуда белдерү үзенчәлекләрен карап китәрбез.
II. Актуальләштерү.
1. Өй эшен тикшерү.
Бу китапны саклагыз, югыйсә ул башка укучыларга калмас. (иячен шарт җ. югыйсә, 1 б.җ., 2 и.ш.җ.)
Син безнең белән сөйләшергә теләмисең, алайса без дә синең белән аралашмыйбыз. (иярчен шарт җ. 1 б.җ., 2 и.ш.җ.)
Мин кайтырмын, шул вакытта син сөйләрсең. (иярчен вакыт җ-ә, 1 и.в.җ, 2 б.җ.)
Сез киңәш биргәннән соң, ул бик үзгәрде. (син-к иярчен вакыт җ.1 ивҗ, 2 баш.)
Әгәр мин бу китапны укып чыксам, аннары син дә укырсың.синт. ияр.шарт җ.1 ишҗ., 2 баш)
Автор: Мухина Римма Ринатовна