"Өч теләк" әкияте
МБОУ «Гимназия №1 им. Ризы Фахретдина» г. Альметьевска
Габдулла Тукай әкиятләре буенча “Өч теләк” музыкаль пьесса
Озынайтылган көн төркиме
тәрбиячесе Ганеева Тәнзилә
Рафаил кызы эше
23 май 2014 ел
Максат: Укучыларның сәнгатьле сөйләм, артистик сәләтләрен үстерү. Шагыйрь иҗатына хөрмәт, сөю уяту. Милли үзаң, үз халкың белән горурлану хисләре тәрбияләү.
Азалия: Кылайурманында hаман
Шүрәлеләр бар микән?
Тук та тук урман кисүче
Кәҗә белән сары hаман
Капчык асып йөриме?!
Бүреләрне дер селкетеп,
Ут янында бииме?!
Зәңгәр күлдә Су анасы
hаман сулар керәме?!
Элеккечә чәчен тарап
Тагын суда йөзәме?!
Әминә: Су анасы, шүрәлеләр белән
Әкият дөньясында югалдым.
Укый-укый синең шигырҗләрне
Олы тормышка мин юл алдым.
Камилә: Иң матур җир кайда дисез,
Билгеле Кырлай җире,
Барча әкият геройлары
Кырлайда туган инде.
Су анасы, шүрәлеләр
Ел да җыела бире.
1 күренеш
( Руслан белән Булат кармаклар тотып балыкка бара. Сәхнәдә туктап калалар, табигатьне күзәтәләр. Матур табигать көе яңгырый)
Руслан: Булат, кара әле, безнең Әлмәт нинди матур!
Булат: Әйе шул, дөньяда безнең Әлмәттән дә матуррак авыл юктыр ул. Ул елгалары, күлләре! Әйдә, дустым, ямьле Зәй буйларында балык тотып кайтыйк.
(малайлар кармакларын алып елгага киләләр, кармак салалар)
Руслан: Әhә, минеке чиртә! Кара, кара, хәзер бер кызылканат кабачак!
( кармакны тарта, нәни балык эләккән була)
Булат: Хи-хи-хи, көлдереп тә куясың, булдыра алмаганны мактама аны! Чү, минеке тарта, ай- яй көчле тарта, көчем җитми. Булыш әйдә.
(Кармакны тарталар, алтын балык эләккән була. “Алтын балык”җыры яңгырый)
Малайлар: Алтын балык!
Алтын балык (Гөлшат): Җибәрегез мине, кызганыгыз!
Ә мин сезнең 3 теләгегезне үтимен.
(серле көй яңгырый)
Малайлар: Безнең бик тә Тукай абыйның әкиятләренә сәяхәт итәсебез килә.
Алтын балык: Мин сезнең теләгегезне үтим, әмма шундый шарт белән: хәзер шигырҗ сөлим, әгәр сез ул өзекне кайсы әкияттән икәнен дөрес әйтсәгез, шул әкият дөнҗясында пәйда булачаксыз. Тыңлагыз:
Җәй көне, эссе hава мин суда койнам, йөзәм;
Чәчрәтәм, уйныйм, чумам, башым белән суны сөзәм.
Малайлар: “Су анасы” әкиятеннән
Алтын балык: Бик дөрес.
(Малай йөгерә, аның артыннан су анасы куа килә. Серле көй)
Малай: Аh, бәла! Аh, бәла!
Су анасы (Элина): Качма! Качма! Тукта, тукта, и карак!
Ник аласың син аны, - ул бит минем алтын тарак!
(Бүлмә матур итеп җиhазланган. Ятак. Өстәл.
Өстәлдә милли ризыклар. Әни чәй эчеп утыра)
Малай: (йөгереп керә) Әни, алтын тарак таптм.
Сусадым, ардым, әни, мин бик озак чаптым.
(Әни курка – курка гына кулына таракны ала. Чәй эчәләр. Малай йокларга ята. Тәрәзә шакыган тавыш ишетелә)
Әни (Алина): Ни кирәк? Кем бу? Кара төндә вакытсыз кем йөри?
Нәрсә бар соң төнлә белән; и пычагы кергери?
Су анасы: Су анасы мин, китер, кайда минем алтын тарак?
Бир! Бая көндез алып качты синең улың карак!
Малай (Камил): Калтырыйм, куркам, инде мин кая барыйм?
Әни (Алина): Мин сиңа күпме әйттем, тимә кеше әйберенә.
Малай: Мин дә шуннан бирле кеше әйберенә тими башладым.
2 күренеш
(“Алтын балык” дигән җыр яңгырый. Алтын балык йөзеп килә)
Алтын балык: Менә сезгә икенче табышмак:
Китте болар, hаман бара, бара,-
Күренмидер күзләренә ак hәм кара.
Малайлар: “Кәҗә белән сарык” әкияте
Алтын балык: Дөрес.
( Урман. Бүреләр учак янында тезелешеп утыралар. Кәҗә белән сарык бүреләрне күрмиләр, алар янына киләләр)
1 нче бүре(Салават): Ашыйбыз бу икәвен тотабыз да...
2 нче бүре (Эмиль): Менә ничек ит таптын бит боткабызга!
(Сарык белән кәҗә бүреләрне күреп сискәнеп китәләр)
Сарык (Динар): Кайгырмагыз, бездә ит күп!
Кәҗә (Әмир): Капчыктагы бүре башын китер алып!
(Кәҗә алып килә. Ә сарык аны ачулана).
Ах, уңмаган, юләрСарык, надан Сарык,
Моннан зуррак бүре башын китер алып!
Кәҗә: Микикки! Микикки! Капчыктагы бүре башы бит уники!
1 нче бүре: Ашау уе качты.
2 нче бүре: Ничек кенә качыйк.
1 нче бүре: Туктагыз, мин тиз генә боткага су китерим.
2 нче бүре: Качты өлкән бүре. Ягез мин тиз генә аны эзләп килим.
Кәҗә белән Сарык: Качты болар, әйдә шәпләп ботка белән сыйланыйк.
(Ботка ашыйлар да йокларга яталар. Егет керә)
Егет: Иртә белән иртүк торып, таң аткач ук...
Тагын болар урман буйлап сәфәр китте.
3 нче күренеш
(“Алтын балык”дигән җыр яңгырый. Алтын балык йөзеп килә)
Алтын балык: Хәзер сезгә өченче табышмак:
Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл – Кырлай диләр;
Җырлаганда көй өчен “тавыклары җырлай” диләр.
Малайлар: Бу “Шүрәле” әкиятеннән.
(Урман шавы, кошлар сайравы ишетелә. Күбәләк белән бал корты очып керә, “Әйт әле күбәләк” җырын җырлыйлар)
Күбәләк (Лиана): Ул авылның, - hич онытмыйм, hәр ягы урман иде,
Ул болын, яшел үләннәр хәтфәдән юрган иде.
Бал корты (Диләрә): Ак, сап- сары, зәңгәр, яшелдән чәчкәләр;
hәр тарафка тәмле исләр чәчкәли бу чәчәкләр.
Күбәләк: Үпкәлиләр чәчәкләрне төрле төсле күбәләкләр килеп,
Киткән булып, тагын да шунда чүгәләп.
Бал корты: Бик куе булганга, монда җен-пәриләр бар диләр,
Төрле албасты, убырлар, шүрәлеләр бар диләр.
( Бал корты белән күбәләк, куркышып, очып китәләр. Кулына балта тртып Былтыр килеп чыга)
Руслан: Тиз барып җиткән егет, эшкә тотынган баргач ук,
Кисә башлаган утынын балта белән тук-та-тук!
Булат: Тукта, чү! Ямьсез тавышлы әллә нәрсә кычкыра.
Сискәнеп, безнең егет калды аягүрә.
(Малайлар куркып чыгып китәләр. Шүрәле килеп чыга)
Былтыр(Айдар): Нәрсә бу? Качкынмы? Җенме? Йә өрәкме, нәрсә бу?
Сиңа миннән ни кирәк?
Шүрәле(Сәид) : Тик кытыкларга ярагандыр минем бакмакларым;
Булгалыйдыр көлдереп адәм үтергән чакларым.
Кил әле, син дә бармакларыңны селкет, и
Яшь егет! Килче икәү уйныйк бераз кети-кети.
Былтыр : Яхшы, яхшы, сүз дә юк, мин карышмый уйныймын.
Тик сине шартыма күнмәссең дип уйлыймын...
Шул агачны бергә – бергә ошбу арбага салыйк.
Бүрәнәнең бер очында бар әрчелгән ярыгы,
Шул җиреннән нык кына тот син, и урман сарыгы!
(Былтыр Шүрәленең бармагын кыса)
Шүрәле: Бик авырта кулларым, дустым, зинhар җибәр...
Ичмасам, әйтче, зинhар, мәрхәмәтсез!
Кем син? Исемең кем синең?
Былтыр: Әйтсәм, әйтим, син белеп кал: чын исемем “Былтыр” минем.
(Былтыр китә. Әкият геройлары керә)
Шүрәле : Кысты, харап итте явыз “Былтыр” мине, аh үләм бит, бу бәладан кем килеп йолкыр мине?
Әкият геройлары: Кычкырма син, тик яхшылык белән тыел!
И җүләр! Кысканга былтыр,кычкыралармыни быел?
(Әкият геройлары белән залдагы укучылар “Туган тел” җырын җырлыйлар. Геройлар китә)
Булат: Ват, шәп сәяхәттә булдык без!
Руслан: Әйе, Булат.
Булат: Әйдә, дусларга кайтып сөйлибез.
Бергә: Ошанмаслар...
(Пәрдә)
Су анасы, шүрәлеләр белән
Әкият дөньясында югалдым.
Укый-укый синең шигырҗләрне
Олы тормышка мин юл алдым.
Иң матур җир кайда дисез,
Билгеле Кырлай җире,
Барча әкият геройлары
Кырлайда туган инде.
Су анасы, шүрәлеләр
Ел да җыела бире.
Автор: Ганеева Танзиля Рафаиловна