Главная / По типу материала / Сценарии праздников: дошкольные, начальные, старшие классы

Балалар бакчасында белем бэйрэме.

Скачать
257.38 КБ, 1330481.jpg Автор: Шайхутдинова Гузель Робертовна, 7 Дек 2015

- Исәнмесез кадерле дуслар. Бар күңеллелек бөтен дөньяда, бар бер ямь бүген! Нәрсәдән бу? Мин беләм: бәйрәм бүген , бәйрәм бүген.

Туган җирнең һәрбер почмагында

Каршылыйлар белем бәйрәмен.

Яңгырый сабыйларның шат авазы,

Кулларында чәчәк бәйләме.

Балалар, бүген илебездә зур бәйрәм- Белем көне диләр аны. Бездә шушы матур бәйрәмне җыр белән каршы алыйк.

Җыр:

Балалар, әйдәгез әле бер уен уйнап алыйк, ул “Бу мин, бу мин , минем якын дусларым” дип атала.

1. Кем бүген иртән торып чиста итеп юынды?

2. Кем китаплар ярата, аларны саклап тота?

3. Кем уйнагач тәртипләп уенчыгын җыеп куя?

4. Кем әле тәртип бозып иптәшләрен рәнҗетә?

5. Кем шөгыльдә кул күтәреп, кычкырып җавап бирә?

6. Кем җәнлекләр ярата, алар өчен кайгырта?

Булдырдыгыз ,балалар, ә хәзер, мин сезне белем иленә чакырам, ә анда безне белем ачкычы алып керер. Ой балалар, менә шушында гына куйган идем, кая булды икән ул?

Китап тотып төлке керә, тәрбиячегә бәрелә.

Т: Ой, исәнмесез.

А.б.: Исәнме, төлке, әллә син дә безнең бәйрәмгә килдеңме, кулыңда бик матур китап күренә.

Т: Үзем дә белмим, монда мине Белем бабай җибәрде, менә бу нәрсә икән (китапка күрсәтеп) белеп кайт әле диде.

А.б.: Төлке, бик урынлы килгәнсең. Балалар, бу нәрсә соң? (китап). Төлке, Белем бабай сине бик дөрес җибәргән, бүген бит безнең балалар бакчасында белем көне, менә нәкъ шушы китаплардан алабыз инде без белемнәребезне.

Китап безнең якын дустыбыз, киңәшчебез, белем иленә алып керүче юлдашыбыз. Син безнең балаларны тыңлап кара әле, менә алар китапларны ничек яраталар.

Шигырьләр: Сөембикә, Инсаф, Инзилә.

Җыр: Әлифба

Т: Бигрәк күңелле икән сезнең бәйрәмдә, минем дә сезгә бер соравым бар, сез әкиятләр яратасызмы? Әйтегез әле нинди әкиятләрдә төлке бар? (баларның җаваплары). Булдырдыгыз, бик күп әкиятләр беләсез икән. Балалар, әллә бер уен да уйнап алабызмы? Төлке нинди? (матур, хәйләкәр, җитез...), менә сезнең җитезлегегезне дә тикшереп карыйк әле.

Уен: “Кем җитез”

Ике урындык астыннан җеп сузылган, ике бала көйгә биеп йөри , көй туктагач урындыкка утырып җепне татып алырга кирәк.

Уен бетүгә капчык тоткан бүре килеп керә.

Б: О-о-о нинди мәҗлес монда, сабантуймы әллә? Бәй, төлке дус, ә син нишләп йөрисең монда?

Т: Әй бүре, син икәнсең әле. Монда бит без шушылай күңелле итеп Белем бәйрәмен үткәрәбез.

Б: Менә, менә, монда имеш белем бирәләр дип ишеткән идем , менә үзем белән бер капчыкта алып килдем, карале ул белем дигәнең шушы капчыкка сыяр микән?

А.Б.: Ай, бүре дус, бездә биргән белемнәр синең капчыгыңа сыймас дип куркам

Б.: Нигә, бәләкәерәк капчык алып килгәнмен мени?

А.Б.: Юк, белемне бит аны капчыкка түгел, ә башка салалар. Менә без, тәрбиячеләр балаларга төрле кызыклы әйберләр турында сөйлибез, санарга, хәрефләр танырга, табигатьне сакларга, яратырга өйрәтәбез, ә менә балаларыбыз шуларны истә калдырып үзләренә белем җыялар. Ә син бүре капчык күиәреп килгәнсең.

Б.: Ай оятка калдым, хурлыгы ни тора бит.

А.Б.: Бердә борчылма әле , бүре дус, әйдә әле синең дә, балаларның да игътибарлылыкларын тикшереп карыйк.

Уен: “Әнә килә гномнар”

Б.: Менә уен бу ичмасам, буталып беттем, ә балалар булдыралар, молодцы. Мин дә сезне сынап карыйм әле, минем капчыгымда табышмаклар бар шуларга җавап таба алсагыз мин сезгә бер матур әйбер күрсәтәм.

1.Юк аягы, юк күзе

Сөйли өйрәтә үзе.

Телгә аннан оста юк.

Аннан якын дус та юк. (китап)

2. Кул белән чәчәсең,

Күз белән урасың. (язу, уку)

3.Үзе укый белмәсә дә

Гомер буе яза да яза. (ручка)

4. Сорыдыр төсе, үткендер теше,

Урманда йөри, бозаулар эзли. (бүре)

Б.: Белдегез, булдырдыгыз.

А.Б.: Я, бүре дус, без синең табышмакларыңа җавап бирдек, син дә сүзеңдә тор инде, бер матур әйбер күрсәтәм дигән идең бит.

Б.: Әйе шул, менә мин нинди матур бер әйбер таптым. (капчыктан белем ачкычын чыгара).

А.Б.: Менә бит кайда югалган икән безнең Белем ачкычы, бир инде син аны безгә, бүре дус, бу бит безнең белем иленә алып керүче алтын ачкыч.

Б.: Шулай мени? Алай булгач бер җырламый сезгә ачкыч юк.

Җыр:

Бүре ачкычны бирә.

А.Б.: Рәхмәт, бүре дус, ә хәзер, балалар, без сезнең белән белем иленә керергә әзер. Бәйрәмебез бик күңелле үтте, ә алда безне ел буе белем илендә кызыклы, ачышлар, өчрашулар көтә. Бәйрәм белән сезне!


Автор: Шайхутдинова Гузель Робертовна
Похожие материалы
Тип Название материала Автор Опубликован
разное Балалар бакчасында белем бэйрэме. Шайхутдинова Гузель Робертовна 7 Дек 2015
документ Балалар бакчасында белем-тәрбия эшен календарь планлаштыру Вафина Файруза Габделхаевна 31 Мар 2015
Балалар бакчасында театр эшчәнлеге буенча методик кулланма Курамшина Милауша Назибовна 12 Ноя 2016
разное "Белем бэйрэме" Хисамова Лейсан Миннаиловна 20 Мар 2015
разное МИЛЛИ БАЛАЛАР БАКЧАСЫНДА БАЛАЛАРНЫ РУС ТЕЛЕНӘ ӨЙРӘТҮГӘ КОМПЛЕКСЛЫ ЯКЫН КИЛҮ Гаффарова Гульназ Мидхатовна 30 Мар 2015
документ Татар шагыйрьләренең иҗаты- балалар бакчасында Адгамова Кадрия Васимовна 31 Мар 2015
документ Балалар бакчасында кечкенәләр төркемнәрендә режим моментлары Макашева Рузалия Габдулхаковна 4 Апр 2015
разное Балалар бакчасында тарихи - мәдәни мирасыбыз сыйфатын күтәрү Гаффарова Гульназ Мидхатовна 2 Мая 2015
презентация Презентация "Балалар бакчасында УМК" Нуруллина Альфия Разимовна 20 Окт 2015
документ Балалар бакчасында татар телендә режим моментлары үткәрү Заитова Лэйсян Мухарямовна 12 Ноя 2015
документ Балалар бакчасында экологик тәрбия Карамова Айгуль Ансаровна 4 Ноя 2015
документ Балалар бакчасында дидактик уеннар. Халимова Рузалия Рифкатовна 5 Апр 2015
документ Балалар бакчасында табигать почмагы Хабетдинова Фиразия Муразяповна 31 Янв 2016
документ Балалар бакчасында халыкара телләр көне Фатхуллова Алсу Миннисламовна 11 Фев 2016
документ Балалар бакчасында юл йөрү кагыйдәләре өйрәнәбез Фатхуллова Алсу Миннисламовна 11 Фев 2016
документ Балалар бакчасында тәрбия эшчәнлеге темасына чыгыш Тимерова Венера Флусовна 24 Янв 2016
документ Балалар бакчасында үсеш бирүче тирәлек Ямалова Гулфара Мунавировна 16 Янв 2016
документ Балалар бакчасында янгын кагыйдәләре белән таныштыру Магданова Ания Гилмегаяновна 28 Янв 2016
Балалар бакчасында театр эшчәнлеге буенча методик кулланма Курамшина Милауша Назибовна 12 Ноя 2016
документ "Белем бэйрэме" Хисамова Лейсан Миннаиловна 20 Мар 2015
документ "Әйдәгез, уйныйбыз!" Балалар бакчасында рус телендә сөйләшүче балаларны татар теленә өйрәтү шөгыле өчен конспект. Бикбова Венера Минсалиховна 30 Мар 2015
документ Балалар бакчасында ян,а ел очен сценарий "Ян,а ел маж,аралары" Минеева Эльза Робертовна 31 Мар 2015
документ "ҖИР КӨНЕ" балалар бакчасында экологик бәйрәм сценарие Миронова Гулия Ринатовна 25 Ноя 2015
презентация Презентация "Балалар бакчасында татар телен өйрәтүдә сюжетлы-рольле уеннарның әһәмияте" Нуруллина Альфия Разимовна 20 Окт 2015
документ Балалар бакчасында әдәп-әхлак тәрбиясе Маликова Айгуль Фанитовна 23 Окт 2015
документ Балалар бакчасында Өлкәннәр көне. Шайхутдинова Гузель Робертовна 14 Янв 2016
документ Балалар бакчасында сөйләм үстерү буенча үстерешле уеннар картотека Гарипова Алсу Фаридовна 14 Янв 2016
документ "Яна ел бэйрэме" 5-6 яшьлек балалар очен. Дунаева Галина Николаевна 30 Мар 2015
документ Сценарий праздника "Белем бэйрэме" . Сафина Рамзия Шайхнуровна 31 Мар 2015
документ “Күңелле уеннар һәм белем иленә сәяхәт” дигән темага шөгыль конспекты (мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркеме). Колпакова Татьяна Поликарповна 31 Мар 2015
документ 5-6 яшьлек рус телендә сөйләшүче балалар өчен татар теле буенча белем бирү эшчәнлеге. Сабирзянова Разина Тагировна 20 Дек 2015
разное Ф.С.Сафиуллина, К.С.Фәтхуллова. . Татар теле. Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 10 нчы сыйныфы өчен дәреслек (рус телендә сөйләшүче балалар өчен). Рахматуллова Гульгена Иршатовна 20 Мар 2015
презентация Тәрбияче һәм балалар эшчәнлеге белән берлектәге конспект (белем бирү эшчәнлеге) тема: “Чәчәкләр иленә сәяхәт”. Яруллина Эльмира Нургаязовна 27 Ноя 2015
документ Тәрбияче һәм балалар эшчәнлеге белән берлектәге конспект (белем бирү эшчәнлеге) тема: “Чәчәкләр иленә сәяхәт”. Яруллина Эльмира Нургаязовна 13 Ноя 2015
документ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы «Нөнәгәр балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе тәрбиячесе Закирова Гөлүзә Харис кызы. Уртанчылар төркеменә әхлак тәрбиясе бирү буенча перспектив план. Закирова Гулуза Харисовна 31 Мар 2015
документ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы «Нөнәгәр балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе тәрбиячесе Закирова Гөлүзә Харис кызы Тема: “Елмаюга ни җитә – елмаю боз эретә” Закирова Гулуза Харисовна 31 Мар 2015
документ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы «Нөнәгәр балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе тәрбиячесе Закирова Гөлүзә Харис кызы Тема: “Авыл урамына сәяхәт” (Өлкәннәр төркеме.) Закирова Гулуза Харисовна 31 Мар 2015
документ Тема: “Балаларның юлларда һәм урамнарда үз-үзләрен тотуы. Велосипед һәм аннан файдалану"Эшне үтәде: Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы «Нөнәгәр балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе тәрб Закирова Гулуза Харисовна 31 Мар 2015
документ Татарстан Республикасы Әтнә районы мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе “ Олы Әтнә балалар бакчасы” Тема : “[Җ] авазы белән таныштыру” (Мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары белән үткәрелгән эшчәнлек) Хуснутдинова Сакина Арсиновна 3 Ноя 2015
разное Сомбелэ бэйрэме. Каюмова Рима Фаизовна 31 Мар 2015