Милли әдәбият һәм халык педагогикасына нигезләнеп, әхлаклы шәхес тәрбиялик"
Җәмгыятебез үзгәрешләр чоры кичерә. Икътисадта, тормышыбызның башка бик күп кенә өлкәләрендә югары технологияләр кулланыла. Бигрәк тә яшь буынның рухи-әхлакый хәле борчый. Ә бит халкыбызның алдагы көне, киләчәк язмышы яшьләргә бүген нинди тәрбия бирү белән тыгыз бәйләнгән.
Бүгенге көндә яшь буынга дөрес тәрбия бирүдә халык педагогикасы хәзинәләреннән файдалану кирәклеге бигрәк тә үзен сиздерә, минемчә. Чөнки яшь буында милли үзаң формалаштыру һәм шуның аша үз туган телен, халкын сөюче, аның чын тарихын өйрәнергә омтылучы, үз милләтенең мәнфәгатьләре өчен янып-көеп йөрергә сәләтле шәхес тәрбияләүне халык педагогикасыннан башка күз алдына китерүе дә кыен. Димәк, яшь буынны тәрбияләүдә гаять зур роль уйнаган гореф-гадәтләрне, традицияләрне торгызу-яңарту чорында яшибез дисәк тә ялгышмабыз.
Нәрсә соң ул халык педагогикасы? Яшь буынны тәрбияләүдә ничек итеп халык педагогикасына нигезләнергә?
Автор: Халиуллина Голсирин Ахметовна