Әдәби әсәргә заманча анализ, мастер – класс
“Сәнгать төре булган әдәби әсәр укучы тарафыннан төрлечә кабул ителү, аңлау-шәрехләнү мөмкинлегенә ия. Шуңа күрә дә әдәби әсәрне анализлауның төгәл схемасын булдыру бик авыр. Бигрәк тә мәктәптә, әдәбият дәресләрендә. Әдәби әсәрне мәктәптә анализлауның нигезендә һәрвакыт әдәбият белеме эшләгән анализ, теоретик материал ята, ләкин мәктәп анализы фәнни анализдан таррак, сайланма була, әсәрнең һәр өлешен бөртекләп өйрәнүен таләп итми.
Моннан тыш, анализ ясау вакытында, әсәрнең аерым яклары – сюжет-композициясе, психологизм Һәм башкалар турында җентеклерәк сөйләшү алып барырга кирәк”. (“Әдәби әсәргә анализ” Д.Ф.Заһидуллина һ.б.)
Дәрестә әдәби әсәрне анализлау барышында түбәндәге бурычлар куела:
-укучыларның танып-белү һәм текст белән мөстәкыйль эшләү күнекмәләрен активлаштыру;
-әдәбият теориясеннән һәм әдәбият тарихыннан булган белем һәм күнекмәләрне үстерү;
-әдәби әсәрнең сәнгатьчә эшләнешен, темасын, тормыш материалларын һ.б. танып-белү күнекмәләре формалаштыру, сәнгатьчә эшләнештән иң әһәмиятле үзенчәлекләрне билгеләү;
-укучыларның иҗади фикерләү сәләтен үстерүдә, күргән-белгәннәр һәм укыган-өйрәнгәннәр турында логик эзлекле итеп язма һәм телдән белдерергә өйрәтү, матур әдәбиятны сүз сәнгате буларак танып-белү.
Күп белүгә караганда да, аз белдереп, эзләнү орлыгын салу һәм эзләнгәнен табарга юллар күрсәтү – мөгаллим бирә торган хезмәт- ләрнең иң кадерлесе, иң зурысыдыр. Галимҗан Ибраһимов.
Автор: Баянова Фарида Гафуровна