3нче сыйныф ( татар төркемчәсе) Тема: «Фигыль» темасын кабатлау.
3нче сыйныф ( татар төркемчәсе)
Тема: «Фигыль» темасын кабатлау.
Максат:
1. фигыль турында өйрәнгәннәрне кабатлау;
2. белемнәрне гомумиләштерү һәм камилләштерү;
3. белем алуга омтылыш, дәресләрдә активлык, игътибарлылык тәрбияләү;
4. укучыларда патриотик хис уяту.
Материал: дәреслек (82-91 нче битләр), «Кызыклы грамматика» китабы, дидактик материаллар, «Фигыль» таблицасы.
Җиһазлау: перфокарталар, мәкальләр, сюжетлы рәсемнәр.
Дәрес барышы:
I. Оештыру моменты.
1) психологик комфорт урнаштыру;
2) дежур укучы белән әңгәмә.
II. Үткәннәрне актуальләштерү.
191нче күнегү. «Безнең өйдә» хикәясеннән фигыльләрне язып алу.
дәреснең темасы һәм максаты белән таныштыру.
( тактада түбәндәге мәкаль язып куелган) Атаң улы гына булма, Ватан улы да бул.
- мәкальне үрнәк уку;
-балалар хор белән укыйлар;
- мәкальне укучылар аңлата;
Әңгәмә уздыру.
-Ни өчен Ватан улы да булырга кирәк? (укытучы сорый)
Укучылар җавабы:
-Чөнки без булачак солдатлар. Ә солдатның изге бурычы- Ватанны, илне саклау.
-Әйе, укучылар, бик дөрес әйттегез. Хәзер шушы мәкальне матур һәм дөрес итеп дәфтәрегезгә язып куегыз.
III. Кабатлау.
а) -Укучылар, хәзер без сүзләр дөньясына сәяхәткә чыгарбыз. Сәяхәткә чыгу өчен безгә бу рәсемнәр буенча хәрәкәтне, эшне
белдергән сүзләр әйтергә кирәк.
-Без нинди сүзләр әйттек?
-Алар нинди сорауларга җавап бирәләр?
-Димәк, нинди сүзләрне кабатларбыз?
-Фигыльләрне.
-Әйдәгез, фигыльнең билгеләмәсен искә төшерәбез.
(Укучылар билгеләмәне әйтәләр; таблица буенча да укып китәбез).
-Укучылар, бүген сәяхәттә түбәндәге тукталышлар булыр:
1) «Мәкальләр аланы».
2) «Барлык һәм юклык».
3) «Заманнар».
4) «Яңа сүзләр урамы».
- Беренче тукталышыбыз – «Мәкальләр аланы».
Менә бу мәка льләрне игътибар белән укып карыйк әле. Нинди фигыльләр җитми икән?
- Эш кешене …, ялкаулык … .( төзәтә, боза)
-Сүзең белән … - эшең белән … .(мактанма, мактан)
- Бүгенге эшне иртәгәгә … (калдырма)
- Беләге юан берне … , белеме юан меңне … .(егар)
- Без капчыкта … .(ятмый)
-Ялган сөйләсәң - …,
Дөресен сөйләсәң … (тотылырсың, котылырсың)
(бу мәкальләр тактада язылган була; укучылар фигыльләрне рәт буенча тактага чыгып язалар)
-Икенче тукталышыбыз – «Барлык һәм юклык».
- Алда язган мәкальләрдән барлык һәм юклык формасында килгән фигыльләрне баганалап язабыз. Бер укучы барлыкта , ә икенче укучы юклыкта яза.
Барлык Юклык
төзәтә мактанма
боза калдырма
мактан ятмый
егар
тотылырсың
котылырсың
-Шулай итеп, фигыльнең юклык формасы ничек ясала һәм нәрсә белдерә?
- Фигыльнең юклык формасы эшнең үтәлмәвен белдерә һәм -ма, -мә; -мый, -ми кушымчалары ярдәмендә ясала.
Өченче тукталышыбыз – «Заманнар».
-Фигыль нинди заманнарда килә?
- Үткән, хәзерге, киләчәк.
-Хәзер мин сезгә перфокарталар таратам. Бирелгән фигыльләрне өч заманда язарга.
Дүртенче тукталышыбыз – «Яңа сүзләр урамы».
Таблицадагы нокталар урынына хәрефләр куеп, фигыльләр ясарга кирәк:
Ию, ою, ую, өю.
Ю Тою, кию, кою, кую,сөю, көю, төю, тую, һ.б.,
б) -Ә хәзер бер күнегү эшләп алырбыз. Бу күнегүдә бирелгән фигыльләр буенча исемне белдерүче сүзләрне табарга кирәк.
(күнегү тактада языла)
Оча, куна, сайрый, корт чүпли, оя ясый, бала чыгара … (кош).
Чаба, кешни, узыша, йөк ташый … (ат).
Шуыша, чага, урала, ысылдый … (елан).
Йөзә, саклый, ашый, йоклый, эзли,өрә … (эт).
в) Дәреслек белән эшләү.
191нче күнегү. « Безнең ишегалдында».
- хикәядән фигыльләрне табып, язып алырга һәм фигыльләрнең заманын билгеләргә.
г) Уен «Сүзләр тап».
РИ
ЙӨ- ЗӘ
ГЕРӘ
ДӘТӘ
IV. Дәрескә йомгак ясау.
Белемнәренә, дәрестә катнашканлыкларына карап билге кую.
V. Өйгә эш бирү.
-Сез нинди эт һәм мәче исемнәре беләсез, дәфтәрегезгә языгыз.
Автор: Ахметзянова Лилия Ахнафовна