Башлангыч сыйныф укучылары белән фәнни тикшеренү һәм проект эшчәнлеге.
Табигый байлыкларның кимүе,әйләнә - тирәнең пычрануы, кешелек җәмгыяте алдында зур бурычлр куя. Планетабызның киләчәк язмышы, кешелекнең яшәеше иң беренче чиратта экологик мәсьәләләрнең ничек хәл ителүенә бәйле. Моңа ирешү өчен барлык халыкның экологик аңын үстерү, экологик культура һәм белем дәрәҗәсен арттыру, укучыларда кечкенэ вакыттан ук табигать байлыкларына сакчыл караш формалаштыру кирәк.
Проект һәм фәнни тикшеренү эшчәнлеге өстендә эшне мин 2009 нчы елдан башлап җибәрдем. Әлбәттә, башта үземә күп нәрсәне өйрәнергә туры килде.Беренче сыйныф укучысы белән эшне башлап җибәрүе авыр булса да, кече яшьтәге мәктәп балаларының бу эшкә зур кызыксыну һәм теләк белән алынулары һәм эшне башкарып чыга алуларын күзәтергә туры килде.Проектлар өстендә эшли башлаган чорда, тема исемнәре авыр табылса, хәзер укычылар, бик рәхәтләнеп проект яисә тикшеренү эшенең темасын формалаштыра белергә өйрәнеп киләлр.
Автор: Мавлетбаева Ильмира Сагитовна