Главная / Старшие классы / Разное

"Туган ягым - яшел бишек" темасына фәнни-тикшеренү эше

Урман-кырлар, тау-калкулыклар, елга-күлләр... Һәр төбәкнең төрле атамалар белән исемләнгән, халык теленә кереп калган аерым тарихы, легенда-риваятьләре белән анда-күңелдә яшәгән урыннары бихисап. Ул тарихи хикәятләр телдән-телгә тапшырылып, буыннан буынга күчә килә, андый урыннар аерым бер изге җир – туган якның атрибуты итеп кабул ителә, күңелдә саклана... Туган җирен сагынганда, кеше шул үз якларына гына хас булган атамаларны, сабый чактан әкият кебек хәтеренә сеңеп калган урыннарны искә төшерә торган була. Чөнки ул аныкы, аның җанының бер кисәге... Чөнки бу легендаларда аның әби-бабаларының, якташларының-җирдәшләренең күңел тирәнлеге, рухи халәте, сөйләм теленең матурлыгы-байлыгы тупланган. Туган ягының үзенчәлекле урыннарын легенда-риваятьләргә сала алган халкыбызның тел җорлыгына, акыл тирәнлегенә, хисләр байлыгына шаккатарлык безнең. Гадәттә, ул легендаларның тәрбияви әһәмияте дә, тарихи гыйбрәте дә бик тирән була.

Халкыбызның рухи байлыгын барлау, югалып бара торган йола-гадәтләрне тормышыбызга кире кайтару һәрберебезне рухландыра, илһамландыра, күңел дөньябызны баета.

Торган җир – көмеш, туган җир – алтын , диләр. Чынлап та , нинди җирләр , илләр гизеп , кайларда гына йөрсәң дә , кем генә булсаң да , туган як - күңелгә иң якыны һәм иң кадерлесе. Безнең туган җиребез – ямьле Мамадыш төбәге. Тылсымлы – сихри табигате, урман – кырлары, таулары-болыннарын, йөзләгән челтер чишмәләре, көмеш сулы Нократы-Чулманы гына түгел, кешеләре дә матур аның. Мамадышта эшчән , тырыш , уңган халык яши. Безнең як кешеләре гомер-гомергә иген иккән, мал-туар караган, җыр-моң яраткан. Төбәгебез төрле талант ияләренә дә бик бай. Райондашларыбызның күп кенә иҗади көчләре татар дөньясында танылган каләм ияләренә әйләнделәр. Ринат Мөхәммәдиев, Зиннур Мансуров, Әхмәт Гадел, Шаһинур Мостафин - әнә шундыйлардан.Үзешчән шагыйрь һәм композиторларыбызның актив иҗат итүе дә нур өстенә нур булып балкый. Рафаил Газизов, Сәяф Шәйхи, Нәкыя Йосыповаларның исемнәрен кайсыбызның гына ишеткәне юк икән?!

Ә шулай да төбәгебезнең иң зур горурлыгы – ул Шәйхи агаМаннур.Бик күп китаплар авторы, әдәбиятыбыз күгендә озак еллар якты йолдыз булып балкыган Шәйхи Маннур – күрше Тулбай авылыныкы. Ул гомере буе Тулбайныкы булып калды. Үзенең туган ягына булган мәхәббәтен әсәрләрендә гаять оста чагылдырды.Ул безнең төбәкне, аның халкын тарихка, әдәбиятка кертеп калдырды. Аның “Агымсуларга карап” исемле автобиографик повестен рәхәтләнеп укыйсың. Чөнки әсәрдә безгә таныш авыл исемнәре, атамалар... Тәкәнеш, Өске, Биләтле (хәзерге Көмеш Күл), Чәбия, Козгынчы һәм башка авыл исемнәре күңелгә ниндидер рәхәтлек бирә.

Шәйхи ага Маннурның авылдашлары – бик бәхетле кешеләр, минемчә. Ул үз якташлары янына зур әдипләрне, каләм ияләрен очрашуларга еш алып кайта торган булган. “Тере” язучы һәм шагыйрьләрне күреп яшәгән Тулбай халкы. Әдәбиятыбыз аксакалы Гомәр ага Бәширов та Тулбайда еш кунак булган. Бу төбәкнең табигатен, халкын бик тә үз иткән ул. Бер кайтуында алар Ш. Маннур белән бергәләп булачак язучы каз көтүе көтеп үскән Тулбай белән Шәмәк авыллары арасындагы болынлык буенча сәяхәт иткәннәр. Шунда Гомәр Бәширов бер тирәдә ургылып Җир-Анабыз куеныннан бәреп чыккан җиде чишмәгә игътибар итә һәм... табигатьнең бу могҗизасына шакката. Әлеге күренеш аңа һич тынгылык бирми. Озакламый дөньяга “Җидегән чишмә” романы туа. ”Бер-берсеннән ерак түгел җиде тамырдан бәреп чыккан җиде чишмә. Борын-борын заманнарның бер шагыйрь җанлы кешесе бу могҗизага сокланып карап торган да җиде туганны җидегән йолдызга тиңләп “җидегән чишмә” дип атаган.“ [Г. Бәширов Б. 1983:18].

“Имештер, менә бу чишмәләрне дә Алып бабай чыгарган. Элекке заманнарда илгә дошман явы ябырылгач, Алып бабай җиде улының җидесен дә сугышка озаткан. Бер улы киткән саен, тау кабыргасына бер тибә, типкән саен бер чишмә чыгара икән.” [Г. Бәширов Б. 1983:48]

Чишмә атамасының тарихы әсәрдә әнә шулай бирелә.

Бүгенге көндә җиде чишмәнең икесе генә исән инде.

Нигә мин бу турыда язарга булдым соң әле? Беләсезме, романны укыгач, “Нигә берәр язучы безнең Зур Өске авылына килеп чыкмый икән?”- дип уйлап куйдым. Авылыбыздагы табигать могҗизасын күреп, таң калыр иде ул кеше. Чөнки безнең “Үти чишмәсе” Җидегән чишмәдән һич калышмый. Авылыбызның түбән очындагы болынлыкта әллә кайдан күренеп тора ул Үти чишмәсе. Чишмә атамасының килеп чыгышы турында авылдашлар арасында түбәндәге риваять тә яши.

Имеш, моннан бик күп еллар элек авылда ап-ак, энҗе кебек җемелдәп торучы сакаллы, бик белемле акыл иясе булган бер карт яшәгән. Аны бар җирдә дә хөрмәт иткәннәр, яратканнар. Кешеләргә акыллы киңәшләр бирүе белән дә ярдәм иткән. Көннәрдән беркөнне әлеге карт үзенең карт алашасын ала, малаен ияртә дә тауның еракларга күренә торган урынын эзләп менеп китә. Йөри торгач таба ул. Туктый да, алашасыннан төшеп, улына әйтә: “Минем бу дөньяда күп яшисе калмады инде. Мин үлгәч, зинһар өчен, менә шушы тауның иң биек ноктасына алып менеп күм, васыятемне кире какма”,- ди. Чыннан да, шушы көннән соң озак та үтми, карт, фани дөньяны калдырып, мәңгелеккә китеп бара. Улы, аның васыяте буенча, атасын шул тауның иң биек ноктасына алып менеп күмә. Тирә-ягына яшьнаратлар да утырта, киртәлек тә тотып куя. (Әлеге корылма хәзерге көндә дә бар). Картның үлеменнән соң озак та үтми, тауның аскы итәгендә шул изге карт күмелгән турыдан берничә чишмә бәреп чыга. Өске авылы кешеләре, әлеге чишмәләрне күреп алып, рәткә китерәләр, әйләнә–тирәләренә агачлар утырталар. Чишмәләрнең суы да үзенә күрә бик үзенчәлекле була. Кешеләр шул суны эчкәч сихәтләнәләр, үзләрен яңа туган сабыйдай хис итә башлыйлар. Ул картның Үтәмеш исемле булуы турында да фаразлар бар. Шуңа күрә дә ул чишмәне Үтәмеш карт хөрмәтенә “Үти” һәм “Изге чишмә” дигән атама белән йөртәләр. Бу чишмәләрнең хозурлыгы турында тел белән сөйләп кенә аңлатып булмый. Чишмәләрне үз күзең белән барып күрергә кирәк.

“Үти” – табигать могҗизасы. Анда дистәләгән чишмә тау куеныннан кайнап чыга. Авылдашыбыз үзешчән шагыйрь Хәмидуллин Илгиз абыйны да әлеге чишмә битараф калдырмаган. Ул “Үти чишмәсе” дигән җырның сүзләрен иҗат итте. Ә музыкасын авылдашыбыз- популяр композитор Илфат Дәүләтшин язды.

“ Шаулап чыгасың берничә җирдән,

Челтерисең син улакларыңда,

Сирәк кайтсам да, гомерем буе

Синең агышың – колакларымда.

Авылдашларга Үти чишмәсе

Сихәт бирүче, якын сердәшче.

Яшәү тәмен дә мин синдә сиздем,

Салкын суларың сихерле иде:

Тартып китереп айлы кичләрдә

Сөю утына җылы җил өрде.

Өске авылы, Үти чишмәсе,

Гашыйк парларга бәхет өләшче.

Яшел хәтфәдәй төрле яклардан

Унлаган сукмак сиңа юнәлгән,

Миннән башка да хыялга чумып,

Яныңда синең күп парлар йөргән.

Өске авылы, Үти чишмәсе,

Хәзер син миңа хәтер чишмәсе.”

Кызганычка каршы, әлеге җыр ни өчендер танылып китмәде, әмма авыл халкы җырның сүзләрен яратып ятлады. Илгиз абый гомере буе хокук саклау органнарында эшләде, шигырьләр иҗат итте. Әмма ул аларны китап итеп бастырып чыгара алмады. Рәхимсез авыру аны безнең арабыздан алып китте.

Көмеш Күл һәм Зур Өске авыллары арасында агачлык үсә.”Фатыйма урманы” диләр аны халыкта. Кем сон ул Фатыйма, нигә аның исемен еллар узса да онытмыйлар?

Фатыйма апа Зиннәтуллина гомере буе бригадир булып эшләгән. Таләпчәнлеге, гаделлеге өчен аны җитәкчеләр дә, колхозчылар да үз иткән. Һәрнәрсәне йөрәге аша үткәреп, җиренә җиткереп эшләргә тырышкан Фатыйма апа. Колхоз кырларының уңдырышлылыгын күтәрү максатында, ышыклау полосалары, басуларга агачлар утырту теләге зур булган анда. 1949 нчы елның язында ул изге хыялын тормышка ашыруга керешә. Үзе юллап йөреп, Кләүш урманчылыгыннан агач кәлшәләре кайтарта. Рәт аралары тигез булсын дип, баулар суза-суза утырталар агачларны. Чыннан да, кул белән утыртылган димәссең, хәзер ул агачларның тигез колоннасын күреп сокланасың.

Еллар үтә. Ә агачлык, колхозчыларның ул еллар истәлеге булып, күкрәп үсә. Җәй көне узган юлчылар агач күләгәсенә кереп ял итә, рәхәтләнеп саф һава сулый. Кыш көннәрендә Зур Өске авылыннан Көмеш Күл мәктәбенә менүче укучыларны ул җил-давыллардан саклый. Кешеләр “Фатыйма урманы”ннан каен себеркесе, каен бөресе, ылыс, гөмбә, печән җыялар.

Атказанган колхозчы Фатыйма апа хәзер безнең арабызда юк инде.Ул үзе исән чагында бу агачлык турында кайгыртып яшәде, агачларга мәрхәмәтсез рәвештә кул сузган кешеләргә әрни иде аның йөрәге.

Әйе, кеше үзеннән соң яхшы эш калдырса, ул мәңге онытылмый, буыннардан буынга тапшырылып, тарихка кереп кала.

Үз туган ягының, авылының тарихын белмәгән кеше аны ничек ярата алсын инде?! Шуңа күрә өлкән яшьтәгеләрдән сораштырырга, язып алырга кирәк. Бу бездән соң килгән буыннарга гыйбрәт алырга булышыр иде.

Әйе, кеше үзеннән игелекле эшләр калдырып, исемен мәңгеләштерергә тиеш.Әмма моны һәркем булдыра алмыйдыр, ахрысы. Тик шулай да исемнәре буыннан-буынга күчеп йөри торган авылдашларыбыз да юк түгел.Шуларның берсе-Бибисабира әби Мөхетдинова. Авылымда аның исеме белән йөртелә торган атамалар шактый: “Сабира чишмәсе”, “Сабира тавы”, “Сабира юлы”. Кем соң ул Сабира?

Сабира әби гап-гади авыл кешесе иде. Яшьтәшләре кебек үк, аңа Бөек Ватан сугышының барлык газап-михнәтләрен үз җилкәсендә татырга туры килгән. Сугыштан соңгы авыр елларны да, ике улын-йөрәк парәләрен югалту хәсрәтләрен дә татырга туры килгән аңа. Ана өчен бала хәсрәтеннән дә ачысы юк, диләр бит. Авыр, бик авыр булгандыр Сабира әбигә. Бәлки, әнә шуңа күрә йөрәгенә юанычны ул табигатьтән эзләгәндер. Әйе, Сабира әби һәрчак Табигать-Анага сыенды. Кышын да, җәен дә урманнан, басу-кырлардан әйләнеп кайта торган була ул.Тау буенча салынган сукмак та - аныкы. Әнә шуңа да “Сабира тавы”, “Сабира сукмагы” дип атала әлеге урыннар.

Сабира әбинең өе янында кечкенә генә чишмә кайнап чыга. Әби исә аны һәрвакыт карап, чистартып торды. Ташландык чишмәгә җан өрде ул. Хәзер ярты авыл халкы суга “Сабира чишмәсенә” йөри.Бигрәкләр дә тәмле,саф сулы ул.

Авылдашлар, җыелып, чишмәне буралап, рәшәткәләр белән әйләндереп алдылар. “Сабира чишмәсе” хәзер әллә кайлардан матур булып күренеп тора.

Сабира әби 84 яшендә вафат булды. Таң атканда, кояш табигать белән исәнләшкәндә калдырып китте ул бу фани дөньяны.

Әйе, бүген Сабира әби юк инде. Әмма авылда аның исеме буыннардан-буыннарга күчәчәк “Сабира чишмәсе” челтери дә челтери. Әйтерсең, ул безне изгелекләр кылырга чакыра.

Зур Өске авылының биек тау итәгендә Ибәт чишмәсе дип аталучы бер чишмә бар. Бу чишмә Ибәтулла исемен йөртә. Чөнки Ибәтулла бабай белән Хәдичә әби әлеге тау итәгендә үзләренең нигезләрен корганнар. Тау итәгенә салынган алты почмаклы йортның тәрәзә каршысында зелпе куаклары, таллар шаулап үскән hәм шулай ук ишегалдында сазлык булган. Ул сазлык җәй буена да кипмәгән. Ә көннәрдән беркөнне әлеге сазлыктан, нәкъ Ибәтулла бабайларның ишегалды уртасында, чишмә бәреп чыккан. Бу чишмәнең тирәсен чистартып, хуҗалыкта кое итеп файдаланганнар. Тора-бара ул чактагы урам акрынлап икенче урамга күчкән. Ибәтулла бабайдан аның улы Нәбиуллага, Нәбиулла улы Исламгалигә күчкән бу нигез дә шулай буш калган. Исламгали бабай белән Әминә әби дә күрше урамга күченгәннәр. Чишмәле нигез бөтенләй ялгыз калган. Әмма чишмәнең суы йомшак, татлы булганга, кешеләр аннан бик күп еллар файдаланганнар. Ләкин язгы ташу вакытында “Бүләк елгасы” ташып, чишмәне вак ташлар белән күмеп киткән. Аны күпме генә чистартсалар да, чишмәне үз хәленә кайтара алмаганнар.

Еллар уза. Һәм менә 2007 нче елның җәй аенда Ибәтулла бабайның оныкчыклары Исламгалиев Рифат һәм Ринат абыйлар чишмәне яңадан тернәкләндерделәр. Аны чистартып, ян-якларын ташлар белән түшәделәр, рәшәткәләр белән әйләндереп алдылар. Түбәсен калай белән капладылар. Ибәтулла нигезе яңадан торгызылгандай булды. 88 яшьлек Әминә әби, бу чишмәне күрергә килгәч, күпмедер вакыт уйланып торды. Күрәсең, әби шушында узган тормышына кире кайткандай булгандыр. Ул чишмәнең суы белән бит- кулын юды, суын татып карады. Ничә еллар, күпме сулар акса да, Ибәтулла исеме югалмады. Бу чишмә аның исемен мәңгеләштерде.Үзебездән соң килгән буын да чишмәнең кадерен белеп, аны чистартып торса, чишмә үзенең тәмле суы белән бик күп еллар авыл кешеләрен сөендерер әле.

Зур Өске авылының югары очында өч-дүрт чакрым озынлыктагы зур бер елга бар. Җәй буе авыл халкы аның мул хәзинәләреннән файдалана: каен һәм җир җиләге, гөмбә җыя, машина-машина печән чаба, кыш өчен күп итеп каен себеркесе әзерли. Югары өлешендә елга ике тармакка бүленә. Анда төрле-төрле агачлар күкрәп үсә. Менә шушы бай һәм бик матур елганы “Рәсүл елгасы” дип йөртәләр. Нишләп шундый исем алган соң бу елга?

Моннан 60 еллар элек булган бу хәл. Җәйнең матур көннәреннән берсендә Фәүзия апа һәм Рәхимулла абый Заһидуллинар Тәкәнеш базарына төшеп китәләр. Өч яшьлек Рәсүл абый-апалары белән өй саклап кала. Уенга мавыккан балалар кечкенә энеләренең юкка чыгуын абайламый да калалар. Ә Рәсүл исә әти-әнисенең югары очка таба киткәннәрен күреп калган була. Аны-моны уйлап тора торган яшьтәмени, малай әниләре артыннан йөгерә. Инде ераклашкан ата-ана, билгеле, улларын күрми. Рәсүл исә арыш басуына кереп адаша. Елап йөри-йөри, тирән чокырга барып төшә.

Рәсүлнең югалуын белгәч, аны эзләргә бөтен авыл халкы кузгала. Арыш эченнән малайның түбәтәе, чалбары табыла. Бары тик өч көннән соң гына үле хәлдә табып алалар. Шул чокырдан чыга алмыйча, интегеп, тырмашып үлгән була ул. Менә шушы вакыйгадан соң елгага Рәсүл исеме бирелә.

Бала хәсрәте Фәүзия апа белән Рәхимулла абыйны гомер буе ут йотып яшәргә мәҗбүр итә.Вакытсыз өзелгән чәчәктәй гомер аларның күңеленә мәңгелек җәрәхәт ясый.Хәсрәтләрен бераз гына булса да басар диптер, ата-ана озакламый туган улларына Рәсүл исеме бирәләр. Бүген Рәсүл абый-өч бала атасы.Ул фаҗигале рәвештә дөньядан киткән абыйсы рухы алдында баш ия.Үрнәк гаилә башлыгы, инде мәрхүм әти-әнисенең фатихасын алып, мул тормышта яши. Ә мәрхүм Рәсүл исеме авылдашлар күңелендә. Ул исем елга атамасына әйләнеп мәңгеләштерелде.

Әйе, авылыңның, тарихын белү, атамаларының каян килеп чыгуы белән кызыксыну бик кирәк һәм бик мөһим. Чөнки үткәнен белмәгәннең киләчәге юк. Әнә Г.Бәширов та танылган романында Камил авызыннан түбәндәге сүзләрне әйттерә бит:

“ Шул ачык: сезнең бабаларыгыз ифрат та нечкә хисле, шигъри җанлы булганнар, үзләре яшәгән тирәләргә әнә нинди матур исемнәр кушканнар, нинди легендалар калдырганнар, җырлар чыгарганнар. Аңлаган кешегә “Җидегән чишмә” җыры үзе генә дә бик зур рухи байлык бит. Минемчә, болар хәзерге тормышны да бизиләр. Горурланырга кирәк! ...”[Г. Бәширов Б. 1983:60].

Югарыда тасвирланган атама тарихлары төбәгемдәге атамаларның бер өлеше генә. Алар әле күп. Җыелган материалларның барысы да әлеге хезмәттә урын ала алмады. Без аларны “Фән кызыксынудан башлана” папкасына туплап барабыз. Әйе, катлаулы фән дөньясы белән кызыксыну әнә шундый кечкенә эзләнүләрдән башланадыр инде, минемчә. Әйдәгез, без дә әнә шундый эзләнү-тикшеренү эшләрендә активрак катнашыйк! Туган ягыбызны, газиз милләтебезне күз карасыдай кадерләп саклыйк! Халкыбызның үткәнен, аның тарихын өйрәнеп, белеп үсик!

Кулланылган әдәбият

  • “Болгар, Казан төшми телләрдән” Риваятьләр һәм легендалар. Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2001. 3-4, 45-46 нчы битләр.
  • Г.Бәширов. 3 нче том. Казан. Татарстан китап нәшрияты 1983. “Җидегән чишмә” романы, 18, 48, 60 нчы битләр.
  • Н.Михайлов “Авыллар. Исемнәрен кемнәр куйган?” “Нократ” газетасы, 28 сентябрь, 1993 ел.
  • Мәктәбебез укучылары көче белән тупланган җирле материаллар.

  • Автор: Саматова Зульфира Рифхатовна
    Похожие материалы
    Тип Название материала Автор Опубликован
    разное "Туган ягым - яшел бишек" темасына фәнни-тикшеренү эше Саматова Зульфира Рифхатовна 20 Мар 2015
    документ Проект."Туган ягым-яшел бишек" Минигулова Светлана Шаехтимеровна 1 Апр 2015
    документ "Туган ягым- яшел бишек" Сафина Гульназ Ильфаковна 9 Апр 2015
    презентация, документ Дәрес- презентация "Туган ягым -яшел бишек" Зиннатова Лилия Илфаровна 20 Мар 2015
    документ Гомәр Бәширов "Туган ягым - яшел бишек" йомгаклау дәресе Ахметзянова Энҗе Талгатовна 20 Мар 2015
    документ Проект "Туган ягым-яшел бишек"для детского сада. Ситдикова Гульчачак Раифовна 1 Апр 2015
    документ Г.Бәширов "Туган ягым-яшел бишек" әсәрен йомгаклау Карадуган урта гомуми белем мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучылары сайты 16 Янв 2016
    документ Туган ягым - яшел бишек Арсланова Зульфия Замиловна 20 Мар 2015
    документ Туган ягым - яшел бишек Ахтямова Гульнара Ильгизовна 20 Мар 2015
    документ Туган ягым-яшел бишек. Латыйпова Сания Рашатовна 16 Ноя 2015
    презентация Туган ягым - яшел бишек Арсланова Зульфия Замиловна 26 Мая 2015
    презентация Туган ягым яшел бишек Мустафина Рамзия Сулеймановна 27 Окт 2015
    документ Г.Бэширов Туган ягым- яшел бишек. Закирова Минзиля Асгатовна 7 Дек 2015
    Туган ягым – яшел бишек. Гасимзянова Альбина Сибагатулловна 24 Фев 2018
    документ "Минем гаиләм бүләкләре" - фәнни-тикшеренү эше. Автор: Сунгатуллин Раил Хасанова Нурлися Фирдусовна 2 Мар 2016
    разное Гомәр Бәшировның “Туган ягым-яшел бишек” әсәрендә гореф-гадәтләрнең һәм йолаларның бирелеше. Касимова Лилия Амировна 20 Мар 2015
    документ Г.Бәшировның “Туган ягым-яшел бишек” әсәрендә гореф- гадәтләрнең һәм йолаларның бирелеше. Галлямова Гульназ Мубараковна 20 Мар 2015
    документ Фәнни-тикшеренү эше Ахтямова Гульназ Мингалиевна 31 Мар 2015
    документ эзләнү-тикшеренү эше"Сугыш чоры балалары" Арсаева Лилия Равиловна 31 Мар 2015
    документ Туган җирем - яшел бишек. Шарафуллина Ильвера Наримановна 20 Мар 2015
    документ Туган җирем - яшел бишек. Шарафуллина Ильвера Наримановна 20 Мар 2015
    документ "Туган ягым" тексты. «Туган ягым» тексты Набиуллина Раушания Габбасовна 7 Апр 2015
    документ "Туган ягым - илһам чыганагым" Рахматуллина Гюзелия Исламовна 20 Мар 2015
    документ "Туган ягым" Гибадуллина Разиля Наиловна 21 Мар 2015
    документ План кружка "Туган ягым" Крешкова Любовь Павловна 14 Ноя 2015
    документ "Туган ягым буйлап күңелле сәяхәт" Хузягалиева Газима Миннегалиевна 26 Окт 2015
    документ Класс сәгате "Туган ягым" Каюмова Рокия Фаратовна 4 Апр 2015
    разное "Минем туган ягым,минем мәктәбем,минем һөнәри эшчәнлегем" видеосы Набиуллина Ландыш Ильдусовна 2 Мар 2016
    презентация Проект "Туган ягым - гүзәлем. " Гильмутдинова Гузелия Хусаиновна 8 Фев 2016
    презентация Проект эше"Туган якны өйрәнү" Шарафетдинова Разина Нурулловна 31 Мар 2015
    документ Программа элективного курса "Туган ягым, туган төбәгем" Ямалеева Гузалия Нуретдиновна 20 Мар 2015
    документ Сценарий внеклассного мероприятия "Родина моя - Байряка" ("Туган ягым Бәйрәкәм!") Хамидуллина Гульнара Фанировна 2 Мар 2016
    документ Мастер-класс "Туган ягым табигате" Низамутдинова Савия Тауфиковна 20 Мар 2015
    документ "Иламым - туган ягым" Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе. Сунгатова Гульнара Зулькаровна 20 Мар 2015
    документ "Туган ягым - гөлләр иле, гөлләр-сөмбелләр иле" Фарукшина Гульназ Канифовна 1 Апр 2015
    документ Конспект занятия в старшей группе "Сарманым-туган ягым". Галиакберова Ильмира Музаккировна 15 Окт 2015
    документ Занятие по теме"Туган ягым бик ямьле" Яруллина Фирдавес Нажиповна 15 Окт 2015
    документ 2 нче сыйныфның рус төркемендә татар теле дәресе "Туган ягым" Халиуллина Роза Бариевна 26 Окт 2015
    документ Ачык дәрес "Туган ягым табигате" Ахметшина Айгуль Фаукатовна 7 Дек 2015
    документ "Туган ягыбызда талантлы кешеләр" - эзләнү эше. Автор: Хәйретдинова Адилә Хасанова Нурлися Фирдусовна 2 Мар 2016