Главная / По типу материала / Сценарии праздников: дошкольные, начальные, старшие классы

Без- татарлар.

Без – татарлар .

(Класс сәгате).

Максат . Татар халкы, аның гореф - гадәтләре һәм йолалары турындагы белемнәрен тирәнәйтү , үз милләте белән горурлану , Ватанны ярату хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау: плакатлар, рәсемнәр.

1. Татар булуың белән горурлан .

Л. Гумелев.

2. Мин рус кешесе , гомерем буе татарларны ялалардан яклап киләм.

Л. Гумелев.

3. Татар барда - батыр бар.

С. Хәким.

4. “Кем яхшы дигәндә , татар яхшы”,- дисеннәр. (Әйтем)

Кичәнең барышы.

Укытучының кереш сүзе. “ Үз тарихын белергә , үз трихын барларга омтылган халык –сәламәт халык ул”. Бу - дөрес сүзләр. Безнең дә хаклы рәвештә горурланырлык тарихыбыз. Идел- Урал буйларын иңләгән үз җиребез бар.

Татар халкы элек - электән үк алдынгы мәдәниятле халык булып исәпләнгән. Без дә сезнең белән шушы халыкның улы , кызы булып калырга тиешбез. Нәби Дәүлинең “Мин –татар” шигырен тыңлагач без моңа тагын да ныграк ышанабыз .

Магнитафон язмасыннан “ Мин –татар” шигырен тыңлау.

Татар булып тудым , чын татар мин

Җанга ятмас калдык исемнәр.

Татар булып җирдә гомер итәм ,

Татар итеп мине күмсеннәр.

Нәби Дәүли белән тулысынча килешү өчен халыкның гореф- гадәтләрен , җыр -моңнарын , әкият- дастаннарын , күп гасырлы тарихын, әхлак , тәрбия тәртипләрен ана сөте белән сеңдереп үсү кирәк.

“Туган тел” җыры башкарыла.

Татар халык иҗаты турында әңгәмә кору.

1 нче укучы. Халкым тарихын бик җентекләп өйрәнергә теләсәң, татар халык иҗатына мөрәҗәгать итәргә кирәк . Сез дә минем белән килешәсездер.

2 нче укучы.Борын –борын заманнарда әле язу сәнгате туганчы ук сәләтле кешеләр төрле мәкаль - әйтемнәр , җыр , бәетләр , әкиятләр һәм мәзәкләр уйлап чыгарганнар.

3 нче укучы. Халык иҗаты әсәрләре халыкның тормышын , көнкүрешен , киләчәге турында якты хыялларын , туган илгә тирән мәхәббәтен , зирәклеген , тапкырлыгын чагылдыра.

Скетч. “ Кәкре каенга терәтте”.

4 нче укучы . Халыкның иң киң таралган , иң хөрмәтле иҗат җимеше - җыр. Ул халык тормышының реаль чагылышы , кеше күңелендәге хисләрнең матур яңгырашы , яктыртылышы да.

“Әй , былбылым “ татар халык җыры башкарыла.

5 нче укучы. Халык иҗатының сихри көче бар кебек. Ул көч сине гармун тавышы булып үз артыннан ияртә, моң булып күңел кылларына кагыла.

Баянда “ Татар халык көйләренә тезмә” уйнала.

Үткәннәрне искә төшерү.

Укытучы.Йолдызлы җәйге кичтә янәшәдә генә инеш һәм чишмәләр челтерәп торганда яшел тугайлыкта җыелган яки кышкы озын кичләрдә аулак өйләргә җыелган яшьләрдән дә матуррак , бәхетлерәк һичкем булмагандыр мөгаен.

Нигә шулай бәхетле икән алар?

Кичке уеннар аулык өйләр турында укучыларның фикерләрен тыңлау.

а) “Сигезле бию”ен бию.

б)”Җәза бирү” уенын уйнау.

Кечкенә викторина .

Без сезнең белән җырладык та, биедек тә, уйнадык та. Ә хәзер тарих белән ничек кызыксынуыгызны белү масатыннан берничә сорау бирәсе килә.

1. Елашу , кычкырышу авазлары соң чиккә җитте. Һаман көчәя барган кычкыру , ыңгырашу тавышлары астында кораб алга йөзеп китте.

Сорау:бу өзектә һәм әсәрдә татар халкының нинди күренекле шәхесе турында сүз бара ? Аның турында сез ниләр беләсез?

Җавап :Сөембикә турында (Укучылар белгәннәрен сөйлиләр).

2. Ул кыргый авазлар чыгарып кычкырып җибәрде һәм сөңгене җан көче белән тамгалы адәмнең корсагына батырып айкады , шашынып кабатлады . “Тамга, тамга”.

Сорау .Бу өзек кайсы әсәрдән ? Төп герое кем ? Өзектә нинди вакыйга турында сүз бара, аның турында сез ниләр беләсез?

Җавап. Төп герое - Кол Шәриф. Сүз Казанны алу вакыйгасы турында бара. (Укучылар белгәннәрен сөйлиләр).

3. Дошманны җиңеп кайтучы гаскәрләр узгач , орыш кырында яраланучыларны алып кайтучы азатлар үтә башлады. Хатын- кыз , бала-чага , ир –атларны , ул –егетләрен эзләп арбага ябырылды. Арбалар буйлап “Таһирҗан , Җангәрәй , Бикбулат” ,- дип кычкырулар ишәйде.

Сорау. Бу өзек нинди әсәрдән? Бу вакыйга турында сез ниләр беләсез ? Бу язучының нинди әсәрләрен беләсез?

Җавап. Бу өзек Мөсәгыйть Хәбибуллинның “ Шайтан каласы” әсәреннән . Бу әсәрдә болгарларның монголларга каршы көрәше сурәтләнә. Аның тагын “Кубрат хан”, “Илчегә үлем юк”, “ Аллаһы бүләге”, “ Батый белән Ләйлә” әсәрләре бар.

4. Аны сабый хәлдә чукындырып , Александар исеме бирделәр, вә Иван Горзный сараена алып тәрбия иттеләр. Ул озак яшәми , патша фамилияләре белән берлектә Архангель соборына күмелә.

Сорау. Сүз кем турында бара ?

Җавап . Үтәмеш Гәрәй турында.

Музыкаль тәнәфес . “ Сандугач күгәрчен “ татар халык җыры.

Уен репортаж . “ Кунаклар килгән безгә”.

Хәбәрче.

- Кунак аз утырыр , күп сынар диләр. Безнең кунакларыбыз аз утырмадылар , кайберләре хаттә бер ай яшәделәр . Кичәгә килүләреннән файдаланып аларның фикерләрен тыңлыйк.

Сезгә Татарстан ошадымы?

1 нче кунак. Әйе , Татарстан бай , гүзәл җир . Аңа ходай барын да биргән : һавасы , суы , кояшы , туфрагы , аралашу юллары – барысы да бар.

2 нче кунак. Тырыш , эшчән кешеләрегез , бай тарихыгыз , күркәм йолаларыгыз бар .

Хәбәрче.

- Тагын нәрсәләр күрдегез?

Кунак .Беләсезме , сезнең хата , ялгышларыгыз да җитәрлек.

Беренчедән , байлыкларыгызның кадерен белмисез, әрәм- шәрәм итәсез , табигатегезне сакламыйсыз.

Икенчедән , сез куркак . Үз фикерегезне әйтегә куркасыз , кемгәдер ярарга тырышасыз.

Өченчедән, кешеләрегезне тиешенчә бәяләмисез , күп сөйлисез , мактанасыз. Түрә булырга яратучылар күп. Ә тәрбияле , сәламәт, акыллы кеше эшләргә ярата , шуннан дәрәҗә

үзеннән -үзе килә. Тормыш аны үзе хуҗа ясый.

Хәбәрче .

Анлашылды , сүзне дәвам итик , дүртенчедән нәрсә ?

Кунак .

Динегезне , тарихыгызны җитәрлек белмисез , йолаларыгызны төгәл үтәмисез. Кыскасы , уйланырга җирлек бар.

Хәбәрче .

Рәхмәт сезгә , без дә ялгышларыбызны , хаталарыбызны төзәтербез , Уйларга өйрәнербез. Үзебезнең чын татар булуыбызны бөтен дөньяга күрсәтербез.

Ял иттерү. Татар халык биюе.

Укытучының йомгаклау сүзе.

Кичәне “Кара карлыгач микән” татар халык җыры белән тәмамлау.


Автор: Тимерова Ландыш Насимовна
Похожие материалы
Тип Название материала Автор Опубликован
разное Без- татарлар. Тимерова Ландыш Насимовна 22 Янв 2016
документ Татарлар Фәйзрахманова Сиринә Нурислам кызы 7 Авг 2015
презентация Презентация "Чит илдә яәшүче татарлар" (10 сыныф) Нафикова Алия Ринатовна 7 Дек 2015
видео Мир без насилия - мир без террора Тимофеева Людмила Борисовна 1 Апр 2015
разное решебник без скачивания moukhfeduking1973 11 Мая 2015
разное Обойдёмся без кнута, или как воспитывать без наказания. Обойдёмся без кнута, или как воспитывать без наказания. Казарина Людмила Аркадьевна 31 Мар 2015
презентация О, весна! без конца и без краю... Дерендяева Ирина Николаевна 20 Мар 2015
документ Воспитание без насилия "Воспитание без насилия" Лукина Ольга Николаевна 30 Апр 2015
документ Человек без воспитания - что тело без души. Печейкина Екатерина Алексеевна 30 Мая 2015
документ «Дом без книг, как тело без души» Виноградова Ирина Борисовна 26 Июл 2015
документ Воспитание без насилия "Воспитание без насилия" Харисова Роза Гыйлвановна 8 Фев 2016
разное Сдаем экзамены без стрессов! Саварханова Юлия Раисовна 31 Мар 2015
разное решебник онлайн без регистрации tronarukeh1980 11 Мая 2015
разное Учение без принуждения Селиванова Ольга Александровна 31 Мар 2015
разное Жизнь без наркотиков. Кузнецова Надежда Григорьевна 1 Апр 2015
разное Жизнь без наркотиков. Кузнецова Надежда Григорьевна 1 Апр 2015
разное Ритмика без предметов Крохина Ксения Сергеевна 1 Апр 2015
разное ОЗДОРОВЛЕНИЕ БЕЗ ЛЕКАРСТВ Захарова Наталья Николаевна 31 Мар 2015
разное качаем грудь без гантелей.. Бачаев Игорь Борисович 4 Апр 2015
разное Ритмическая гимнастика без предметов Джумагалиева Евгения Сакеновна 10 Апр 2015
разное Ритмическая гимнастика без предметов Джумагалиева Евгения Сакеновна 10 Апр 2015
видео ЖИЗНЬ БЕЗ НАРКОТИКОВ)) Кузнецова Татьяна Александровна 9 Апр 2015
разное ломка без чипсов Бачаев Игорь Борисович 12 Апр 2015
разное без темы Fox 7 Апр 2016
разное русское порево и клипы онлайн Шаровое русское видео он-лайн без регистрации, без ѕms или без скачиваний sabinajijmaannjcwo 4 Апр 2015
документ Методичка "Психологические проблемы детей, оставшихся без попечения родителей" ВВЕДЕНИЕ ГЛАВА 1 ПСИХОФИЗИОЛОГИЧЕСКИЕ ОСОБЕННОСТИ ДЕТЕЙ, ОСТАВШИХСЯ БЕЗ ПОПЕЧЕНИЯ РОДИТЕЛЕЙ ГЛАВА 2 ЛИЧНОСТНЫЕ И ПОВЕДЕНЧЕСКИЕ ОСОБЕННОСТИ ДЕТЕЙ, ОСТАВШИХСЯ БЕЗ ПОПЕЧ Пчелинцева Юлия Александровна 26 Мар 2016
разное Способы оказания поддержки ребенку без излишней похвалы. Винокурова Розалия Хамитовна 20 Мар 2015
презентация, документ Экзамены без стресса Останина Наталья Александровна 20 Мар 2015
презентация ЭКЗАМЕН БЕЗ СТРЕССА Яковлева Наталья Васильевна 20 Мар 2015
разное "Без вины виноватые" Каруева Байрта Андреевна 20 Мар 2015
презентация Экзамен без стресса Арефина Наталья Ильинична 20 Мар 2015
разное Воспитание без насилия Рогозина Ирина Геннадьевна 20 Мар 2015
документ ГИА без стресса! Рябцева Анна Игоревна 20 Мар 2015
документ Без тырыш укучылар Сафина Рания Саубановна 21 Мар 2015
разное Гиперактивный ребёнок может остаться без друзей Жарова Елена Михайловна 30 Мар 2015
документ Мир без нацизма Матафонова Алёна Владимировна 21 Мар 2015
документ Воспитание без насилия Ребикова Валентина Николаевна 30 Мар 2015
разное эстафеты без предметов. Эстафеты в школе: 1000 вариантов Бачаев Игорь Борисович 30 Мар 2015
документ Воспитание без насилия Щербатова Елена Геннадьевна 30 Мар 2015
документ письмо без ошибок Катрухина Ирина Федоровна 31 Мар 2015