Әдәбият дәресләрендә әхлак мәсьәләләре
Әхлак-кешенең эш-хәрәкәтләрендә, көндәлек тормышында билгеле бер калыпка салынган, билгеле бер кыйммәтләрне тәшкил итә торган сыйфат. Әхлак сыйфатлары, гадәттә, әхлакый аң, әхлакый кыйммәтләр, әхлакый хисләр кебек төшенчәләр аша билгеләнә.
Кешенең шәхес буларак формалашуында әхлак тәрбиясе төп һәм иң әһәмиятле урынны били.
Әхлак тәрбиясе - мәңгелек төшенчә. Элек-электән ата-аналар, өлкәннәр, мөгаллимнәр бала-чаганың игелекле, итагатьле, тәртипле, кешелекле үсүенә нык игътибар иткәннәр; гаиләдә - ата-анага,әби-бабайга, мәктәпләрдә - укытучыларга хөрмәт, олылау, тугрылык хисләре тәрбияләү үзәккә куелган. Туган теленә, туган төбәгенә, үз халкына мәхәббәт – халыктагы әхлак сыйфатларының иң бөеге. Бу сыйфатлар әкият, җыр, йола, уеннар аша киләчәк буыннарның әхлак йөзе хакына, буыннан-буынга тапшырылган, мәкаль-әйтемнәрдә әхлак кануннары буларак формалашкан. Мәсәлән, “Ил аткан таш ерак китә”, “Авыздан чыккан салкын сүз, йөрәккә үтеп, боз сала”.
Автор: Абуярова Самаря Миннефайловна