Салкын тиюне ничек кисәтергә.
Күпчелек очракта салкын тидерүгә үзебез гаепле. Урамда һава торышының нинди булуына карап киенмәү, саклану чараларын күрмәүнең аяныч нәтиҗәсе бу.Салкын тию, грипптан саклануның иң гади юллары белән танышыгыз. Иммунитет-чирдән саклаучы, С витамины организмның чирләргә каршы торучанлык дәрәҗәсен кутәрә. Аның җитешмәве салкын тию куркынычын арттыра.С витамины цитруслар,киви,баллы борычта күп.Өстәмә рәвештә мультивитаминнар кулану да зыян итми. Иммунитетны саклау өчен В витамины бик кирәк. Ул ит,балык,йомырка һәм бөртеклеләрдә күп.Кайчагында еш салкын тидерүгә организмда тимергә ихтыяҗ буллу сәбәпче. Әлеге элемент җитешмәгәндә күзәнәкләргә кислород аз керә һәм шунлыктан матдәләр алмашы акрыная.Тимер җитешмәүне тиз ару,бит агарып тору,хәлсезлеккә карап сизәргә мөмкин.Сыер ите, балык,йомырка ашарга тырышыгыз. Томаудан сакланыгыз.Табиблар вируслы инфекцияләргә борын һәм авыз аша иярә дип саный. Салкын тидерүдән саклану максатында аларны тәртиптә тотарга кирәк.Борын эчен диңгез суы,ул булмаса,аш тозы эремәсе белән чайкап торырга мөмкин. Кулларыгызны ешрак юыгыз,вируслар кул бирешкәндә дә йога ала. Алар җәмәгать урыннарында куп була, предметларда сәгатьләр буе яши ала. Урамнан кергәч,кулны юарга онытмагыз,пычрак кулны борынга китерү дә чир ияртү өчен җитәргә мөмкин. Җылырак киенеп йорегез,кул аяк туңу белән кан шундук аларны җылытырга ашыга.Шунлыктан организмның вирус һөҗүменә каршы тору сәләте кими. Салкында башлык кию,муенга шарф бәйләү мәҗбүри. Күбрәк ял итегез,арган һәм хәлсезләнгән организмның авыруларга каршы тору сәләте кими.Күбрәк йокларга , саф һавада булырга тырышыгыз. Өегезне артык җылытмагыз,анда температура 22 С тан артмаска тиеш. Бүлмәне еш җилләтеп торырга кирәк,коры һава борынның лайлалы тышчасын киптерә һәм инфекцияләргә бирешүчәнлеген арттыра.
Автор: Нигматуллина Фарида Гусмановна