Главная / По типу материала / Сценарии праздников: дошкольные, начальные, старшие классы

энием бэйрэме

Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе “Катнаш төрдәге Актаныш 6 нчы балалар бакчасы”

“ӘНИЕМ”

Уртанчылар “ Б” төркемендә әниләр бәйрәме үткәрү программасы

Төзеде:тәрбияче

Ахтямова А.А.

  • ел.
  • зал бәйрәмчә бизәлгән.Балалар музыка астында залга керәләр.

    Исәнмесез, кадерле әниләр, әбиләр, апалар, килгән кунаклар! Сезне барыгызны да 8 нче март бәйрәме белән котлыйбыз! Сезгә уңышлар, гаилә байлыгы, күңел тынычлыгы телибез. Балаларыгыз сезне гел сөендереп кенә торсын! Балаларның бүгенге чыгышы сезгә бәйрәм бүләге булсын! Бәйрәмне башлап җибәрәбез!

    Кояш көлә мин елмаям

  • нче март бүген
  • Буген әниләр бәйрәме

    Шуңа күңелем шат минем

    Җыр күтәрә күңелне

    Бар да көләч шат бүген

    Бүген әни бәйрәме

    8 нче март бүген.

    Күрәсезме букет итеп

    Алсу нурлар бәйләмен

    Кояш котлый март аенда

    Минем әни бәйрәмен

    Җыр «Яз җитә»

    Йөрәгемнең иң түрендә

    Иң кадерле әнием

    Яхшылыкта , матурлыкта

    Үрнәк миңа әнием.

    Айдан , кояштан кадерле

    Син ул , әнием

    Иң ягымлы ,иң сөйкемле

    Син ул , әнием.

    Бүген - әниләр бәйрәме

    Бүген - җирдә тантана

    Кояш шуңа көлә бүген

    Гөлләр шуңа шатлана.

    Мин дә котлыйм , әни сине

    Теләгем бар минем дә

    Мәңге шулай кояш кебек

    Балкы күңел түрендә.

    Әни - диеп язып куйдым

    Яңа яуган ак карга

    Таптамагыз , һич ярамый

    Әни сүзен таптарга.

    “Татар биюе”

    Нинди назлы, нинди эшчән

    Синең куллар әнием

    Бөтен дөнья бәйрәм итә

    Сине зурлап әнием.

    Әниемне яратам,

    Бик кадерле ул миңа

    Әниләр булганда гына

    Өйләрдә ямьле була.

    Зәңгәр күктә ал кояш

    Сүнмәсен балкып торсын

    Әниләрнен нурлы йөзе

    Гел көлеп кенэ торсын.

    Күгәрченнәр гөрләшәләр

    Язгы кояш нурында

    Алар ңырлый иң матур җыр

    Минем әни турында.

    Нинди уңган нинди булган

    Ул һәр эштә, һәр җирдә

    Йомшак сүзе күркәм үзе

    Нурлы йөзе елмая.

    Җыр “Ах какая мама”

    Безнең дәу әниләребез, әбиләребез дә бар. Сез әбиләрегезне яратасызмы? Әби турында нәрсәләр әйтеп була(әйбәт , кадерле, уңган,ягымлы)Әбиләргә нинди әйтер сәзләрегез бар?

    Өйгә кайтсам өй балкыган

    Өйгә нур иңгән!

    Ерак җирне якын итеп

    Әбием килгән!

    Үзен ничек сагынганын

    Белгән ул, белгән!

    “Күрим әле кызымны!”- дип

    Әбием килгән!

    Яратам әбиемне,

    Сөйли ул көлә-көлә.

    Укыганда күрмим

    Миннән күбрәк белә.

    \Дэү әнинең кочагында

    Китәбез эреп кенә

    Яшәрбез әле , үскәч тә

    Кадерен белеп кенә.

    Җыр “Әбием”

    Иртүк торып битен юган

    Кем уяткан Ләйләне

    Уятмаган үзе торган

    Бүген әни бәйрәме.

    Өстәл өстен кат-кат сөрттем

    Җәйдем ап-ак җәймәне

    Чиста булсын,пөхтә булсын

    Бүген әни бәйрәме.

    Әнием минем матур

    Күзләре якты , көләч

    Шундый күңелле була

    Ул өйгә кайтып кергәч.

    Бию “Куш кулым”

    Бу бәйрәм безнең кызларыбызга да кагыла бит әле , әйдәгез әле аларны да котлап китик!

    Күңелле безнең кызлар

    Ягымлы һәм сөйкемле

    Һәрчак елмаеп торала

    Язгы кояш шикелле.

    (малайлар кызларга бүләкләрен тапшыралар)

    Илшат “Солдатлар” җырын башкара

    Балалар бу безнең апаларыбызның да бәйрәме әйдәгез әле аларны да котлыйк!

    Апалар!!!

    Мин телимен сезгә сүнмәс бәхет

    Өмет хыялларның нурлысын

    Күп көч куйган авыр эшегездә

    Уңышларның телим зурысын!

    Хоровод “Матрешкалар”

    Әниләрнең күңелләре

    Мәңге шат , аяз булсын

    Әниләр турында җырлар

    Һәрчак яңгырап торсын.

    Бәйрәм бүген, бәйрәм, диеп

    Бар дөнья көлеп торсын

    Әни бәйрәме икәнен

    Әти дә белеп торсын,

    Әти дә көлеп торсын.

    Кайсын юам, кайсын җыям,

    Чиста булсын, ак булсын

    Әниләрнең күңеледәй

    Бөтен нәрсә пакь булсын.

    Ганиева Камилә “Зәңгәр күл” җырын җырлый

    Котлап әнием бәйрәмен

    Мин челтәрләр бәйләдем

    Үскәч әле матур итеп

    Мамык шәлләр бәйләрмен.

    Кояш,кояш мәңге балкый

    Мәңге нур сибә.

    Кояш гомере телим мин

    Әнием сиңа!

    Кич утырып әнкәй оек бәйли

    Кулларының кушып җылысын

    Эчтән генә укый догаларын

    “Балам, юлың һәрчак уң булсын.”

    Җыр

    8 нче март белән

    Әнигә бирик бүләк

    Аның матур яшь булып

    Озак яшәвен теләп.

    Әниләр өчен әзерләнгән бүләкләрне бирү.

    Уеннар:(әниләргә) “Тапкырларга табышмак”

    (балаларга) “Кубик ташу”, “Кулдан – кулга тупны күчерү.”

    Кадерле әниләр, әбиләр, апалар, килгән кунаклар сезне тагын бер тапкыр бәйрәм белән тәбрик итәбез!!!


    Автор: Ахтямова Айгуль Азатовна
    Похожие материалы
    Тип Название материала Автор Опубликован
    разное энием бэйрэме Ахтямова Айгуль Азатовна 31 Янв 2016
    аудио энием Хисамова Резеда Мансуровна 31 Мар 2015
    разное Сомбелэ бэйрэме. Каюмова Рима Фаизовна 31 Мар 2015
    разное "Белем бэйрэме" Хисамова Лейсан Миннаиловна 20 Мар 2015
    документ Элифба бэйрэме Мусина Гульнара Миркасимовна 31 Мар 2015
    документ Энилэр бэйрэме. Загидуллина Гузелия Альфатовна 31 Мар 2015
    документ Гаилэ бэйрэме. Гизатуллина Фануза Наиловна 1 Апр 2015
    документ 8 март бэйрэме Солтанова Алсу Фанисовна 31 Мар 2015
    документ Тукай бэйрэме Гараева Резеда Равилевна 31 Мар 2015
    документ Энилэр бэйрэме сценарие! Степанова Светлана Михайловна 31 Мар 2015
    документ ачык дэрес: "Кояш гомере телим мин, энием сина" Мубаракшина Гольсина Магсумовна 11 Апр 2015
    документ "Белем бэйрэме" Хисамова Лейсан Миннаиловна 20 Мар 2015
    документ Гаилэ бэйрэме (Праздник семьи) Губайдуллина Согда Ахатовна 30 Мар 2015
    документ Элифба бэйрэме Мунавирова Ясира Мударисовна 31 Мар 2015
    документ Кошлар бэйрэме Валиева Гулшат Харисовна 31 Мар 2015
    документ 8 Март - энилэр бэйрэме Шайдуллина Кадрия Салихзяновна 31 Мар 2015
    документ Чисталык бэйрэме Шайдуллина Кадрия Салихзяновна 31 Мар 2015
    документ Элифба бэйрэме Шайдуллина Кадрия Салихзяновна 31 Мар 2015
    документ Элифба бэйрэме Мухаметзянова Айсылу Фаргатовна 31 Мар 2015
    документ "Сэмбэлэ" бэйрэме Хайретдинова Рамиля Абдулхаевна 31 Мар 2015
    документ 8 март бэйрэме Хайретдинова Рамиля Абдулхаевна 31 Мар 2015
    документ «НАВРУЗ» БЭЙРЭМЕ Хайретдинова Рамиля Абдулхаевна 31 Мар 2015
    документ Яна ел бэйрэме Хайретдинова Рамиля Абдулхаевна 31 Мар 2015
    документ Сабантуй татар халык бэйрэме Гилязова Чулпан Рамилевна 21 Авг 2015
    документ сценарий праздника "Шэжэре бэйрэме" Давлетшина Фания Ринатовна 6 Дек 2015
    документ уныш бэйрэме Альмухаметова Венера Рафгатовна 2 Мар 2016
    документ Дуслык бэйрэме Давлетшина Лиана Азатовна 28 Фев 2016
    разное Балалар бакчасында белем бэйрэме. Шайхутдинова Гузель Робертовна 7 Дек 2015
    документ "Яна ел бэйрэме" 5-6 яшьлек балалар очен. Дунаева Галина Николаевна 30 Мар 2015
    документ Сценарий праздника "Белем бэйрэме" . Сафина Рамзия Шайхнуровна 31 Мар 2015
    документ «Ягез, эле, кызлар!» 8 март бэйрэме сценариясе. Ахтямова Гульназ Мингалиевна 1 Апр 2015
    документ Консультация для родителей"Яфрак бэйрэме" Зиннатова Гульнара Бариевна 14 Сен 2015
    документ "Каз эмэсе" бэйрэме Абдуллина Рузиля Рафаковна 23 Сен 2015
    документ Методическая разработка по развитию речи "Сабантуй татар халык бэйрэме" Гилязова Чулпан Рамилевна 19 Ноя 2015
    документ Мәктәпкәчә әзерлек төркемендә «Ягез, эле, кызлар!» 8 март бэйрэме сценариясе. Сагдиева Лилия Рухатовна 17 Дек 2015
    документ "8 март" бэйрэме. Замалиева Эльвира Фэнисовна 15 Дек 2015
    документ Сценарий праздника на татарском языке для русско-язычных детей "Нэуруз бэйрэме" (6-7 лет) Нуретдинова Камилла Рустамовна 15 Янв 2016