4 сыйныф. Рус төркемендә татар әдәбияты дәресе."Татарстан - туган җирем"
Дәрес план-конспекты
Дәрес темасы: Татарстан – Туган җирем
Максатлар:
Фәнни максат (Яңа материалны аңлату): Укучыларның Татарстан, туган җир, гореф-гадәтләр темасына бәйле мәгълүмат бирү, белемнәрен тирәнәйтү;
Коммутикатив максат: Татарстан республикасының символикасы, истәлекле урыннары, табигый байлыгы, гореф-гадәтләре темаларын тыңлап аңлау, аңлап сөйләү күнекмәләрен камилләштерү;
Тәрбияви максат: Укучыларда Туган җир, төрле халыкларның гореф-гадәтләргә хөрмәт хисен, толерантлык хисен уяту, үстерү.
Дәрес бурычлары:
1) “Татарстан – туган җирем” темасын кабатлау, лексик темага бәйле сүзлек запасын баету;
2) Гореф-гадәтләр төшенчәсен аңлату, мәгънәсенә төшенү;
3) Укучылар белән гореф-гадәтләр темасына сөйләшү.
Алымнар: Дәреслек белән эшләү, проектор белән эшләү, карточкалар белән эш.
Дәрес принциплары:иҗадилык, күрсәтмәлелек, уку-укыту һәм тәрбия берлеге, өлешчә эзләнү, ситуатив-тематик.
Методлар: кабатлау, аңлату, өлешчә эзләнү.
Дәрес төре: Кабатлау дәресе.
Җиһазлау: проектор, дәреслек, карточкалар, мультимедиа.
Автор: Сайфетдинова Динара Маратовна