Чыгыш Авыл мәктәбе шартларында бала шәхесен тәрбияләү
Авыл мәктәбе шартларында бала шәхесен тәрбияләү
Чернова Ирина Григорий кызы
Зәй муниципаль районы Сарсаз-Баграж
төп гомуми белем бирү мәктәбенең
I квалификацион категорияле
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Хәерле көн, хөрмәтле әти-әниләр! Бүген без барыбыз өчен дә мөһим булган тәрбия темасы турында сөйләшербез. Тәрбия ул – яшь, психологик, физик үзенчәлекләрен исәпкә алып, халыкның тәрбия традицияләренә нигезләнеп, балаларны һәрьяклы үсеш алган шәхес итеп формалаштыру. Бала билгеле бер тәрбия системасында (мәктәптә, мәктәптән тыш учреждениедә) гына түгел, ә бәлки тирә-юнь (дуслар, өлкәннәр) тәэсире белән дә формалаша.
Мәктәбебездә белем бирү белән бергә тәрбиягә дә зур урын бирелә. Укучыларның яшәү урыны, гаиләләрнең белем һәм тәрбия дәрәҗәсе үзенчәлекләрен истә тотып, мәктәп педагогик коллективы шәхесне, аның шәхси сыйфатларын үстерүгә, ялын тиешле дәрәҗәдә оештыруга зур әһәмият бирә. Моның өчен мәктәптә спорт залы, юл-транспорт фаҗигаләрен булдырмау турында сөйләүче стендлар, тынлы оркестр, мәктәп ишек алдында җиһазландырылган спорт һәм уен мәйданчыгы бар.
Автор: Чернова Ирина Григорьевна