Главная /
Старшие классы /
Алгебра
Автор: Салихзянова Василя Хакимзяновна
Бердәм дәүләт имтиханнарына хәзерләнгәндә өй эшенең роле.
Скачать
46.5 КБ, 861455.doc Автор: Салихзянова Василя Хакимзяновна, 1 Апр 2015
Бердәм дәүләт имтиханы - хәзерге белем бирү системасының аерылгысыз өлеше, элементы. Математикадан бердәм дәүләт имтиханын кертү укучыларның уку эшчәнлегендә билгеле бер акцент алмашынуын күздә тота, математиканы укыту технологиясен яңача төзү кирәклеген билгели, белем төрлелегеннән белемлеккә күчүне тизләтә. Бу шартларда укытучы өчен укучыларның белем сыйфатын күтәрү, аларны Бердәм дәүләт имтиханына хәзерләү иң мөһим мәсьәлә булып тора. Бердәм дәүләт имтиханнарына әзерлек эшендә, югары өлгерешкә ирешүдә укучыларның өй эшләрен дөрес оештыруның да зур әһәмияте бар.
Автор: Салихзянова Василя Хакимзяновна
Похожие материалы