Татар теленнән тематик план (4 нче сыйныф ). Авторы : Җамалетдинова З.И.
Аңлатма язуы
Милли мәктәптә укыту-тәрбияләү процессын оештыру укытыла торган фәннәр системасына нигезләнгән. Аларны үзләштерүче укучылар хәзерге белем бирү нигезләрен өйрәнәләр, шулай ук тиешле дәрәҗәдәге психик үсешкә ия булалар.
Укытыла торган фәннең үзәге булып программа тора. Ә программа — үзләштерергә тиешле белем һәм куллана белү тасвирламасы. Аның буенча укыту сроклары һәм уку процессының башка моментлары билгеләнә. Программага карап билгеле бер типтагы фикерләү проектлаша. Ә фикерләү тибы тәкъдим ителгән уку материалын үзләштергәндә формалаша. Шуңа күрә программа төзү мәсьәләсе методик тәрбия системасында тамырдан һәм комплекслы программа итеп каралырга тиеш.
Бу программа психология фәннәре докторы Ә. 3. Рәхимовның психодидактика фәнни концепциясенең иҗади үсеш технологиясенә нигезләнеп язылды һәм А. Ш. Нурмөхәммәтованың әлифба дәреслегенең дәвамы күздә тотылды. Программа үсешне булдырып укыту өчен әһәмиятле булган мәсьәләне хәл итүгә юнәлдерелгән.
Татар теле курсының бурычы — аңлап һәм дөрес укырга, сөйләргә, грамоталы язарга һәм китап белән эшләргә өйрәтү.
Балаларны укырга-язарга өйрәтү уку елының I—III чирекләрендә тәмамлана. Укучыларның белемнәренә һәм күнекмәләренә карап, әлеге чорны 10—15 көнгә элегрәк тә төгәлләргә мөмкин. Бу вакыт эчендә балалар фонемаларны дөрес ишетергә, укырга, язарга һәм сөйләргә өйрәтелгән була. Ә инде иҗади үсеш технологиясендә эшләгәндә укучыларда уку эшчәнлеге дә бу чорга формалаша башлый, чөнки бала бу этапта инде эзләнүче позициясенә баскан була.
Беренче сыйныфтан ук балаларны дөрес язуның гомуми принцибын үзуку эшчәнлекләре нигезендә ачу дәрәҗәсенә җиткерү өчен, язарга өйрәтүдә авазлар системасын өйрәнүне салу урынлы. Дөрес язарга өйрәтү фонематик принципка корылган, шуңа күрә укыту процессында сүзне эзләү, атау Функциясен ачыклау һәм сөйләмнән сүзне аерып алу ысулын | кертү мөһим момент булып тора.
Сүзнең аваз формасын күрсәтү, аваз төзелешенең моделен бирү, иҗек төзү функциясен үзләштерү сүзне хәрефләр белән дөрес язу ысулын ачыклауга китерә. Монда инде орфограмма төшенчәсе кертелә.
Грамотага өйрәтү чорында ук [о], [ө], [э], [ү] авазларының хәрефләр белән тамгалану үзенчәлекләрен үзләштерәләр. [й] авазын хәрефләр белән билгеләү шартларын, ъ һәм ь хәрефләренең эшләрен күзәтәләр.
Традицион методикадан аермалы буларак, ь хәрефе иң элек я, ю хәрефләренең дөрес укылышын күрсәтүче буларак кертелә.
[к], [г], [ң], [г] авазларыннан алда [ң] авазы килгән очраклар карала.
[в], [w], [һ] авазларын өйрәнүдә зур эш башкарыла.
1 нче һәм 3 нче сыйныфның беренче яртыеллыгында фонетика тирәнтен өйрәтелә, катлауландырыла. Өченче сыйныфның икенче яртыеллыгында һәм дүртенче сыйныфта орфограммаларны кабатлау системалы рәвештә күнегүләргә кертелә. Күнегүләр фонетика, грамматика белән тыгыз бәйләнештә өйрәнелергә тиеш дигән принциптан чыгып төзелә. Грамматик формаларны өйрәнү, грамматиканы белү өчен генә булмыйча, ә шул формаларны сөйләмдә дөрес куллану, дөрес әйтү һәм дөрес язу максатларын берләштерүне күздә тота. Монда сүзләрнең дөрес язылышын үзләштерү сү:з төркемнәренең төрләнешенә, кушымчалар язылышының морфологик принципка нигезләнүенә бәйле.
Программада сүз лексик һәм грамматик планда карала, сүзлек эше аеруча зур урын алып тора. Һәр дәрестә 1-2 яңа сүз бирелә, 10 дәрес үткәннән соң ул сүзләрне үзләштерү дәрәҗәсен тикшерергә мөмкин. Сүзлек өстендә эш планлы һәм системалы үткәндә генә аның нәтиҗәсе күренә.
Грамоталы язуның тагын бер өлеше булып сүз төзелешен ныклы үзләштерү тора. Сүзләрнең тамырын һәм кушымчасын билгеләү ысулы «Сүз төркемнәре» кебек зур теманы аңлап үзләштерүгә нык булышачак.
4 нче сыйныфта өйрәнелгән материалны ныгыту һәм бәйләнешле сөйләм
телен үстерү дәресләренә зур урын бирелә.
Автор: Лилия Фанавилевна Гизатуллина