Консультация для родителей "Бармак уеннары"
Төрле сәбәпләр аркасында, балаларның сөйләмендә кимчелекләр күзәтелә. Билгеле, баланың теле ачыла башлаганда ук бу кимчелекләрне ата-аналар булдыра алганча бетерергә тырышалар. Сөйләме аңлаешсыз балаларның кул, бармак моторикасы начар усеш алган була. Сөйләм усеше вак моторика (кул, бармак хәрәкәтләре) белән тыгыз бәйләнгән.
Авазларны әйткәндәге кимчелекләр – балага начар тәэсир итә, ул эченә йомыла, кырыслана, тынгысызга әверелә, аның кызыксынучанлыгы кими. Баланың телен ачуда, сөйләмен формалаштыруда бармак уеннары аерым урын алып тора. Бармак күнегүләре һәм бармаклар белән ритмик хәрәкәтләр ясау баш миенең сөйләм өчен җавап бирүче өлкәсенең ярсынуына һәм сөйләм зоналары эшчәнлеге көчәюгә китерә. Нәтиҗәдә сөйләм усешеннә уңай тәэсир ясала.
Бармак моторикасын ныгыту өчен үз эшемдә бармак уеннарына аеруча зур игътибар бирәм. Түбәндә балалар куллана торган бармак уеннары тәкъдим итәм.
Автор: Миндиярова Гульнара Ралифовна