Главная / Дошкольное образование / Развитие речи

"Татарстан - туган җирем, Татарстан - Ватаным"

Скачать
66 КБ, 1327569.doc Автор: Мирсаяпова Гульнара Хусаеновна, 7 Дек 2015

Безнең 53 нче “Светофорик” катнаш балалар бакчасы әхлакый – патриотик тәрбия буенча максатчан эш алып бара. Без балаларга кечкенәдән үк туган җир, туган як, туган ил төшенчәләрен биреп, аның матурлыгын, гүзәллеген, биредә яшәүче кешеләр, аларның шөгыльләрен күрсәтеп телебезгә, илебезгә мәхәббәт, халкыбызга ихтирам хисләре тәрбияләргә тырышабыз. Бу нисбәттән бакчабызда күп төрле чаралар үткәрәбез. Сезнең игътибарга Татарстан АССР төзелүенең 90 еллыгына багышланган интеграцияле шөгыль тәкъдим итәбез.

“Татарстан – туган җирем, Татарстан – Ватаным”

Максат: Балаларга Татарстан дәүләтчәнлеге турында белемнәр бирү. Балаларның туган якны танып – белү даирәләрен киңәйтү, аларга тарихи мәгълүмәт бирү. Туган якка, анда яшәүче халыкларга мәхәббәт, милли горурлык тәрбияләү.

Хәзерлек эшләре: Балаларга Татарстан Республикасы турында сөйләү, төрле елларда төшерелгән фоторәсемнәр карау, республикабыз шәһәрләре белән таныштыру, шигырьләр, җырлар, биюләр өйрәнү. Республикабызның шәһәрләребезнең яу батырлары белән таныштыру. Төбәгебездә яшәүче төрле милләт халыкларының мәдәниятенә кызыксыну уяту.

Катнашалар: Татар теле тәрбиячесе, тәрбиячеләр, музей хезмәткәре, балалар, “Әти”, “Әни”.

Зал бизәлеше: сәхнә өлешендә борынгы гаилә күренеше: сандык, чигелгән мендәрләр, өстәлдә чигелгән ашъяулык, лампа, стенада чиккән кул эшләре. Алгы планда бәйләм бәйләүче әби. Алгы якта ике егет “печән чаба”. Салмак кына “Тәфтиләү” көе яңгырый.

Ян якта “ТАССР - 90 ел” дигән язма, Татарстан гербы һәм флагы куелган. Өстәлдә музейдан килгән экспозицияләр: изү, татар халыкның милли киеменнән курчак, калфак, түбәтәй, чиккән читек, яка чылбыры, кечкенә сандык һ.б.

Шөгыль барышы:

“Тәфтиләү” көе астында балалар керәләр. Исәнләшәләр.

Алып баручы. Исәнмесез балалар. Хәерле иртә.

Балалар. Исәнмесез. Хәерле иртә.

Алып баручы. Без бүген сезнең белән бик зур бәйрәмгә җыелдык. Татарстан Республикасының 90 ел тууына багышланган бәйрәмгә. Бүген сезнең белән Республикабызның үткәненә, бүгенгесенә, киләчәгенә сәяхәткә барырбыз. Карагыз әле, бәйрәм уңаеннан күпме кунаклар килгән. Әйдәгез әле, алар белән дә исәнләшик. (Балалар исәнләшәләр)

Алып баручы. Балалар иң беренче без сезнең белән сәяхәтне музейдан

башларбыз. (музей белән татар халкының милли киеменнән киенгән музей хезмәткәре таныштыра)

Балалар. Исәнмесез?

Музей хезмәткәре. Исәнмесез балалар. Мин сезне күптән көттем. Узыгыз, минем яныма.

Бала. Сезнең өстәлдәге әйберләрне карарга ярыймы, апа?

Музей хезмәткәре. И балалар, аларны мин сезгә рәхәтләнеп күрсәтәм. Күрсәтеп кенә калмыйм, сөйлим дә әле. Менә бу курчак. Ул бүген безне үзенең киемнәренә җәлеп итә. Ул татар халкының милли киемнәрен кигән.

- менә бу калфак. Ул татар хатын –кызның баш киеме.

- Ә болар нәрсәләр?

- Әйе Балалар болары бизәнү әйберләре. Кем белә әйтегез әле миңа?

- Алка, беләзек, яка чылбыры һ.б.

- ә менә бу нәрсә дип уйлыйсыз?

Балалар. Читек.

Музей хезмәткәре. Әйе, бу читек. Балалар, безнең борынгы бабаларыбыз күн эшенә дә бик оста булганнар. Алар тире эшкәртеп менә шундый матур – матур читекләр, аяк киемнәре ясаганнар. Ә менә мондый бик матурларын бәйрәмнәрдә генә кигәннәр.

Алып баручы. Рәхмәт сезгә. Балалар сәяхәтебезне дәвам итәбез.

(Элекке өй күренеше. Ир егетләр печән чаба, хатыны сөлге чигә.)

Балалар. Исәнмесез, сез кайдан?

Ана. Сез кайдан дип сорыйсызмы? Без Казан губернасыннан.

Алып баручы. Әйе. Балалар бик күп еллар элек безнең Казан һәм аның тирәсе Казан губернасы дип йөртелгән. Монда кемнәр яшәгән соң? Сез аны беләсезме?

Балалар. Татарлар.

Алып баручы. Дөрес. Ә безнең халкыбыз илен, җирен үзенеке итеп, татар иле төзәргә тырышкан. Халкыбызның тырышуы белән ул барлыкка килә - безнең Татарстан. Безнең әби-бабайларыбыз элек-электән үк эшчән, тырыш, тыйнак, намуслы, пөхтә һәм бик тә уңган булганнар. Кайда гына, нинди генә эш башкарсалар да, җиренә җиткереп, төгәл итеп эшләгәннәр, иген кырларында, болыннарда иртә таңнан кичкә кадәр күмәкләшеп эшләгәннәр. Казан губернасыннан-Татарстан Автономияле республикасы оеша. Аның башкаласы – Казан шәһәре.

Бала. Иделемнең түрендә,

Данлы туган җирендә

Ак канатлы бер ил бар

Татарстан дип атала.

Бала. Борынгыдан моң алган,

Даны ерак таралган.

Яши гүзәл, зур халык,

Карый дөнья таң калып.

Алып баручы. Республика халкы яңа тормыш төзегән, кул хезмәтен тракторлар, машиналар алыштыра башлый. Халкыбыз җиз сызганып эшли,

ял итә дә белә.

“ Шома бас “ биюе

Бала. Апа-апа сугыш башланган. ( Сугыш турында көй яңгырый)

Алып баручы. Әйе, балалар халкыбыз яхшы гына яшәгән вакытта фашистлар һөҗүм итә. Безнең бабаларыбыз сугышка китә.

“Св. Война” көе яңгырый, мультимедиа проектрыннан сугыш күренеше күрсәтелә.

Ана. Балам, фронтларга батыр булып керегез,

Безнең изге җиребездән

Дошманнарны сөрегез.

Булма куркак, бул гайрәтле,

Сугышларга кергәндә,

Үзеңне үзең аяма,

Дошманнарны күргәндә.

Әгәр дошман каршы килсә,

Мылтыктан рәхимсез ат.

Минем теләгем шул сиңа:

Батыр исемен алып кайт.

Сугышка китүче. Юлбасарлар таптый җиребезне,

Ватан сугышына мин китәм.

Менә - балам. Син - әнкәсе аның

Балабызны тотып ант итәм.

Алып баручы. Кырык беренче ел. Июнь.

Йөрәкне тетрәткән бу санны,

Инде яңа гасырга керсәк тә,

Күмә алмый еллар тузаны.

Барча халык бердәм көч булып

Күтәрелә илне сакларга.

Аяз күкне, илне, сабыйларны

Явыз фашистлардан сакларга.

“Бөркет” җыры

Алып баручы. Ачы хәсрәт китергән дәһшәтле сугыш елларын беркем дә онытырга тиеш түгел. Безнең матур тормышыбыз хакына күпме кешенең гомере өзелгән. Сугыш кырыннан күпме кеше имгәнеп кайткан. Күпме

сугышчыларыбызга Советлар Союзы Герое исеме бирелгән. Безнең Татарстаныбызда да, Әлмәтебездә дә Советлар Союзы Геройлары бар. Балалар, кемнәр алар, әйдәгез әле, аларны санап китик.

Балалар. М.Җәлил, Н.Н.Токарликов, М.Әхмәдуллин, Г.Гафиятуллин, М.Сыртланова, И.Маннанов, М.Девятаев.....

Балалар рәсемгә чыгып үз бабалары турында сөйлиләр.

Алып баручы. Балалар кайтмый калган геройларыбыз өчен бер минут тынлык.

Алып баручы. Сугыш бик озак барды. Халкыбыз сугыш беткәч тә армый –талмый эшлиләр. Безнең төбәгебездә нефть ятмалары, ә Республикабызда яңа шәһәрләр балкып чыкты. Әйдәгез әле, балалар искә төшерик: нинди шәһәрләр бар?

Балалар. Әлмәт, Зәй, Түбән Кама, Яр Чаллы, Азнакай һ.б.

Кубиклар белән уен.

Алып баручы. Ә безнең Әлмәт шәһәре нефтьчеләр башкаласына, ә

Республикабыз мөстәкыйль дәүләткә әйләнде. Ә сез беләсез һәр дәүләтнең символлары була. Балалар нинди символлар алар?

Балалар. Флаг, Герб, Гимн.

Алып баручы. Әйдәгез әле, без сезнең белән гимн тыңлап үтәбез. Гимнның көен Рөстәм Яхин язган.

Гимн тыңлау.

Алып баручы. Безнең туган телебез татар теле. Ул безнең милли телебез, Республикабызның дәүләт теле. Ана телебез бик борынгы һәм бай телләрнең

берсе.

Бала. Без - татарлар!

Татар исемен без

Горур йөртә торган бер халык.

Без- татарлар!

Татар исемен без

Иң - иң озак йөрткән бер халык.

Без – татарлар!

Шулай диеп белә

Безне бөтен дөнья илләре.

Без – татарлар!

Батыр халык дигән

Зур даныбыз әле сүнмәде.

Без – татарлар!

Бала. И, туган тел!

Сине Әнкәй итеп,

Йөрәгендә саклый бу халык.

Таралган ул....

Әгәр, син булмасаң,

Бетәр инде күптән югалып....

“ Туган ил” җыры

Энҗе Мөэминова шигыре, Мөхтәр Минһаҗев көе

“Балам!” – диеп, туган телдә

Эндәшә миңа әткәм.

“Әнием!” – дип, әнкәемә

Мин туган телдә әйтәм.

Дөньяда иң – иң матур ил

Ул – минем туган илем.

Дөньяда иң – иң матур

Ул – минем туган телем.

Туган телемдә сөйләшеп,

Яшим мин туган илдә.

“Туган ил” дигән сүзне дә

Әйтәм мин туган телдә.

Иң изге хисләремне мин

Туган телдә аңлатам.

Шуңа күрә туган телне

Хөрмәтлим мин, яратам.

Бала. Идел ярларына нурлар сибеп,

Матур булып ата бездә таң.

Таң шикелле якты Туган илем,

Бәхет биргән җирем – Татарстан!

Бала. Нәрсә соң ул Татарстан?

Бала. Татарстан – ул минем Туган илем, торган җирем, туган йортым.

Бала. Татарстан – ул минем гаиләм, туганнарым, дусларым.

Син тәүге кат баскан җирем,

Кояшым, таңым минем.

Иң шат булып үскән җирем,

Ватаным, даным минем.

Бала. Сандугачкай, сайра, сайра,

Котлап язгы таңнары

Туган җирдәй гүзәл җирләр

Дөньяда тагын бармы?

Күрче, дөнья нинди матур,

Тирә - ягың гөл генә.

Гөлбакчадай ямьле була

Бары Туган җир генә.

Алып баручы. Туган җир һәр кешегә газиз, кадерле. Без Татарстанда яшәвебез белән горурланабыз. Аның зифа каенлы урманнарын, көмеш сулы

күлләрен, балык белән тулы киң елгаларын бик яратабыз. Эш сөючән, уңган, тырыш халкын күреп сокланабыз. әйдәгез, бүгенге бәйрәм көнендә Татарстаныбызга багышлап җыр җырлыйк.

“ Кояшлы ил” җыры

Әхмәт Рәшит сүзләре, Луиза Батыр – Болгари көе

Кояшлы ил – безнең ил,

Күге аның гел аяз.

Кыш китерсә Кыш бабай,

Чәчәк алып килә яз.

Һавасы да, җире дә,

Салават күпере дә,

Яңгыры да, кары да –

Безгә якын бары да.

Сандугачлы урманы,

Ашлык тулы кырлары,

Бөтен җиргә яңгырый

Безнең бәхет җырлары.

Бала. Көмеш суларың, зәңгәр урманың

Якын күңелгә, Татарстаным!

Син – туган ягым,

Син – минем таңым, Татарстаным!

Алып баручы. Татарстан- күп милләтле республика. Анда татарлар, руслар, чувашлар, башкортлар, марилар һәм башка милләт кешеләре, бер гаилә

кебек, бергәләп эшлиләр, дус тату яшиләр.

Дус яшәргә кирәк җир йөзендә,

Дуслар кирәк һәрбер кешегә.

Дуслык булса яшәү дә күңелле,

Уңай була һәрбер эшең дә.

“Халыклар дуслыгы” биюе

Алып баручы. Туган илкәем, сөйгән җиркәем

Иртәнге саф нурга күмелә.

Уяна сабый, елмаеп карый

Иртәнге саф кояш нурына.

Кояш керә.

Бала. Кояш, кояш, син биектә

Бар дөньяны күрәсең.

Әйтче, кояш иң матур җир кайда?

Син бит инде беләсең.

Кояш. Әйе, - ди кояш, беләм,

Мин әйттем, тыңлап кара,

Иң матур җир, туган җир ул,

Онытма моны, бала.

Сагынышып кошлар кайта

Түгәрәк күлләренә.

Ояларын ясый алар

Тик туган җирдә генә.

Дөнья ямьле, сулар тәмле

Тик туган җирдә генә.

Кояш якты, кояш җылы

Тик үскән җирдә генә.

Бала. Җирдә миңа ни кирәк?

Әти дә, әни кирәк.

Җирдә миңа ни кирәк?

Без яшәгән өй кирәк.

Җирдә миңа ни кирәк?

Әллүкиле көй кирәк.

Җирдә миңа ни кирәк?

Тукай, туган тел кирәк.

Җирдә миңа ни кирәк?

Туган - үскән ил кирәк.

Җирдә миңа ни кирәк?

Мәңге имин җир кирәк.

Алып баручы. Кадерле балалар! Исән булыгыз, туган телегезне, туган җирегезне хөрмәт итегез, онытмагыз Татарстаныбызның лаеклы уллары һәм кызлары булып үсегез.

“Мин яратам сине, Татарстан” җыры.

Роберт Рәкыйпов шигыре, Роберт Андреев көе

Мин яратам сине, Татарстан

Ал таңнарың өчен яратам.

Күк күкрәп, яшен яшьнәп яуган

Яңгырларың өчен яратам.

Мин яратам сине, Татарстан

Горур халкың өчен яратам.

Җан эреткән, әнкәм телең өчен,

Татар телең өчен яратам.

Мин яратам, Әлмәт, Яр Чаллыны,

Киң күңелле Казан каласын.

Илем бакчасында, Татарстан,

Ал канәфер булып янасың.

...Татарстан, сине яратам!


Автор: Мирсаяпова Гульнара Хусаеновна
Похожие материалы
Тип Название материала Автор Опубликован
документ "Татарстан - туган җирем, Татарстан - Ватаным" Мирсаяпова Гульнара Хусаеновна 7 Дек 2015
документ Открытый урок “Туган җирем- Татарстан.”( Моя Родина- Татарстан") Низамова Гузалия Гусмановна 21 Ноя 2015
аудио Туган җирем Татарстан Кашапова Фирюза Ильшатовна 31 Мар 2015
документ Туган җирем - Татарстан Сайфуллина Ландыш Зиннуровна 22 Апр 2015
документ Туган җирем - Татарстан! Сахбутдинова Фидания Альфатовна 19 Окт 2015
документ "Туган җирем - Татарстан" (КВН-дәрес) Фасахова Миляуша Рауфовна 20 Мар 2015
документ 4 сыйныф. Рус төркемендә татар әдәбияты дәресе."Татарстан - туган җирем" Сайфетдинова Динара Маратовна 9 Мая 2015
презентация Туган җирем Татарстан. Гарипова Рузиля Салихзяновна 20 Мар 2015
документ Туган җирем Татарстан Хабетдинова Фиразия Муразяповна 7 Фев 2016
документ "Туган җиребез – Татарстан”. Воробьёва Людмила Николаевна 17 Дек 2015
разное Туган ягым - Татарстан Закирова Сания Исмагиловна 2 Мар 2016
разное Публикация в газете "Ватаным Татарстан" Ваганова Альбина Ильсуровна 7 Дек 2015
документ "Васильево-туган җирем" Хисамеева Зульфия Анваровна 20 Мар 2015
разное Туган җирем,мәктәбем,һөнәри эшчәнлегем" Саетгалина Ландыш Камилевна 2 Мар 2016
разное «Туган тел» мастер-класс бәйгесенә "Туган җирем, мәктәбем, һөнәри эшчәнлегем" Васильева Римма Николаевна 1 Апр 2015
документ Татарстан - минем Ватаным Сайфуллина Ландыш Зиннуровна 22 Апр 2015
документ Туган ягым,Татарстан! Яруллина Елена Сергеевна 31 Мар 2015
разное "Мой родной Татарстан" Кузнецова Оксана Александровна 1 Апр 2015
документ Экологик брейн-ринг "Минем туган җирем" Салимова Минзиля Шамсрахмановна 20 Мар 2015
документ МАСТЕР КЛАСС-"Туган җирем, мәктәбем, һөнәри эшчәнлегем" Мөбарәкшина Энҗе Мулланур кызы 5 Мар 2016
презентация Ватаным Татарстан Шамсутдинова Гульнара Ясавиевна 20 Мар 2015
разное Ватаным-Татарстан. Васильева Раушания Аглулловна 20 Мар 2015
документ Минем Ватаным- Татарстан. Насибуллина Разиля Минзиевна 20 Мар 2015
документ Минем туган ягым –Татарстан Попова Гульниса Гаяновна 20 Мар 2015
документ Туган илем- Татарстан Хаммадиева Мадина Валиулловна 18 Дек 2015
документ Татарстан - туган жирем Замалиева Эльвира Фэнисовна 5 Апр 2015
документ Сценарий развлечения, посвященный дню Республики Татарстан "Мой Татарстан, ты лучше всех!" Гатина Фанися Рафкатовна 19 Окт 2015
документ "Татарстан - Тукай иле!" Шарифуллина Эльмира Ахтямовна 20 Мар 2015
документ Викторина "Наш Татарстан" Иоргачёва Альфия Табрисовна 20 Мар 2015
презентация, документ Классный час на тему "Моя Родина - Татарстан" Денисова Марина Николаевна 21 Мар 2015
разное План-конспект урока по татарскому языку "Республика Татарстан" Вахитова Лейсан Валиахметовна 20 Мар 2015
документ Презентация "Татарстан" Щербинина Елена Александровна 20 Мар 2015
документ Конспект внеклассного мероприятия "Край мой родной, Татарстан!" Хазиева Венера Мунировна 31 Мар 2015
презентация Презентация "Татарстан-моя республика" Валиева Гульназ Ахнафовна 6 Апр 2015
презентация Презентация "Символика Республики Татарстан" Диск Ризванова Юлия Александровна 6 Апр 2015
документ "Мой край родной - Татарстан" Конова Анна Александровна 5 Апр 2015
документ "Татарстан җәүһәрләре" Мухамедзянова Гульшат Ильдусовна 4 Ноя 2015
документ Парламент сәгате. Тема: "Татарстан Республикасының символлары" Хайруллина Гульсиня Асадулловна 13 Апр 2015
документ Конспект НОД "Мой Татарстан" Кучумова Галина Алексеевна 19 Мая 2015
презентация презентация " Мин яратам, сине Татарстан" Кирилова Наталия Викторовна 4 Июл 2015