Муса Җәлил сценарий
(Балалар көй астында залга керәләр,урындыкларга утыралар, мультимединый экранда Муса Җәлилнең портреты).
Тәрбияче: Исәнмесез, балалар?
Балалар. Исәнмесез.
Тәрбияче.. Балалар, без бүгенге дәресебезне, Муса Җәлилнең иҗатына багышларбыз.
Тәрбияче: Балалар, сез Муса Җәлилне кем буларак беләсез? (шагыйрь…)
(1 слайд) Муса Җәлил… Бу исем һәркемгә яшхы таныш. Шагыйрь, көрәшче. Бөек Ватан сугышы герое.
(2 слайд) Ул 1906 елның 15 февралендә Оренбург өлкәсе, Мостафа авылында туа. Әнисе Рәхимә апа шигъри күңелле була, шигырьләр яза, җырлар чыгара. Кечкенә Мусаны тибрәтеп йоклатканда, бишек җырлары башкара. Без шуларның берсен бергәләп тыңлап китәрбез, ә безнең кызларыбыз узләренең яраткан курчакларын кулларына алып, тибрәтеп йоклатырлар.
(Көй астында кызлар курчакларын йоклаталар, җыр тәмамлангач, кызлар курчакларын йокларга салалар, урыннарына утыралар).
Тәрбияче: Йокласыннар туйганчы, уята күрмәгез! Ә без дәресебезне дәвам итик.
(3 слайд) Муса Җәлил 6 яшьтән үк укырга керә. Беренче шигырен ул
9 яшендә яза. Бәләкәй чактан үк бик зирәк, сәләтле була, рәсемнәр ясарга, уйнарга ярата. Әйдәгез бергәлә Муса Җәлилинең кечкенә чагында яратып уйнаган бер уенын уйнап алыйк. Ул «Чума үрдәк- чума каз дип атала.
(Музыка астында «Чума үрдәк- чума каз» уенын башкаралар).
Уенан соң әтәч тавышы яңгырый. Музыка астында залга әтәч керә.
Тәрбияче: Балалар безнең җырлаганны ишетеп, әтәч тә килеп җиткән.
Әтәч. Минем дә сезнең белән уйныйсым, җырлыйсым килә.
Тәрбияче: Әйдәгез балалар, әтәчнең дә күңелен күрик әле, бергәләп Муса Җәлил сүзләренә язылган «Әтәч» җырын башкарыйк.
Тәрбияче: Булдырдыгыз, балалар, урыннарыгызга утырыгыз. Менэ шулай, күңелле итеп, Мусаның балачагы үтеп тә киткән.
(4 слайд) 1922 елда Муса Казанга килә. Укырга керә. Аннары Мәскәүдә «Кечкенә иптәшләр» дигән балалар журналында редактор булып эшли башлый. Бик күп шигырьләр яза, аның иҗат иткән шигырьләренә көйләр языла.
Мусаның гайләсе барлыкка килә, хатыны Әминә, кызы Чулпан туа. Ул аларга багышлап бик күп шигырьләр иҗат итә. «Кызыма» дигән шигыре дә, кызы Чулпанга багышлана. Әйдәгез бергәләп бу җырны тыңлап китик. Игътибар белән җырны тыңлагыз, көй ничек яңгырый, сүзләрен тыңлап утырыгыз.
(Җырны тыңлыйлар, сорауларга җавап бирәләр).
Тәрбияче: 1.Көй ничек яңгырады? (Салмак, тыныч)
2.Эчтәлеген сөйлэү? (Муса Җәлил кызын ничек яратканын, аны йолдызга тиңләвен язган. Кич җиткәч, уйнап аргансыңдыр, кил кызым дип, бишек җырын җырлап йоклаткан).
3.Нинди музыкаль жанырга кертәбез? (Бишек җыры).
Тәрбияче: . Булдырдыгыз балалар. Ә хәзер мин сезгә бер табышмак әйтеп китермен.
Нәкъ унике күзе бар,
Сиңа әйтер сүзем бар,
Колагымны бор гына
Уятырмын, тор гына.
Тәрбияче: Ул нәрсә?
Балалар. Сәгать!
Тәрбияче: (5 слайд) Әйдәгез карап китик әле, дөрес җавап бирдегез микән. Бик дөрес, булдырдыгыз балалар. Муса Җәлил кечкенә дусларына багышлап
« Сәгать» шигырен язган, әйдәгез бергәләп бу җырны башкарып китик.
«Сәгать» җырын башкаралар.
Тәрбияче: Булдырдыгыз балалар, урыннарыгызга утырыгыз.
Тәрбияче: Муса Җәлил балаларга багышлап бик күп шигырьләр яза. Балалар, ә сез Муса Җәлилнең шигырьләрен беләсезме?
Балалар. Җавап бирәләр.
Тәрбияче: Әйдәгез бергәләп, шигырьләреннән өзекләр тыңлап китик.
Күке.
Калын урманда,
Гел кичкә каршы,
Иштелә моңлы
Бер кошның тавышы.
- Кәккүк, кәккүк,
Кәккүк, кәккүк.
Ул салмак кына
Кабатлый шуны,
Шул аның җыры,
Шул аның моңы,
-Кәккүк,кәккүк,
Кәккүк, кәккүк.
Чишмә.
Яр астынан чишмә ага,
Чылтыр-чылтыр тавышы.
Җил искәндә иелеп кала,
Читкә үскән камышы.
Челтер, челтер чишмәбез,
Ярдан балчык ишмәгез,
Суны шунан эчегез;
Башка җирдән эчмәгез!
Карак песи.
Чоландагы ак майга
Ияләшкән күселәр,
Мин чоланны сакларга
Куштым ала песигә.
- Мияу, мияу, пескәем
Бар әле син чоланга,
Майны сакла күседән
Оясыннан чыгарма!
Тәрбияче: Булдырдыгыз балалар (урыннарына утыралар).
Тәрбияче: (6 слайд) Шулай матур гына шигырьләр иҗат иткәндә, сугыш башлана… 1941 елда Муса Җәлил фронтка китә. Муса каты яраланып, дошман кулына эләгә. Сугыш вакытында аны төрле төрмәләргә җибәрәләр, шуларның иң танылганы Моабит төрмәсе. Муса Җәлил үлем алдыннан да үзен батырларча тоткан, куркып калмаган. Төрмәдә бик күп шигырьләр язган. Шуларның берсе «Кызыл ромашка» шигыре. Әйдәгез игътибар белән бу шигырьне тыңлап китик, ә кызларыбыз ромашкалар биюен башкарырлар.
«Кызыл ромашка» биюе.
(урыннарына утыралар).
Тәрбияче: (7 слайд) Муса Җәлил исеме дөньяда яшәүче һәр халыкка билгеле. Аның исеме белән урамнар, шәһәрләр аталган. Безнең бистәбез дә Муса Җәлил исемен йөртә, аңа багышлап бистәбезгә һәйкәл куелган.
(8 слайд) Үзенең халыкчан иҗаты, үлемсез шигырьләре белән Муса Җәлил халкыбыз тормышында бүген дә актив катнаша. Ул якты һәм матур тойгылар тәрбияли, кешеләрдәге һәм тормыштагы матурлыкны күрергә һәм шул матурлык өчен көрәшергә чакыра.
Тәрбияче: Балалар, дәресебезне йомгакларга да вакыт җитте. Әйдәгез, тагын бер кабат искә төшереп китик әле.
Без буген, кем иҗаты белән таныштык? (Без бүген Муса Җәлил иҗаты белән таныштык).
Бугенге дәрестә яңгыраган шигырьләрнең, җырларның сузләрен кем иҗат иткән? (Бөек шагыйрь, Муса Җәлил иҗат иткән).
Тәрбияче: Булдырдыгыз. Балалар, сез бүген барыгыз да актив булдыгыз. Ә мин сезгә Муса Җәлилнең «Карак песи» шигыренә рәсемнәр бирәм. Алар буялмаган, сез аларны үзегез, матур итеп буярсыз.
Тәрбияче: Шуның белән дәресебезне тәмамлыйбыз, бик зур рәхмәт, сау булыгыз!
Автор: Шаехова Гулия Фаезхановна