БРИ әзерлек эше буена чыгыш
Тарихи үткәнебезне барласак, милли мәгарифебезнең беркайчан да уңдырышлы җирдә чәчәк атып утырмаганлыгын күрәбез. Көл-туфракта авырлык белән тишелеп чыкса да, тапталган. Йолкынган, тамыры өзелгән аның.... Яңадан тернәкләнеп хәл алгач та, давыллы чорлар, күпсанлы гарасатлы еллар милли аң- мәгърифәткә куәтләнеп үсеп китәргә ирек бирмәгән. Милли мәгариф көч-егәр туплап калкып китәм дигәндә генә тарих тәгәрмәче яңадан кире әйләнеш ясый да әрнегән ярага китереп баса...
Әйе, тарих янә кабатлана! Фидакярь милләттәшләребезнең дәрт-дәрманы, көч-куәте, тырышлык-иҗтиһады бәрабәренә 1990 нчы елларда үсеп-үрчеп киткән татар мәктәп-гимназияләре 15-20 елдан соң берәм-берәм ябылды яки кыйбласын үзгәртте. Бүген “татар мәктәбе” тамгасын йөрткәннәренең дә коры кабыгы гына калды. Борын-борыннан бөек милләт саналган халкыбыз ни өчен үз йортында, тулы хокуклы һәм мөстәкыйль тормыш белән яшәргә лаек түгел? Үзебез баш иеп көн күрергә күнеккәнбез икән, балаларыбыз “Мин-татар” дип күкрәк сугып әйтә алырмы соң?
Бу сораулар бүгенгесе көндә һәр татар кешесен борчыйдыр, минемчә. Ә без татар теле һәм әдәбияты мөгаллимнәре, бу мәсьәләгә нинди карашта, бу проблемаларны чишү юлларында ниләр эшлибез, эзләнәбезме, көрәшәбезме? Без белем бирә торган милли мәгариф системасы бүген ни хәлдә? Мәктәпкәчә тәрбия учреждениеләреннән башлап, һөнәри белем алуда иң югары баскычкакадәр эзлекле, дәвамчанлыкка нигезләнгән, уртак бер максатка юнәлтелгән мәгарифебез системасы ни хәлдә, моны булдыру өчен без ни эшлибез? Сораулар, сораулар...
Ә укучылар төп, урта гомуми белем учреждениеләрен төгәлләп, сынаулар тапшырып, яңа олы тормышка юл ала, үзгәрешләр системасында сынала, юл яра. Бүгенгесе көндә татар теле һәм әдбияты буенча БРИ һәм төп уку баскычында дәүләт йомгаклау аттестациясе формалары да шулай ук традицион имтихан формалары да параллель рәвештә алып барыла. Без укучыларны нинди имтиханнарга әзерләргә тиеш тә, нинди чыганак, ярдәмлек нигезендә? Алда мең төрле сорау. Күбесенә җавап табу өчен бик күп киртәләр белән очрашырга туры килә. Ләкин шунысы ачык: сынау нинди генә формада булмасын, без укучыны мәктәптән бердәм дәүләт стандартларын үзләштергән, дөньяга әзер булган, әхлаки һәм белем дәрәҗәсе ягыннан камил булган шәхес итеп тәрбияләп, белем биреп чыгарырга тиешбез. Ә моның өчен нәрсәләргә игътибар итәргә соң?
Беренчедән, безнең кулыбызда әдәбият һәм татар теле буенча дәүләт стандартлары ни хәлдә; икенчедән, эш программалары төзү өчен нигезләмә итеп алынган фән буенча программалары ни хәлдә; Өченчедән, тулаем алганда, укыту методик комплектлары бармы, дәвам чанлык тәэмин ителгәнме. Эш ни дәрәҗәдә оештырылган да, дәвам ителерме, ярты юлда тукталмасмы?
Менә шундый эчтәлектәге күп сораулар җавапсыз калган чорда, без укучыларыбызны БРИ һәм ДЙА әзерләргә тиешбез. Юк, әзерләргә генә түгел, ә аларның бу имтиханнарны биргән очракта, алга таба хокукларын да якларлык кануннар өчен көрәшергә, тырышырга тиешбез.
БРИ һәм ДЙА- ул укучыларның мәктәп курсы өчен дә, шулай ук алга таба укуын дәвам итәчәк уку йортының сынау имтиханын да үз эченә ала. Ә татар теле һәм әдәбияты буенча БРИ һәм ДЙА тапшырып кая керергә мөмкин, бу бүгенгесе көндә кирәкме? Укучы шул сораулар каршында кала. Ләкин ни генә булмасын, укучы татар теле һәм әдәбияты буенча нинди генә формада булмасын, дәүләт имтиханы тапшырырга тиеш.Шуңа күрә, без, мөгаллимнәр, укучыларыбызны үз фәнебезне яратырга, кирәклеген аңлатырга тиешбез. Иҗади биремле изложение яки инша язабызмы, БРИ һәм ДЙА формасында тестлар үтибезме- белем, милли үзаң, горурлык хисе булу кирәк. Шуңа күрә мин, БРИ һәм ДЙА нә әзерләүне түбәндәгеләрдә күрәм:
-дәресләрдә белем генә бирү түгел, ә укучыны эзләнергә өйрәтү;
- ТР Фән һәм Мәгариф министрлыгы үткәргән төрле бәйге, сынауларда катнашу;
- татар милли дөньясы тормышы, яңалыклары белән һәрдаим танышып бару;
- укучыларны вакытлы матбугат, татар дөньясының интернет ресурслары белән һәрдаим таныштырып бару.
БРИ 3 өлештән, ДЙА 4 өлештән торса, аның төрле өлеше укучыдан төрле дәрәҗәдәге, төрле эчтәлектәге белем таләп итә.Ә бит ДЙА дә хәтта укучы А һәм В өлешләрен бер хатасыз эшләсә дә (ә моның өчен күпме белем таләп ителә), “3” ле билгесе дә ала алмый. Аңа изложение һәм иншаны да баллар алырлык дәрәҗәдә үтәргә кирәк. Ә бу иҗади эшләр нинди критерийләр нигезендә бәяләнә. Әйе, без һәр дәресебездә укучыны психологик һәм белем ягыннан да имтиханга әзерләргә тиешбез. Бу эшне мин түбәндәгечә күз алдыма китерәм:
-һәр дәресне даими үзләштерерлек дәрәҗәдә оештыру;
-бәяләү системасының төрле алымнарын куллану;
-каллиграфия өстендә һәрдаим эшләү;
-иҗадилык, эзләнү теләге тәрбияләү;
-грамотылылыкны югары дәрәҗәгә җиткерү (бу бит һәрвакыт сорала);
-биремнәрне игътибар белән укыргаөйрәтү, төрен билгеләү, җавапны төгәл табу;
-тормыш тәҗрибәсен, булган белемне урынлы куллану;
-төгәллеккә өйрәтү;
-вакытны төгәл бүләргә, үз мөмкинлегеңне бәяләргә өйрәтү.
Әле болар бик азы гына. Без эшебездә нинди алымнар, нинди төрдәге чыгвнвклардан гына материал эзләмибез.
Без тырышырга тиешбез. Заман шуны таләп итә. Укучы үз теленең кирәклеген, бөеклеген, байлыгын тойса гына, аны теләп өйрәнер, имтиханнарны да уңышлы тапшырыр.
Автор: Мустафина Ильгамия Мингалиевна