Дәрес - конференция
Космонавтика көненә багышланган дәрес-конференция
Максат:
· Космик пространствоны өйрәнүдәге уңышларны физика фәне белән бәйләргә өйрәтү;
· Дөньяны танып-белү эшчәнлеген үстерү;
· Әйләнә -тирәлектә баручы күренешләрне аңлауларына этәргеч бирү;
· Матурлыкны күрә белергә өйрәтү, туган җиргә мәхәббәт тәрбияләү;
Конференция барышы.
1. Укытучының кереш сүзе. Безнең тагын бер язгы бәйрәмебез бар. 12 апрель
Космонавтика көнен билгеләп үтәбез. 2011 нче елның апрель аенда Космик эра башлануга 50 ел тулды. 50 ел элек, 1961 нче елның 12 нче апрелендә галәмгә беренче кеше күтәрелә. Ул елларда искитмәле булган “кеше галәмдә” дигән хәбәр бөтен дөнья буенча тиз тарала. Безнең илебездә, дөньяда беренче буларак, бортына кеше утырган “Восток” космик корабле җир тирәли орбитага чыгарылды. Бу кеше-очучы космонавты Юрий Алексеевич Гагарин. Ул илебез хөкүмәте тапшырган эшне үтәде.Узган гасырны галимнәр,язучылар һәм журналистлар төрлечә атадылар: атом гасыры, генетика гасыры, кибернитика гасыры һ.б. Иң еш кулланыла торган торган атама “Космик гасыры”булгандыр. Чыннан да,1957 нче елның 4 нче октябрендә Советлар Союзында Җирнең беренче ясалма иярчененең тиешле орбитага чыгарылуы күпләр өчен көтелмәгән вакыйга, могҗиза булды.Ясалма күк җисеме зур да, авыр да түгел иде: диаметры 580 мм, массасы 83,6 кг. Совет иленең космостагы көмешсыман ак шар рәвешендәге беренче “вәкиле” нең , 15 һәм 7,5 метрлы дулкында эшләгән ике радиотапшыргычы яңгыраган “бип-бип” дигән сигналлары космик эра башлануы турында игълан итте.
Автор: Галяутдинова Гульчачак Асхатовна