"Сихри матурлык" тәрбия сәгате
Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы
« Сибгат Хәким исемендәге Күлле Киме урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет мәгариф учреждениесе
Сихри матурлык
( Тәрбия сәгате)
Төзеде: 8 сыйныф җитәкчесе
Гайнетдинова Г. С.
2010-2011 уку елы
Максат:
1. Эчке һәм тышкы матурлык сыйфатлары тәрбияләү
2. Укучыларны тирә-яктагы гүзәллекне тоя, күрә
белергә өйрәтү, аның кеше тормышында әһәмият
билгеләү
3. Тормышта тышкы кыяфәтнең дә мөһимлеген
аңлауларына ирешү.
Матурлыкка бай ул безнең заман,
Адым саен бездә матурлык.
Барлык батырлыкның,
Матурлыкның
Иҗат итүчесе халык бит.
(Һ. Такташ)
Укытучы. Бүгенге тәрбия сәгатендә дә без матурлык турында сөйләшербез.
Матурлык — тирән мәгънәле төшенчә. Аны һәр кеше үзенчә күрә, үзенчә аңлата. Сезнеңчә, нәрсә ул матурлык? Сез аны нәрсәдә күрәсез? (Укучыларның җаваплары тыңлана( Мозговой штурм.))
— Укучылар, менә бу әйберләргә игътибар итегез әле. (Өстәлгә чигелгән сөлге, милли киемнәр һәм бизәнү әйберләре куелган.) Аларга карагач, сезне нәрсә куандыра, гаҗәпләндерә һәм сокландыра? (Укучыларның җаваплары тыңлана.)
Укытучы. Татарның чиккән калфагы, кәләпүш, гаҗәеп нәфис эшләнгән чулпы, муенса, алка, йөзек, савыт-сабалары дөнья базарында иң затлы товарлардан саналган. Челтәрләп бәйләнгән нәфис шәлләргә, чигүле читекләргә анда тиңнәр булмаган.
Татар хатын-кызларыбыз Эшнең серен белгәннәр. Кич утырып, җырлар җырлап, Оста чигү чиккәннәр. Бу сөлгеләр, эскәтерләр Тамбур белән чигелгән. Әллә инде өсләренә Чын чәчәкләр сибелгән?
Осталарыбыз төрле төстәге җепләр белән эш иткән. Алар нинди төсләр кулланырга икәнен җаны, йөрәге һәм матурлыкка сизгер күз нурлары белән тойган. Шуңа күрә «Халкыбызның күңел бизәкләре» дип атаганнар аларны.
Безнең Арча читекләренең дә матурлыгы һәркемнең күз явын алырлык. Аларны кигән кызлар сәхнәдән төшми.
Һәрбер халыкның үзенә генә хас милли бизәкләре бар. Рус халкының милли истәлекле бүләкләрендәге бизәкләрдә дә төрле үзенчәлекне күрергә мөмкин. (Сувенирлар яки аларның рәсемнәре күрсәтелә.)
Табигать матурлыкка бай. (Өстәлгә вазага утыртылган чәчәк букеты куела.) Ә менә чәчәкләргә игътибар белән карасагыз, аларның таҗлары яктылык, нур сибеп торганын тоярсыз.
Хуш исләре белән җан шатлана,
Нурларыннан күзләр камаша.
(Мәҗит Гафури)
Кыш көне чәчәкләрне җылы теплицаларда үстерәләр. Безнең сыйныф бүлмәсендә дә салкын кыш уртасында гүзәл чәчәкләре белән күңелләребезне сөендерүче гөлләрнең матурлыгына сокланып, таң калырлык. (Гөл өстәлгә куела.)
Салкын кышның да үзенә генә хас сихри бизәкләре бар. (Кышкы бизәкләр ясалган рәсем эленә.) Рәссам суык көнне сурәтләү өчен салкын төсләр кулланган. Иртән торып, тәрәзәгә күз салгач, бизәкле әкияти матурлыкны күреп сокланмый мөмкин түгел. Язлар җитәр, агачлардан бәсләр коелыр, карлар эрер, ә рәсемдәге кышкы күренешнең матурлыгына карап, без һәрчак хозурлана алырбыз.
— Укучылар, без табигать гүзәллеге турында сөйләштек. Матурлыкны алтын куллары белән җанландыручы кешеләр безнең мәктәптә дә бармы соң? Әйе. Рәсем укытучысы Батршин Надир абый, технология укытучысы Сәмигуллина Нурия апа.
— Алар балаларны матурлыкны күрә белергә, аны сурәтләргә өйрәтәләр. Рәсем һәм технология дәресләрендә сез нәрсәләр ясарга өйрәндегез икән? (Укучыларның кул эшләреннән оештырылган күргәзмәгә игътибар юнәлтелә.) Бу эшләрнең матурлыгы нәрсәдә? (Укучыларның җаваплары тыңлана.)
— Кеше әйләнә-тирәдәге матурлыкны күрә, тоя белергә тиеш. «Кешедә барысы да матур булырга тиеш: йөзе дә, киеме дә, күңеле дә, уйлары да», —дип язган А. Чехов. Кешенең матурлыгы нәрсәдә соң? (Үзен-үзе итагатьле тота, ачык һәм матур итеп сөйләшә белүдә.)
— Матурлыкка ничек ирешеп була? (Укучыларның җаваплары тыңлана.)
— Матурлык турында сез нинди мәкальләр беләсез? (Укучыларның җаваплары тыңлана.)
1. Һәр ялтыраган алтын түгел.
2. Чибәрлеккә чибәр, күрсәң — гайрәтең чигәр.
3. Матурлык күлмәк белән сәдәфтә түгел, оят белән әдәптә.
4. Тышкы матурлык белән масайма, эчке матурлыгың белән горурлан.
5. Кошның матурлыгы төсенә карап, кешенең матурлыгы эшенә карап.
Укытучы. Бу мәкальләрдә безгә эчке дөнья матурлыгына игътибар итәргә кушыла. Тышкы матурлыкка кеше үзе ирешә ала. Килешле кием кию, үз-үзеңне тиешенчә әдепле тота белү, сөйләм теленең сафлыгы, чисталык, пөхтәлек белән дә кешене үзеңә җәлеп итеп була.
—Укучылар, без матурлык турында күп сөйләштек. Шулай да, нәрсә соң ул матурлык? «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге»ннән табып карыйк әле. (Барлык матур, гүзәл, күңелгә рәхәтлек, ләззәт бирә торган күренеш, эш, тормыш, сәнгать әсәре.)
- Кадерле укучылар! Тәрбия сәгатен түбәндәге шигырь юллары белән тәмамлыйсы килә:
Сандугачлар сайравын да Ишетә белергә кирәк. Чәчәкләрнең ачылуын Иртәдән күрү кирәк.
Авылдашны очратканда Сәламли белү кирәк. Сиңа төбәлгән күзләрнең Серләрен сизү кирәк.
Киләчәкнең матурлыгын Күзаллый белү кирәк. Кайгыны да җиңеп була, Бәхеткә түзү кирәк.
Имәннәрне юкәләрдән Аралый белү кирәк. Кемгәдер кирәклегеңне Һәрвакыт тою кирәк.
Өлешеңә көмеш тигән Нәфесне тыю кирәк, Ваклыклардан, юклыклардан Талчыкма әле, йөрәк. Гел кайгыдан тормый дөнья, Шатлана белү кирәк.
(М. Мирза)
Кешеләргә шәфкатьле, мәрхәмәтле булыгыз, бер-берегезгә һәрчак яхшылык кылыгыз, күзләрегездә очкын, йөзләрегездә нур балкып торсын.
Автор: Гайнутдинова Гульназ Салихзяновна