Главная / Дошкольное образование / Развитие речи

Әхлак тәрбисе-күңел хәзинәсе

Скачать
53.5 КБ, 534381.doc Автор: Шайдуллина Раиля Фаилевна, 30 Мар 2015

Балалар кечкенәдән гаделлеккә, игелеклелеккә омтылалар. Алар бу үрнәкләрне өлкәннәрдән күреп кабул итәләр. Әгәр дә өлкәннәр боларның киресен эшләсә, балаларның да шуны ук кабатлавы табигый күренеш. Кешегә нинди мөнәсәбәттә булсаң, үзеңә дә шундый мөнәсәбәттә булырлар. Халык педагогикасында да бу фикер нык үстерелгән.

Балага әхлак тәрбиясе бирү - тәрбиянең төп бурычы. Әхлак тәрбиясе бирүнең нигезендә баланы яхшылыкка өйрәтү, начар икәнлеген белерллек итеп, тәрбияләп үстерү ята. Ата-ананың вази-фасы үз балаларының кече яшьтән әнә шул принципларны үзләш-тереп үсүенә, аларның көндәлек күнекмәләренә әйләнүенә ирешүдән гыйбарәт.

Мәктәпкәчә тәрбия учреждениеләренең төп бурычы- балаларны рухи яктан бай, әдәпле, физик яктан сәламэт, кыю итеп үстерү. Бу бурычлар төрле юллар белән тормышка ашырыла. Ә шулар арасында ин актуаль, ин мөhим hэм кыйммәтлесе – җырлар, шигырьләр, уеннар.

Балаларның hәрьяклап үсешендә җырларның, шигырьләрнең, уеннарның әhәмияте зур. Җырлар, шигырьләр, уеннар аша мәктәпкәчә

яшьтәге балаларга яңа белемнәр алу ихтыяҗы гади hэм аңлаешлы итеп бирелә.

Балага әхлак тәрбиясе бирү – тәрбиянең төп бурычы. Әхлак тәрбиясе бирүнең нигезендә баланы яхшылыкка өйрәтү, начар икәнлеген белерллек итеп, тәрбияләп үстерү ята. Ата-ананың вазифасы үз балаларының кече яшьтән әнә шул принципларны үзләш-тереп үсүенә, аларның көндәлек күнекмәләренә әйләнүенә ирешүдән гыйбарәт.

Болар барысы да- баланың тормышка әзерләнү күнекмәсе ул, җыр - гореф-гадәтләрне искә алу, шигырь - сөйләм телен үстереп, сүзлек запасын баетса, ә уен - ул белем hэм тэрбия чыганагы булып тора.

Җырлар, шигырьләр, уеннар баланың шәхес булып формалашуына зур йогынты ясый, психик үсешенә ярдәм итә, алар нәниләрдә бер-берсенә булышу, дуслык, зирәклек кебек сыйфатлар тәрбияли. Бала кыю, көчле, сәләтле булып үсэ. Шул ук вакытта тирә-юньне танып, иҗади күзалларга, фикерләргә дә ойрәтә торган чыганак.

Менә шуларны күздә тотып , мин балаларны кече яшьтән ук, бер-берсенә карата ярдәмчел булырга,олыларга карата мәрхәмәтле, дус-тату уйнарга, кечкенәләрне кыерсытмаска өйрәтәм.

Шуны бурычлардан чыгып түбэндэге юнәлешләрдә эш алып барам:

-Традициягә кергән һәм кермәгән алымнар кулланып ачык шөгелләр;

-Төрле ситуатив мәсьәләләр чишү;

-Төрле мавыктыргыч ярышлар, бәйгеләр;

-Күңел ачулар;

-Тематик кичәләр;

-Музыкаль әдәби кичәләр, викториналар,бәйрәмнәр,очрашулар.

Кече яшьтән үк балаларга җырлы-биюле уеннар, күренекле шагыйрьләребезнең шигырьләрен һәм әкиятләрен, яңадан-яна күңелле уеннар өйрәтэм.

Сабый чактан ук бала ана телен ишетә, әкиятләр аңа дөнья тәрәзәсен ачалар, балачакны эмоциональ яктан бизиләр, ягымлылык, өмет, ышаныч уяталар. Әкиятләр балаларны дулкынландыра, мавыктыра, көлдерә, елата. Һәрхалыкның үз әкиятләре бар, алар барысы да буыннан буынга әхлакый кыйммәтләрне тапшыралар.

Балаларны туган халкыбызның үткәне, әби-бабаларыбызның гореф-гадәтләре, гаилә шәҗәрәсе, йолалары һәм бүгенге тормыш белән таныштыру зарур.

Халык җәүһәрләрен балалар җиңел, табигый кабул итәләр. Аларда юмор да бар, ямансулык та, бер-береңә, иптәшләреңә, үз туганнарыңа һәм ниһаять иң мөһиме төрле милләт халкына тирән мәхәббәт ята.

Әхлак-әдәплелек сыйфатлары тәрбияләүдә мөһим бурыч - көндәлек эшчәнлектә тәртип кагыйдәләренә төшендерүне, аларны кирәк вакытта аңлы рәвештә файдалана һәм куллана белүләренә ирешү. Балаларны кешеләр белән аралашу кагыйдәләренә өйрәтү дә мөһим бурычларның

Нәниләрдә әхлаклылык сыйфатлары тәрбияләүнең тагы бер юнәлеше - гаилә тәрбиясе. Бу эш ата-аналардан зур тырышлык, сабырлык таләп итә. Гаилә тәрбиясенең максаты - гаиләдә тыныч тормыш,тәртип булдыру, хезмәт тәрбиясе биреп, бер- береңне хөрмәтләп, баланы яхшылыкка өйрәтү. Балаларга әхлаклылык сыйфатларырының, аралашу әдәбе күнекмәләренең гаиләдә, балалар бакчасында, мәктәптә уку чорында салынганы барыбызга да мәгълүм.Шуларны исәпкә алып әти-әниләр белән берлектә “ Дуслык-зур байлык”, “Ярдэмчел бул”, “ Без инде хэзер зурлар” дип аталган тематик атналыклары, күнел ачу кичәләре, семинар шөгыльләр уткәрәбез.

Безнең 1 нче балалар бакчасында “Аю-бүр”, “Кап та коп”, “Җиз бүкән”, “Алдыр чишмә тамчылый”, “Кошлар һәм читлек”, “Яшелчәләр”, “Майламыйча купмый”, “Мин качам”, “Син тот”, “Чыпчык, чык”, “Буяу сатыш”, “Самовар”, “Мәкаль әйтеш”, “Ашханә”, “Ак, димә”, “Кара, димә...”, “Чүлмәк сатыш”, “Почмак алыш”, “Песи белән тычканнар”, “Алырмын, кош!”, “Песием, песием”, “Буш урынлы”, “Казлар-аккошлар”, “Кунаклар”, “Тәкыя үрәм”, “Зәңгәр чәчәк”, “Түбәтәй”, “Көн-төн”, “Ватык телефон”, “Энә, җеп, төен”, “Мияу-мияу”, “Нинди төс?”, “Төсле автомобильләр”, “Утыр-утыр”, “Мәликә”, “Аю урманында”, “Соры куян юына”, “Нардуган”, “Без дә” уеннарын балалар бик яратып уйныйлар.

Аю-бүре

Бу күмәк уен җәй көне тышта, җае туры килгәндә, әрәмәлек буйларында уйнала.

Балаларның берсе аю яки бүре булып берәр җирдә посып тора. Башкалары урманга «җиләк җыярга» китәләр. Берәү аларга каршы очрап сораша:

— Дуслар, кая барасыз?

— Кара урманга барабыз.

— Кара урманда нишлисез?

— Кура җиләк җыябыз.

— Җилә к белән нишлисез?

— Җиләктән как коябыз.

— Бүре килсә нишлисез?

— Урман буйлап чабабыз.

Аннан соң барысы да күмәкләп җырлыйлар:

Җиләк җыям, как коям,

Дәү әнигә бүләккә;

Монда җиләк күп икән,

Аю-бүре юк икән.

Бүре яшеренгән җиреннән сикереп чыга да аларны куа башлый. Кемне тотса, шул бүре була.

Уен йөгереклек һәм җитезлек сәләтен үстерүгә ярдәм итә.

Кап та коп

Берничә бала бер түгәрәк булып утыралар, бер-берсенең баш бармакларын учлаган килеш, йодрыкларын йодрык өстенә куеп, кулларын бергәләп күтәреп-төшереп шуны әйтәләр:

Без-без, без идек,

Без унике кыз идек;

Базга төштек бал ашадык,

Келәткә кердек май ашадык;

Өйгә мендек өйрә эчтек,

Коега төштек су эчтек;

Бер тактага тезелдек,

Таң атканчы юк булдык,

Кап та коп,

Авызыңны ач та йом! —

диләр дә барысы да берьюлы авызларын йомалар.

Моннан соң уенчылар берсе дә авызын ачмаска, көлмәскә, сөйләшмәскә тиеш.

Алар бер-берсен көлдерү өчен төрлечә кыланалар, күз-йөз белән төрлечә ымнар ясыйлар. Кем иң элек авызын ачса, йә көлеп җибәрсә, аннан:

— Күктән кемнең өе башына төштең? — дип сорыйлар.

Ул берәр таны ш өйне атый. Шуннан соң ул өйдә ире, хатыны, балалары белән ничә кеше булса, көлүченең үзен дә кушып, һәрбер уйнаучы бу көлгән кешенең кулына йә маңгаена шулар санынча чиртеп ала. Уен тагын яңадан башлана.


Автор: Шайдуллина Раиля Фаилевна
Похожие материалы
Тип Название материала Автор Опубликован
документ Әхлак тәрбисе-күңел хәзинәсе Шайдуллина Раиля Фаилевна 30 Мар 2015
документ Әхлак тәрбисе-күңел хәзинәсе Шайдуллина Раиля Фаилевна 30 Мар 2015
разное Әхлак тәрбиясе - күңел хәзинәсе. Хисматуллина Лилия Фаритовна 31 Мар 2015
документ Әхлак тәрбиясе Гаязова Гульфия Рафкатовна 20 Янв 2016
документ Гаиләдә әхлак тәрбиясе Гайфуллина Дамира Гилфановна 20 Мар 2015
документ Риза Фәхреддин мирасында әдәп-әхлак тәрбиясе. Галиева Гульюзем Гумаровна 30 Мар 2015
документ Укучыларга әхлак тәрбиясе бирү. Презентация. Сунгатова Гульнара Зулькаровна 11 Апр 2015
документ БАШЛАНГЫЧ МӘКТӘПТӘ ӘХЛАК ТӘРБИЯСЕНЕҢ РОЛЕ Насибуллина Раушания Адгамовна 16 Сен 2015
документ Ф.Шәех Әхлак тәрбиясенң асылы Сахабиева Гульфия Хафизовна 16 Дек 2015
документ Доклад на тему: "Әхлак тәрбиясе" Гарипова Нуриса Рифхатовна 8 Фев 2016
документ Әхлак бишеге - иманлы гаилә Галиева Фирая Ахметовна 30 Янв 2016
документ Әхлак сыйфатлар Миннахметова Накия Хамбаловна 14 Янв 2016
документ Реферат на тему "Борынгы әдәбиятта әхлак һәм матурлык" Ямалеева Гузалия Нуретдиновна 20 Мар 2015
документ Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларга әхлак тәрбиясе бирүдә Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләренең роле. Марданова Фаузия Хадыевна 20 Мар 2015
документ "Әхлак һәм әдәп" темасына электив курс программасы Сабирзянова Зямиля Фаткелгаеновна 20 Мар 2015
документ Доклад по татарской литературе "Татар халык авыз иҗаты әсәрләренә таянып балаларга әхлак тәрбиясе бирү" Шаймарданова Ландыш Атласовна 20 Мар 2015
документ Әхлак тәрбиясе бирү – тормышка әзерлекле шәхес тәрбияләүнең бер чарасы Гаязова Энҗе Фаргатовна 20 Мар 2015
презентация Татар теле һәм әдәбият дәресләрендә укучыларга әхлак тәрбиясе бирү -тормышка әзерлекле шәхес тәрбияләүнең бер чарасы Гаязова Энҗе Фаргатовна 20 Мар 2015
документ Ризаэддин Фәхреддин иҗатында тәрбия-әхлак һәм шәхес тәрбияләү нигезләре” Мушакова Гакида Мукатдисовна 20 Мар 2015
документ Укучыларга әдәп – әхлак тәрбиясе бирүдә Ризаэддин бине Фәхреддин мирасын куллану Гарипова Айзира Шамилевна 20 Мар 2015
документ Татар әдәбияты дәресләрендә халык авыз иҗаты аша укучыларга әхлак тәрбиясе бирү Галиева Нурия Минлехановна 20 Мар 2015
документ Әдәбият дәресләрендә әхлак мәсьәләләре Абуярова Самаря Миннефайловна 20 Мар 2015
документ Тәрбиялелек- күркәм әхлак нәтиҗәседер Имамова Гульнур Шайдулловна 31 Мар 2015
документ Шәхес үсешендә һәм формалашуында әхлак тәрбиясенең мөһимлеге, халык педагогикасын кулланып эшләүнең уңай факторлары. Вафина Файруза Габделхаевна 31 Мар 2015
документ Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга әхлак тәрбиясе бирү Хаметова Алсу Ахияровна 31 Мар 2015
документ Ибраһим Гази әсәрләрендә әдәби-әхлак мәсьәләсе Хаертдинова Гульназ Фариховна 6 Июн 2015
документ Милли йолалар аша балаларга әхлак тәрбияясе бирү Конспект занятия Ел фасылларына сэяхэт Герасимова Рамиля Фаиловна 23 Авг 2015
документ Беренче кечкенәләр төркеме балаларына әхлак тәрбиясе бирүдә матур әдәбият куллану Петрова Фарида Фаритовна 15 Окт 2015
презентация Презентация по методической теме "Балаларга әдәп-әхлак тәрбиясе бирү" 2013-2015 год Яруллина Фирдавес Нажиповна 15 Окт 2015
документ Балалар бакчасында әдәп-әхлак тәрбиясе Маликова Айгуль Фанитовна 23 Окт 2015
документ Выступление на МО по теме: “Балаларга әдәп-әхлак тәрбиясе бирү, аларда патриотик хисләр тәрбияләү”. Яруллина Фирдавес Нажиповна 9 Ноя 2015
документ “ Халык педагогикасына таянып балаларга әхлак тәрбиясе бирү ”. Суфиева Зульфира Ирековна 13 Ноя 2015
документ Сәхәбиева Ф.Шәех Әхлак тәрбиясенң асылы Сахабиева Гульфия Хафизовна 16 Дек 2015
документ Риза Фәхретдин әсәрләре буенча әхлак дәресе Гатауллина Резеда Гайсовна 5 Апр 2015
документ Бүгенге көн татар драматургиясендә матди җитешлелек һәм әхлак сыйфатларының үзара шартланышы темасы Мингалиева Лейсан Эмитовна 2 Мар 2016
документ Балаларга әхлак, әдәп тәрбиясе бирүдә Ризаэддин Фәхреддин мирасын файдалану Ваганова Альбина Ильсуровна 19 Фев 2016
документ Үз өстеңдә эшләү планы «Балаларга әхлак тәрбиясе бирудә халык педагогикасы алымнарын өйрэну» Гараева Мадина Мансуровна 10 Дек 2015
документ "Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга әхлак-патриотик тәрбиясен туган төбәгебездә яшәүче халыкларның хәзерге заман hәм тарихы аша бирү" Московская Нурфия Нурмухаметовна 21 Дек 2015
презентация Разработка урока по татарской литературе для 5 класса на тему "А.Алишның "Сертотмас үрдәк" әкиятендә әхлак тәрбиясе" Сафина Халидя Гусмановна 14 Дек 2015
документ Разработка урока по татарской литературе для 5 класса на тему "А.Алишның "Сертотмас үрдәк" әкиятендә әхлак тәрбиясе" Сафина Халидя Гусмановна 8 Дек 2015