Главная / Старшие классы / Алгебра

Математическое путешествие по следам ветерана

Скачать
202.08 КБ, 1081971.docx Автор: Галиуллина Фарида Вакифовна, 4 Мая 2015

Дәресләрдә, класстан тыш чараларда Интернеттан файдалану, дәресләрне компьютер презентацияләреннән файдаланып үткәрү укучыларның белем алу процессын кызыклы, мавыктыргыч итү юлларының кайберләре.<?xml:namespace prefix = o />

“Ветеран эзләре буйлап математик сәяхәт” дәресе Бөек Җиңүнең 65 еллыгына багышланып, ветеранның сугышчан юлын өйрәнеп, ул узган юлның картасын төзүне күз алдында тота. Үзләре төзегән картадан файдаланып сорауларга җавап бирү, укучыларда эшләгән эш белән кызыксыну,үз эшеңнең нәтиҗәсен тою хисе тәрбияли.

Дәрес 6 классукучылары белән ел буена үткәннәрне кабатлау дәресләренең берсендә үткәрелә. Төрле тамгалы саннар белән гамәлләр, пропорциянең билгесез буынын табу, координатасы буенча нокта билгеләү, масштаб ярдәмендә ераклык табу, түгәрәк мәйданын табу кебек белемнәр 6 класста үзләштерелә. Бу дәрестә шушындый биремнәрне үтәп, ветеран узган юллар турында укучыларга мәгълумат җиткерелә.

Дәрестә презентация кулланыла.

Тема: 6 сыйныф материалын гомумиләштереп кабатлау

Максат: укучыларның белемнәрен ныгыту, камилләштерү; Интернетта эшләү күнекмәләрен үстерү; сугыш ветераннарына карата игътибарлылык, аларга хөрмәт, авылдаш ветераннарыбыз белән горурлану хисләре тәрбияләү; алган белемнәрне практикада кулланырга өйрәтү.

Җиһазлау. Компьютерлар, презентация,географик карта, атласлар, миллиметрлы кәгазь

Дәрес тибы. Гомумиләштерү дәресе.

Дәрес барышы.

А.Пахмутованың Н.Добронравов сүзләренә язылган “День Победы” җырының 1 куплеты тыңлана, шул вакытта экранда дәреснең эпиграфы яктыра:

“Матурлыгы өчен бу көннәрнең,

Кемнәр генә корбан булмаган.

Исемнәрен тарих безгә үзе,

Саклап килә ерак еллардан”.

Укытучы.Җиңү зур корбаннар аша килде. Менә 65 ел инде илебез халкы тыныч тормышта яши.

1941 елның 22 июненнән алып 1945 елның 9 маена кадәр илебез халкы, бер генә минутка да бу сугышта җиңеп чыгачагына өметен югалтмыйча, дошман белән аяусыз көрәште. Шушы сугыш ничә көн дәвам итте икән соң, ничек уйлыйсыз?

а)1439 көн; б) 1418 көн; в) 1460 көн; г) 1443 көн.(укучылар телдән җавап бирәләр).

Укытучы.Тыныч иде әле таңнарыбыз,

Аяз иде әле иртәләр.

Дошман басып керде илебезгә,

Ир- егетләр яуга китәләр.

Бөек Ватан сугышы безнең авылны да читләтеп үтмәгән. Авылыбызның имән кебек ир-егетләре, илебезне фашист илбасарларыннан азат итү өчен, сугышка китә. Карга авылыннан ничә кеше сугышка китте икән? Бу сорауга җавапны түбәндәге биремне үтәп табарбыз.

1)Аңлатманың кыйммәтен табыгыз.

-3,4 ∙7,1-3,6∙6,8+9,7∙8,6+141,2

Укытучы.Без кайтырбыз диеп киткән юлдан

Китсәләр дә алар кайтмады.

Алар өчен бары җилләр генә

Ачып-ябып йөрде капканы.

Без кайтырбыз диеп китсәләр дә, күп кенә авылдашларыбыз туган җирләренә әйләнеп кайта алмады. Ничә кеше чит җирләрдә башларын салды икән? (сорауга җавап биремне үтәп табыла)

2) Пропорцияне чишегез, табылган буынны <?xml:namespace prefix = st1 />10 га тапкырлагыз.

<?xml:namespace prefix = v /> =

<?xml:namespace prefix = w /> Укытучы. Туган җирдән еракта башларын салган авылдашларыбызның якты истәлеге күңелләрдә мәңге сакланыр.Авылыбыз уртасына салынган һәйкәл моның ачык мисалы.(Слайд)

Сугыштан авылыбызга әйләнеп кайткан ветераннарның күбесе, бер-бер артлы, арабыздан китә торалар. Аларның сафы елдан-ел сирәгәя бара.

Ә ничә авылдашыбыз сугыштан әйләнеп кайткан соң? (укучылар җавап бирәләр)

Бүген ветераннарыбызның берсе-Вәлиев Вәли Вәлиевичның сугышчан юлы белән якыннанрак танышырбыз.Аның сугышчан юлының картасын төзербез.(Слайд)

Вәли ага Вәлиев 20 нче гасырның утызынчы елларында, салкын декабрь аеның 9 нчы числосында дөньяга килгән. Сугыш башланганда аңа 16 яшь тулып киткән булган. Вәли абый кайчан туган ? (укучылар җавап бирәләр)

Баштарак Вәли абый үзебезнең авылда башлангыч мәктәптә укый, соңыннан укуын Яңа Чаллы урта мәктәбендә дәвам итә.

Сугыш башлангач, Карга авылыннан 5 егетне Казанга ФЗУ га укырга җибәрәләр. Алар арасында Вәли абый да була.

Координаталар яссылыгында Карга авылының урынын билгелик. Моның өчен безгә аның

географик координаталары кирәк булачак (Татарстан картасыннан Карга авылының, Казан шәһәренең географик координаталары табыла, миллиметрлы кәгазьдәге координаталар яссылыгында билгеләнә).

Шунда ул балта остасы һөнәрен үзләштерә. Ленинград шәһәреннән(хәзерге Санкт-Петербург) Казанга эвакуацияләнгән заводларны торгызуда хезмәт куя.

1942 елның кызу урак өстендә солдатка алына. Башта Казанга, соңрак Горький шәһәренә җибәрелә. “Катюша” ракета җайланмасында хезмәт итүгә укыганнан соң, 1943 елда Көньяк Фронтка эләгә. Ростов-на-Дону шәһәре тирәсендә 248 нче гвардия миномет полкында наводчик итеп билгеләнә.

Үзебез төзи торган картада Горький һәм Ростов-на-Дону шәһәрләрен билгеләргә кирәк.Барлык шәһәрләрнең дә координаталарын картадан карап төгәл билгеләү мөмкин түгел. Бу очракта Интернет мөмкинлекләреннән файдаланырга була. (“База данных географических координат населенных пунктов” сылтавы белән Интернеттан мәгълуматлар табабыз.)

Безгә тагын Будапешт, Вена, Донецк, Новошахтинск, Братислава шәһәрләренең дә координаталары кирәк булачак (Интернеттан кирәкле координаталарны табалар)

Шәһәр

Географик киңлек

Географик озынлык

Казан

55˚49΄

49˚ 08΄

Горький

56˚ 20΄

44˚ 00΄

Донецк

48˚ 00΄

37˚ 48΄

Новошахтинск

47˚ 47΄

39˚ 56΄

Ростов-на-Дону

47˚ 14΄

39˚ 42΄

Будапешт

47˚ 31΄

19˚ 00΄

Вена

48˚20'

16˚ 20'

Братислава

47˚ 08΄

17˚ 05΄

Базарлы Матак

54˚ 56΄

49˚ 56΄

Ватан өчен барган сугышта җиңеп чыгуга галимнәрнең дә керткән өлеше бәяләп бетергесез.10-11 класс “Алгебра” дәреслегенең авторы -бөек математик Андрей Николаевич Колмогоров ,ихтималлык теориясе буенча хезмәтләрен кулланып ,артиллерия снарядларының таралып китүенең иң отышлы теориясен эшкәрткән. Ул тапкан нәтиҗәләр атуның төзлеген арттыруга булышкан, шуны белән бергә сугышның алласы дип аталучы артиллерия хәрәкәтенең эффектын арттырган.(Слайд)

Беренче сугышчан чыныгуны Вәли Вәлиевич Новошахтинск, Донецк өчен барган сугышларда ала.(Бу шәһәрләр картадан табыла).

1944 елда Вәли агага Венгрия башкаласын азат итүдә катнашырга туры килә. Венгрия башкаласы нинди шәһәр икәнен биремне үтәгәч белербез.

3)Венгрия башкаласының исемен ачыклагыз.

1) 0,5∙(-4)∙(-10);

2) -0,45:1,5;

3) 1 :

4) -8+5;

5) -11-3;

6) -17+35;

7) -3,9:(-1,3);

8) -3+4-5+6.

П

е

д

а

в

о

б

т

ш

у

-14

18

5

-3

-8

1

20

2

3

-0,3

(Новошахтинск, Донецк, Будапешт шәһәрләре координаталар яссылыгында билгеләнә .)


Автор: Галиуллина Фарида Вакифовна
Похожие материалы
Тип Название материала Автор Опубликован
документ Математическое путешествие по следам ветерана Галиуллина Фарида Вакифовна 4 Мая 2015
разное Математическое путешествие по сказке «Гуси-лебеди» . Асварова Миреста Айвазовна 31 Мар 2015
разное Математическое путешествие по сказке «Гуси-лебеди» . Асварова Миреста Айвазовна 31 Мар 2015
документ Математическое путешествие по сказке «Гуси-лебеди» Математическое путешествие по сказке «Гуси-лебеди» Панарина Надежда Александровна 31 Мар 2015
документ Урок-путешествие: «По следам древних греков». Рощина Галина Владимировна 21 Мар 2015
документ Игра-путешествие « По следам Гусей-лебедей». Медведева Юлия Александровна 1 Апр 2015
разное Урок – путешествие: «По следам Робинзона» Д. Дефо «Робинзон Крузо». Сушкевич Ольга Александровна 5 Апр 2015
документ Математическое путешествие по Тульской области Дедкова Людмила Евгеньевна 21 Мар 2015
документ Внеклассное мероприятие по математике: «Математическое путешествие» Воробьёва Юлия Юрьевна 21 Мар 2015
документ «Математическое путешествие по странам» Ланец Надежда Александровна 31 Мар 2015
разное Математическое путешествие по сказке "Гуси -лебеди". Челышева Оксана Юрьевна 31 Мар 2015
документ Математическое путешествие по сказке «Доктор Айболит» Ефимова Наталья Ивановна 31 Мар 2015
документ Открытый урок по математике" Математическое путешествие" Захарова Евгения Анатольевна 31 Мар 2015
документ Лист-путеводитель "Математическое путешествие по Кронштадту" Жирнова Алеся Григорьевна 15 Окт 2015
презентация презентация к уроку «Математическое путешествие по сказкам» Бескровная Ирина Николаевна. 16 Окт 2015
документ Урок-игра «Математическое путешествие по сказкам». Бескровная Ирина Николаевна. 16 Окт 2015
документ конспект по фэмп "Математическое путешествие" Лицукова Наталья Николаевна 19 Дек 2015
документ Математическое путешествие по Санкт-Петербургу 4 класс Степановская Анна Владимировна 20 Фев 2016
документ Проект по математическому развитию дошкольников «Математическое путешествие» Шевченко Анна Владимировна 28 Фев 2016
документ Занятие по математике : «Путешествие в математическое королевство». Рубцова Ирина Николаевна 7 Фев 2016
документ Внеклассное мероприятие по литературе «Путешествие по следам великого поэта». Виньковская Татьяна Александровна 20 Мар 2015
документ КОНСПЕКТ непосредственно-образовательной деятельности Тема: Путешествие по следам животных в лесу (образовательная область «Познание») в 1й младшей группе Кукурудза Елена Александровна 11 Апр 2015
документ Сценарий внеклассного мероприятия "Путешествие по следам капитана де Клие" Худякова Светлана Викторовна 24 Сен 2015
документ Методическая разработка по изготовлению открытки для ветерана Новикова Елена Семеновна 20 Мар 2015
разное По следам колобка... Савельева Ирина Николаевна 4 Апр 2015
разное По следам войны Радченко Светлана Алексеевна 5 Ноя 2015
разное Внеклассное мероприятие по математике 8-9 клас " Математическое путешествие по родному краю". Назаркина Светлана Викторовна 21 Мар 2015
документ Конспект занятия по математике в подготовительной группе по теме: «Математическое путешествие в страну сказок». Ковтун Светлана Николаевна 31 Мар 2015
документ Конспект занятия по математике. Математическое путешествие по сказке «Гуси-лебеди» . Для детей средней группы. Асварова Миреста Айвазовна 31 Мар 2015
документ Интегрированное занятие по математике "Математическое путешествие по сказке Золушка" Терентьева Ирина Викторовна 31 Мар 2015
документ Конспект занятия по математике. Математическое путешествие по сказке «Гуси-лебеди» . Для детей средней группы. Асварова Миреста Айвазовна 31 Мар 2015
разное Занятие кружка "Математический калейдоскоп" для обучающихся 4 класса по теме " Математическое путешествие по легендам о Байкале" Стрижнева Ирина Анатольевна 31 Мар 2015
документ Конспект урока по математике в 5 классе "Действия с натуральными числами. Математическое путешествие по Кронштадту" Жирнова Алеся Григорьевна 15 Окт 2015
презентация Методическая разработка урока по теме «Математическое путешествие по материкам и островам» Азизян Рузанна Володяевна 7 Дек 2015
презентация, документ Занятие по математике в старшей группе "Математическое путешествие по сказке "Дюймовочка" (с использованием ИКТ) Левина Наталья Глебовна 20 Янв 2016
документ Итоговое занятие в средней группе "По следам Гусей-лебедей" Итоговое занятие в средней группе "Путешествие по сказке «Гуси - лебеди" Чемоданова Наталия Георгиевна 8 Мая 2015
презентация, документ Методическая разработка урока по теме "Эколого - математическое путешествие" для 6 класса. Попондополо Наталья Юрьевна 21 Мар 2015
документ Сценарий внеклассного мероприятия по математике в 8 классе: "Математическое путешествие" Орлова Галина Борисовна 21 Мар 2015
разное Внеклассное мероприятие по математике 6 класс "Математическое путешествие в космос" Назаркина Светлана Викторовна 21 Мар 2015
документ Конспект интерактивного занятия по математике подготовительная группа № 12 на тему: "Математическое путешествие" Чекунова Екатерина Владимировна 31 Мар 2015