Тәрбия программасы.
Балаларда Туган илгә мәхәббәт, белем алуга омтылыш, иптәшлек, дуслык, намуслылык,ихтияр көче, әдәплелек,туганлык кебек иң күркәм сыйфатлар тәрбияләү башлангыч мәктәп алдында торган иң мөһим бурычларның берсе. Әхлаклылык сыйфатларының, үз-үзеңне тоту, кешеләр белән аралашу күнекмәләренең нигезе гаиләдә салына. Ә мәктәптә бу күнекмәләр үстерлә, формалаша. Әлеге мөһим бурычны нәтиҗәле тормышка ашыру өчен мәктәп белән гаилә арасында тыгыз элемтә урнаштырырга кирәк. Ата –аналар белән мәктәп үзара килешеп, аңлашып балага бердәм таләпләр куеп, проблемаларны бергәләп чишкән очракта гына тормышка яраклы, әхлаклы, әйләнә-тирәдәгеләргә игътибарлы чын Кеше тәрбияләргә мөмкин. Моның өчен ата-аналарны мәктәпкә тартырга, балалар белән күбрәк аралашу мөмкинлекләре тудырырга кирәк.
Менә шуларны исәпкә алып «Гаиләм–ныклы терәгем, гаиләм-таянычым» тәрбия программасы төзелде.
Программаның актуальлеге шунда, аның үтәлеш процессында балага, кешенең тормышы, аңы һәм сәламәтлеге – иң кыйммәтле әйбер; үзенең, якыннарының, туганнарының, әйләнә-тирәдәгеләрнең бәхете, уңышлары, белемлелеге, әхлаклылыгы, хезмәт сөючәнлеге бары тик үз өстендә туктаусыз эшләүдән икәнлеген аңларга шартлар тудыра.
Программа көндәлек укыту-тәрбия эшчәнлеге проблемаларын чишүгә ярдәм итә. Әлеге программа цикллар принцибы буенча 4 елга төзелде.
Автор: Харисова Роза Гыйлвановна