А.Хәлимнең "Казыктагы тальян" хикәясендәге образлар сурәтләнеше (фәнни эш)
А.Хәлим прозасы – яшәешебезнең көзгесе, милли сурәтебезнең гарип формаларга керүен татарның үзенә күрсәтү, ваемсызлык йокысына талган милләттәшне уяту идеясенең нечкә сәнгать алымнарына төренеп, әдәби формада чагылыш табуы. Айдар Хәлим – безнең тормышның аналитигы, андагы кара күренешләрнең тамырын эзләүче һәм табучы, татарның саф сыйфатларына мөкиббән киткән гашыйгы, милли рухның югалуына әрнүче һәм чаң сугучы фидакарь әдип. [7, б. 132-133]
Образ дигәндә кеше дә, табигать күренеше яки сүз-сүрәт тә күздә тотыла. Шуңа күрә әдәбият белгечләре образ-персонажны һәм образ-күзаллауны, сөйләмнең беренчел субъектын (сөйләүче тавышны) аерып тикшерергә киңәш итәләр.
Әдәби әсәрдә образлар тулы бер тәртип – система хасил итә. Алар арасында төп рольне, әлбәттә, кеше образлары уйный. Кеше образлары ике төрле: объектив, ягъни сурәтләнгән дөньяда, әдәби әсәр тергезгән тормыш моделендә хәрәкәт итүче, катнашучы; һәм субъектив, ягъни шул дөньяны сурәтләүче, хикәяләүче булырга мөмкин. Субъектив образ дип вакыйгаларны бәян итүче “мин”, автор образы, лирик герой, лирик “мин” атала. [4, б. 6-7]
Автор: Набиуллина Назлыгуль Фаляхутдиновна