Внеурочная деятельность в 1-4 классах.Юный оригамист.
Психологлар әйтүенчә, сөйләм телен үстерүдә вак моториканы, кул чуклары хәрәкәтен үстерү бик мөһим роль уйный. Менә шуның өчен дә мин оригами сәнгатенә зур урын бирәм. 1 нче класска кергән укучыларның адаптация чорында, уен һәм уку эшчәнлеге тыгыз бәйләнештә алып барган бу чорда оригами сәнгате белән шөгыльләнү аеруча файдалы. Бу алым сәламәтлеккә дә уңай йогынты ясый. Кәгазьдән бөкләп фигуралар ясау талчыгуны киметә, арка мускулларын ныгыта, кул көчен арттыра. Шул ук вакытта хәтерне үстерә, игътибарны арттыра, ике күзне берьюлы предметка төби, хәрәкәт координациясен үстерә, бармаклар хәрәкәтен көйләү юлы белән дөрес язуга юнәлеш бирә. Балада иҗадилыкны үстерә, пространствода ориентлашырга өйрәтә, күзаллауны үстерә. Халыкларның гореф-гадәтләренә, культурасына кызыксыну тәрбияли. Аерылып торган үзенчәлеге шунда: берничә төрле фәнне тыгыз үреп бирә. Оригамины үзләштерү математика һәм табигать турындагы белемнәрне дә арттыра.
Автор: Салихова Гузалия Гависовна