Главная / По задаче / Классное руководство

"Сәләтле шәхес тәрбияләүдә тәрбия эшенең йогынтысы"

Скачать
44 КБ, 695466.doc Автор: Мубаракшина Лилия Радиковна, 31 Мар 2015

Бүгенге көндә тормыш мәктәп алдына тәрбия эшен яңача оештыру бурычын куя. Чөнки хәзерге чорда безнең илдә бара торган яшәү өчен көрәш, шәхси эшмәкәрлекне хуплау, җәмгыяттә үз-үзеңне генә ихтирам итү хисенең көчәя баруы яш кешенең якты омтылышларын сүндерә, үзенә тиешле тормыш юнәлешен сайларга комачаулый. Ләкин, җәмгыятебезгә икмәк кенә түгел, матурлык та кирәк бит. Җәмгыять шартларына яраклашкан,тормыш матурлыгына үзенең бөтен хисләре белән җавап бирә торган кеше кирәк,ә мондый осталык каян килә соң? Башкалар ишетмәгәнне ишетү, башкалар күрмәгәнне күрә белү, башкалар аңламаганны аңлау.Аның чыганагы кайда?Бәлки, кайберәүләр бүгенге компьютер, техника,бизнес заманында бу вак,кирәксез нәрсә дип карар. Сезгә берничә мисал китерәм.

Яңгыр. Кешеләр зонт тотканнар. Гаҗәпләнерлек нәрсә бар монда? Юеш-бары шул гына.

Ә кеше яңгырны каршылап тәрәзәсен ачкан да куанып куйган һәм үзенең куанычын безгә тапшырган: "Люблю грозу в начале мая, когда весенний, первый гром, как бы резвяся и играя, грохочет в небе голубом..» Бу-Тютчев. һәм икенче кеше.яңгырга исе китеп, туктап калган. Яңгыр тавышы аның өчен музыкага әйләнгән.һәм ул музыканы безгә биргән. Дебюсси булган ул. Яңгыр туктый,салават күпере чыга. Менә шулай - Рафаэльның, Левитанның салават күпере барлыкка килә.

Менә йолдызлы төнне карыйк алайса! Күпме шигырь, күпме роман язылган,күпме ачышлар ясалган! Тик шунсы гына билгесез,кемгә күбрәк кирәк йолдызлы күк- лирикларгамы,әллә физикларгамы? Хикмәт анда түгел, хикмәт гаҗәпләнү һәм үз-үзеңнән: "Ни өчен?" дип сорый белү. һәм бу сорауга җавап бирергә теләү .Рифма сайлый белгән шагыйрь түгел, ә йөрәге белән күрә белгән чын шагыйрь. Мәктәптә без тәрбияләгән балалар физик булса да, лирик булса да, күңел күзләре күрә белә торган булсыннар,шул чагында эшебез бушка китмәгән булыр.

Күпьеллык эш тәҗрибәсе шуны күрсәтә: сәләтле шәхес тәрбияләүдә тәрбия эшенең дә йогынтысы зур.

һәр баланың нинди дә булса сәләте бар, шул өлкәне табып балага талантын күрсәтү өчен шартлар тудырырга гына кирәк. Беренче чиратта, һәр укучы үзен кабатланмас шәхес итеп тоярга, үзенең мөмкинлекләрен, зш -гамәлләрен аңларга һәм бәяләргә тиеш. Шул вакытта сыйныфташлары һәм укытучы тарафыннан аңа шәхес буларак ихтирам формалаша. . Укучыларның иҗади казанышлары - бу мәктәпнең хезмәт җимеше.Мин моны авыл укытучысы буларак әйтәм, чөнки авылда сәнгать мәктәпләре эшләми, үз-үзеңне үстерү өчен мөмкинлекләр чикле, теге яки бу түгәрәкләрне дә шул мәктәпнең укытучылары алып бара. Ә сәләтле балалар күп, гомумән, күз салсаң, талантлар, бөек кешеләр авылдан чыккан. Бу яктан авылның потенциалы зур, әнә шул балаларны ачыклау, югалтмыйча алга таба үстерү укытучы өстенә төшә, баланы тәрбияләгәндә без аңа өч юнәлештә йогынты ясыйбыз: аңына, рухына, әхлагына. Шул чакта гына безнең эшебезнең йогынтысы була, билгеле, яшь үзенчәлекләрен искә алырга кирәк. Аннары мондый эшчәнлек барлык балаларга да үз мөмкинлекләрен эшкә җигәргә мөмкинлек бирә. Барлык балага да акыл сәләте бирелмәгән. Кайбер укучы җырлый, икенчесе рәсем ясый, өченчесе бии. Шәхес тулысынча ачыла торган тәрбия эшчәнлеген табарга гына кирәк. Мондый эшчәнлекне оештыру өчен педагоглардан да, укучылардан да фантазия, уйлап табу, хыяллана белү, сорала. Авыл мәктәпләренең бу эшне оештырганда үз өстенлекләре бар. Авыл кечкенә булу тиз арада барың бергә яки көн дә җыелу, очрашу мөмкинлеге бирә, ата-аналарны да көн саен күрү, аларны бу эшкә тартуга уңайлыклар тудыра, ягъни шәхси һәм эшлекле элемтәләр булдыру процессы көчлерәк бара.

Балаларның иҗади сәләтләрен үстерүдә шулай ук укучылар, әти-әниләр һәм укытучылар белән бердәм иҗади эшләр оештыру зур нәтиҗә бирә. Ачык дәрес, ата-аналар белән балалар арасында ярышлар , гаиләләр арасында бәйгеләр, ярминкәләр, ата-аналар җыелышлары, Гаилә бәйрәмнәре традициягә әйләнде. Мондый чараларда ата-аналар белән балалар арасындагы мөнәсәбәтләр хискә баеый, әти-әниләргә карата хөрмәт хисләре тәрбияләнә. Чыгыш ясаган әти-әниләрен күреп, балаларда алар белән чиксез горурлану сизелә, өлкәннәр дә кечкенәләр дә эмоциональ канәгатьлек алалар. Чын матурлык һәрвакыт кешелекле була. Гүзәллек кешене нәфисләндерә, яхшырта, рухи яктан һәм әхлак ягыннан сафландыра. Киләчәк дөньяның яшь гражданын тормыштагы һәм сәнгатьтәге гүзәллекне тиешенчә һәм дөрес бәяли белергә өйрәтү- аның рухи йөзен һәр яктан үскән шәхес өчен кирәк булган сыйфатлар белән баету дигән сүз. Гүзәллеккә төшенүнең бала күңелендә бара торган зур һәм мөһим процессына әйләнә-тирәдәгеләр, беренче чиратта гаилә, саклык белән якын килергә тиеш. Әйләнә-тирәдәге тормышның гүзәллеге бала аңына ничек үтеп керсә, якыннарының матурлыгы, намуслылыгы да формалашып килүче кеше күңелендә шундый ук югалмас эз калдырачак. Гаилә һәм мәктәп тә бала тирәсендә матурлыкка, аның бөтен байлыгына, бигрәк тә сәнгатькә тиешле урын бирелгән атмосфера тудырырга тиешләр. Үзеңне сәнгатьнең тәмен белүче, аның байлыгына һәм күптөрлелегенә төшенергә сәләтле кеше итеп тәрбияләү өчен бернинди рецепт та юк. Ә барлык балалар - барсы да!- сәнгатьнең теге яки бу өлкәсенә сәләтле булып туалар. Баланың сәләтсезлеге-күп очракта тәрбия булмау нәтиҗәсе ул. Моңа гаилә гәепле, ләкин моны ата-аналардан таләп итеп булмый торган очраклар да бар.Ә бу инде гаеп урта мәктәпкә төшә дигән сүз. Балаларның сәләтлелеген күрсәткән хәлиткеч һәм иң ачык билге- ал арның уеннары, әкият яратулары. Урта мәктәптә, бигрәк тә түбән классларда, балаларча итеп әйткәндә, "баштан чыгарып", хыял буенча рәсем ясау, уйнау күп булырга тиеш. Баланың мөстәкыйль рәвештә шигырь язу омтылышына күз карасы кебек сак килергә кирәк, чөнки бу сәләт бар кешегә дә бирелми һәм бик күп тырышлык сорый. Гомумән, һәр уңышка ирешүнең сәләт, талант нәтиҗәсе генә түгел, ә тырышлык нәтиҗәсе дә.

Бүгенге көндә сәләтле балаларга үзләрен сынап карау өчен мөмкинлекләр бик күп. Минем сыйныфтагы укучыларым да һәртөрле бәйге-конкурсларда үзләрен сынап карыйлар һәм уңышларга да ирешәләр: Хафизова Әминә бик күп сочинение бәйгеләрендә катнашып призлы урыннар яулады (Республиканский конкурс школьных сочинений «Я, ты, он, она, вместе - целая страна» (2010), 1 место, район, Конкурс сочинений по итогам просмотра кинофильма «Бибинур», (2012) 1 место, "Будущее моей страны в моих руках", 3 место район, (2013) "Марш парков" конкурс сочинений, 1 место, (2010)), Шакирова Чулпан, Сафина Резедәләр республика күләмендә үткәрелгән фәнни конференцияләрдә уңышлы чыгыш ясадылар, Чулпан призлы урын яулады (2013). Укучылар фәннәр буенча да төрле конкурсларда ел саен актив катнашалар: "Көнгерә", "Русский медвежонок", "Зирәк тиен", "Чемпионат" һәм интернет конкурслар. Чыгышымның ахырында сәләтле бала тәрбияләү буенча берничә киңәш тәкъ­дим итәм:

Сәләтле бала тәрбияләгез. (Дэвид Льюи)

1. Мин баланың һәр соравына туры һәм түземлелек белән жавап бирәм.

2. Мин бала бүлмәсендәге һәм өстәлдәге тәртипсезлек өчен тавыш кузгалтмыйм. Ул шөгыльләнсен өчен шартлар тудырам.

3. Уңышлары өчен генә түгел, ә балам булганы өчен яратуымны аңардан яшермим.

4. Балага һәрвакыт хәленнән килгән эш йөклим.

5. Балага җитешмәгән якларын күрсәтеп, башка балалардан син начаррак, дип әйтмим.

6. Баланың теге яки бу мавыгуын, шөгылен үстерү өчен кирәкле китаплар һәм материаллар алам.

7. Мин баланы фикерләргә, уйларга өйрәтәм, аңа кызыклы нәрсәләрне даими укыйм.

8. Балада һәр нәрсәгә карата кызыксыну уятырга тырышам, төрле вакыйгалар - хәлләр уйлап чыгаруын, хыялына каршы килмим.

9. Мин һәр көнне бала белән икәүдән - икәү калып сөйләшергә вакыт табам.

10. Гаилә эшләрен яки сәяхәтне планлаштыруда бала да катнашырга тиеш.

11. Мин бервакытта да бала җибәргән хатадан көлмим, аны үртәмим.

12. Кирәк вакытта аны яхшы эшләре өчен мактау сүзләрен кызганмыйм.

13. Мин баланы олылар белән үзен олыларча тотарга өйрәтәм.

14. Ялганга, тупаслыкка юл куймыйм.


Автор: Мубаракшина Лилия Радиковна
Похожие материалы
Тип Название материала Автор Опубликован
документ "Сәләтле шәхес тәрбияләүдә тәрбия эшенең йогынтысы" Мубаракшина Лилия Радиковна 31 Мар 2015
документ Тәрбия эшенең календарь-тематик планы Низамова Ландыш Айниятулловна 1 Апр 2015
разное Төрле яклап үскән шәхес тәрбияләүдә традицион булмаган дәресләрнең роле. Федосиева Танзила Равефовна 2 Сен 2015
документ “Шәхес тәрбияләүдә гаилә һәм мәктәп бердәмлеге.” Нургаянова Гульназ Зиннуровна 31 Мар 2015
документ Төрле яклап үскән шәхес тәрбияләүдә традицион булмаган дәресләрнең роле. Федосиева Танзила Равефовна 2 Сен 2015
презентация презентация "Солтан Габәши - күренекле шәхес" Тухфатуллина Фардия Римхатовна 20 Мар 2015
документ Эффектлы башлангыч белем бирү- көндәшлеккә сәләтле шәхес Гарипова Лейсан Котдусовна 31 Мар 2015
документ Ризаэддин Фәхреддин иҗатында тәрбия-әхлак һәм шәхес тәрбияләү нигезләре” Мушакова Гакида Мукатдисовна 20 Мар 2015
презентация Презентация "Туфан Миңнуллин әсәрләрендә шәхес язмышы һәм җәмгыять" Ашрафуллина Розалия Ильдаровна 20 Мар 2015
документ "Ата-аналарга ир баланы тәрбияләүдә киңәшләр" темасы буенча ата-аналар җыелышында чыгыш Гайнутдинова Алсу Фагимовна 31 Мар 2015
документ "Бала тәрбияләүдә әти-әнинең роле" Гильмутдинова Лилия Разифовна 15 Окт 2015
документ Мастер-класс "Укучыларда рухи-әхлакый үсеш тәрбияләүдә гаиләнең роле. Гаилә кыйммәтләре" Латыпова Гелфария Миннегалиевна 4 Мар 2016
документ Милли әдәбият һәм халык педагогикасына нигезләнеп, әхлаклы шәхес тәрбиялик" Халиуллина Голсирин Ахметовна 20 Мар 2015
документ "Сихри матурлык" тәрбия сәгате Гайнутдинова Гульназ Салихзяновна 21 Мар 2015
презентация, документ 3нче класста тәрбия сәгате "Табигать сулышы" Гиматдинова Зехере Минзегремовна 1 Апр 2015
документ Тәрбия сәгате 4класс "Яхшылык эшлик" Гилмуллина Рамиля Шамиловна 1 Апр 2015
документ Тәрбия сәгате "Кешене хезмәт бизи" Гараева Расима Расимовна 1 Апр 2015
документ "Сәламәт яшәү рәвеше" тәрбия сәгате Биктудина Фирдауса Марсовна 1 Апр 2015
документ "Гаиләдә рухи-әхлакый тәрбия" Абдуллина Рина Мунуровна 6 Апр 2015
документ Тәрбия дәресе: "Онытырга мөмкин түгел..." Таймасова Валентина Аверкиевна 15 Окт 2015
документ "Пар канатлар кирәк очарга" (тәрбия сәгате) хайрутдинова алия камилевна 15 Окт 2015
презентация Презентация "Җырларны тәрбия процессында куллану" Ахметшина Айгуль Фаукатовна 7 Дек 2015
документ Доклад "Милли тәрбия" Кучербаева Зинфира Анасовна 5 Апр 2015
документ Тәрбия сәгате "Саулык- иң зур байлык" Яббарова Альфира Мансуровна 23 Янв 2016
документ Ачык тәрбия сәгате "Сочи-2014", "Олыласаң олыны, олыларлар үзеңне" Курбангалиева Миляуша Назировна 5 Апр 2015
документ "Киләчәгеңне бүген төзе!" (Р.Фәхреддин иҗатын сыйныфтан тыш тәрбия эшендә куллану) Зайнуллина Эльвира Тимеряновна 20 Мар 2015
презентация, документ Ачык дәрес "Тәрбия дөньясында - сыйфатлар" Сибгатуллина Рафида Дамировна 20 Мар 2015
документ "Соңгы китап" - тәрбия чыганагы Платонова Дамира Данияловна 20 Мар 2015
презентация Тәрбия сәгате "Сәламәт яшәү рәвеше" Хайбуллина Фания Фаридовна 20 Мар 2015
документ Тәрбия сәгате. 1 класс. Тема : " Сәламәт тәндә- сәламәт акыл" Гильфанова Гюльяр Ринатовна 1 Апр 2015
документ Тәрбия сәгате 4класс "Мактану-һәркемне хур итә" Гилмуллина Рамиля Шамиловна 1 Апр 2015
документ "Табигать ялгышларны кичерми" тәрбия сәгате (3 сыйныф) Биктудина Фирдауса Марсовна 1 Апр 2015
документ Ата-аналар өчен мәгълүмәт: "Гаиләдә рухи - әхлакый тәрбия" Рахимова Лилия Фанисовна 31 Мар 2015
документ Ачык тәрбия сәгате "Китап - белем чишмәсе" Рахимова Рузиля Зуфаровна 1 Апр 2015
презентация, документ Башлангыч сыйныфларда тәрбия сәгате "Мәрхәмәтлелек елмаюдан башлана" Шарифуллина Гульназ Валериановна 4 Апр 2015
документ "Гаиләдә милли тәрбия" темасына әти-әниләр алдыннан чыгыш Зайнуллина Гузель Талгатовна 5 Ноя 2015
документ "Киләчәгебез үзебезнең кулларда" тәрбия сәгате Курбанова Альфия Фаритовна 12 Апр 2015
документ выступление "Экологик белем һәм тәрбия бирүнең әһәмияте" Идрисова Гульназ Файрузовна 20 Окт 2015
документ Выступление на педсовете "Башлангыч сыйныф укучыларына заманча технологияләр кулланып белем һәм тәрбия бирү" Cеменова Елена Петровна 21 Окт 2015
документ Ата-аналар өчен анкета сораулары "Патриотик тәрбия" Камалова Александра Павловна 8 Фев 2016