Вахит Имамовның тормышы һәм эшчәнлеге.
Имамов Вахит
Язучы-прозаик Вахит Шәйхенур улы Имамов 1954 елның 18 мартында Татарстан Республикасының Актаныш районы Иске Байсар авылында хезмәткәр гаиләсендә туа. 1971 елда туган авылында урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Казанга килеп, моторлар төзү берләшмәсендә металл кырдыручы (токарь) булып эшли башлый. 1973 елда Казан дәүләт университетының журналистика бүлегенә укырга керә. 1975 елның гыйнварыннан читтән торып уку бүлегенә күчеп, Татарстанның Балык Бистәсе районы төбәк газетасында әдәби хезмәткәр вазифаларын башкара. 1975-1977 елларда гаскәри хезмәттә булып кайтканнан соң, янә Балык Бистәсе район газетасында журналистлык эшен дәвам иттерә, редакциянең хатлар бүлеген җитәкли.
1982 елда В.Имамов Чаллы шәһәренә күчеп, гаиләсе белән шунда төпләнә. Төрле эшләрдә эшли: ике ел мәктәптә тарих фәнен укыта, «КамАЗ»-ның пресс-рам заводында биш ел мастер, участок башлыгы, өлкән диспетчер вазифаларын башкара. 1990 елдан исә, «КамАЗ» типографиясе базасында Газета-китап нәшрияты оештырып, шунда баш мөхәррир булып эшли. 1997 елның язында Татарстан Язучылар берлеге идарәсе карары белән Вахит Имамов Чаллы Язучылар берлегенең җитәкчесе итеп раслана, ә XV корылтайдан соң, 2005 елның июнендә, аңа Чаллыда чыга торган әдәби-нәфис «Мәйдан» журналының баш мөхәррире вазифалары да йөкләнә.
Автор: Набиуллина Сания Маузетдиновна