Музей педагогикасы һәм патриотик тәрбия
Бүгенге көндә яшь буынны патриотик рухта, сугышчан, революцион,хезмәт традицияләре,ватан тарихына хөрмәт белән карау рухында тәрбияләү мөһим урын алып тора. Ни кызганыч, хәзер яшьләр чит ил фильмнарын карап,үзләрендә аларча яшәү үрнәкләрен булдырырга, безнең тормышыбызга чит-ят булган сыйфатларны пропагандаларга тырышалар.
Патриотик хис туган туфрак,әти-әниең, гаиләңнән башлана.Ул бала туган көннән башлап гаиләдә тәрбияләнә.Үзен яраттыра алган ата-ана баласында туган иленә, туган теленә карата хөрмәт тәрбияли ала. Аннан соң балаларны патриотик рухта тәрбияләүне мәктәп үз өстенә ала.Бу бала мәктәп бусагасын атлап кергән көннән башланырга тиеш.Әлеге бурыч - укытучының мөһим бурычы. Туган илгә мәхәббәт әлифбадагы рәсемнәрдән, мәктәп музеенда булудан, ветераннар белән очрашудан башлана. Балаларда патриотизм хисләрен коры фактлар белән генә тәрбияләп булмый. Бу уңайдан мәктәп музейларының роле,һичшиксез, зур.
Автор: Фахрутдинова Фирая Рифгатовна